Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Яшәү мәгънәсе

Гөлфәния СӘЙФЕТДИНОВА, Питрәч районы Чыты урта мәктәбенең I квалификация категорияле укытучысыМаксат: яшьлекнең кадерен  белергә,  матурлыкны күрә белергә, гомернең асылын аңларга өйрәтү.Тәрбия сәгате...

Гөлфәния СӘЙФЕТДИНОВА, Питрәч районы Чыты урта мәктәбенең I квалификация категорияле укытучысы


Максат: яшьлекнең кадерен  белергә,  матурлыкны күрә белергә, гомернең асылын аңларга өйрәтү.


Тәрбия сәгате барышы.


Укытучы. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә ул күпме яшәргә, ничек яшәргә тиеш? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Гомернең асылы нәрсәдә? Бүген  без әнә шул сорауларга җавап эзләрбез.


Мин кем? Ни өчен яшим?


Иртәме-соңмы, кеше кайчан да булса әнә шул сорауларга җавап бирергә тиеш. Юк, моның өчен берәү дә махсус утырып, газапланып  җавап эзләргә тиеш түгел. Яши-яши андый җавап көннәрнең берендә үзеннән-үзе табыла. Дөньядагы атаклы храм ташларының берсенә: «Үз-үзеңне танып белергә өйрән» дип язып куелган. Бу киңәшне син яшәү кагыйдәләренең берсе итеп калсаң, һич тә ялгышмассың. Чөнки үз-үзеңне тиешенчә белми торып, башкаларны аңлау мөмкин түгел. Син – олы бер дөньяның аңлы, тере, катлаулы кисәкчәсе. Шулай булгач, әле үзеңне дә рәтле-башлы белмәгән килеш, шушы олы дөньяны аңлау мөмкинме соң? Юк, әлбәттә. Үз-үзеңне танып белүнең сере бик тә гади. Үзеңдәге көчле һәм йомшак, уңай һәм кимчелекле сыйфатларны, холык-фигылеңдәге үзенчәлекләрне яхшы белү шарт – бары шул. Болар сиңа дөрес яшәр өчен, хаталардан мөмкин кадәр азат булу һәм үзеңне тагын да камилләштерү өчен кирәк.  «Яши-яши  һәр кеше үткәннәренә әйләнеп карамыйча булдыра алмый», дип әйтүе белән Аяз Гыйлаҗев мең тапкыр хаклы. Менә шул чагында үткәннәр өчен үкенерлек булмасын. Җыр сүзләре белән әйтсәк, гомерләр заяга узмасын иде.


Яшьлеккә ташып торган көч, бернинди киртәләрне белмәс көчле омтылыш, якты өметләр, матур хыяллар хас. Яшьлектә кем генә хыялланмый икән? Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Теләксез бәндәдә бернинди дәрт, гамь, борчылу, тетрәнүләр була алмый. Асыл табигате шулай яратылган  кеше һәрвакыт нидер тели, шул теләк- максатлары өчен борчыла, бәргәләнә, юл эзли, көрәшә, дөнья белән бәхәсләшә. Кешеләргә табигать тарафыннан бик матур бер сәләт бирелгән. Хыяллана белү сәләте ул. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, аның тормышы һәм яшәеше күпкә кызыксыз булыр иде.


Кеше иң элек иртәгесе көннең бүгенгедән әйбәтрәк булуы турында, аны тагын да матуррак, кызыграк һәм бәхетлерәк итү турында хыяллана. Әйдәгез без дә хыялланып алыйк. Сүз сезгә, укучылар.


1 нче укучы. «Хыялсыз кеше – канатсыз кош» дигән гыйбарәнең дөреслегенә яши-яши ышанасың. Хыяллардан башка тормышны күз алдына да китерүе читен. Бала чагыннан кешене озата килеп, яшәргә көч-дәрман бирүче иң мөкатдәс нәрсә ул хыял.


Мин дә хыялланырга яратам. Нәни вакытта минем тизрәк үсәсем килде. Ә аннары... Айга менәсем, Кояшны күрәсем, белем аласым... Хыялларым үзем белән бергә үсә бардылар. Ләкин горурланып әйтә алам – алар берсе дә буш түгел. Укуымны дәвам итү максатыма әверелде дисәм, һич ялгыш булмас. Авыр буласын беләм, әмма сынатмаячакмын, чөнки җәмгыятькә файдалы шәхес буласым килә. Дөрес сайлаган һөнәрем аша үземне камилләштереп, илем өчен игелекле хезмәт итү – менә минем иң тәүге һәм иң зур хыялым. Юлымдагы каршылыклар мине куркытмый, алда аллы-гөлле офыклар көткәндә, алар кечерәеп кала кебек. Минем иң зур хыялым, югары белем алып, табиб булу.  Табиб – дөньяда иң изге, мәрхәмәтле, кешелекле һөнәр иясе. «Табиб һөнәре – батырлык, фидакарьлек, күңелнең һәм уй-фикернең чисталыгын, үз-үзеңне аямауны таләп итә.», – дип язган А.Чехов. Чыннан да, бу игелекле һөнәр ияләренә җаваплы миссия – авыруларга каршы көрәшү, халыкның сәламәтлеге турында кайгырту, аларга тормыш бүләк итү вазифасы тапшырылган. Киләчәктә кемгәдер ярдәм итә алам икән –  минем өчен иң мөһиме шул.


2 нче укучы. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять  бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.


Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, компьютер, төрле машиналар турында хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.


3 нче укучы. Хыял... Кем генә хыялсыз яши икән ул? Бәлки андый кеше юктыр да. Кеше тормышын хыялсыз күз алдына да китереп булмый. Һәр кеше хыял дөньясында йөзә. Берәүләр акча, байлык, кыйммәтле машина, зур фатир, күңел ачу, уңыш һәм башка шундый әйберләр турында хыялланса, икенчеләре иртәге көнне исән-имин үткәрергә, бер телем  ризык табарга, имин яшәргә хыяллана. Минем дә үз теләгем бар, һәм ул миңа үз-үземне аңларга, үргә күтәрелергә, кеше хәленә керә белергә өйрәтәчәк, ярдәм итәчәк. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, кулга өлгергәнлек аттестаты алгач, мин укуымны медицина өлкәсе буенча дәвам итәргә телим. Хыялымның тормышка ашуына ышанам.


4 нче укучы. Ирекле,  бәхетле җәмгыять төзү – бу кешелекнең борын-борыннан килгән олы хыялы. Безнең әби-бабаларыбыз тарихта беренче булып шушы хыялны чынга ашырдылар. Иске дөньяны җимереп, аңа алмашка яңа дөнья төзи башладылар. Хыялны чынга ашыручылар батырлар алар!


Әмма бу әле безгә, кыл да кыймылдатмыйча, җәмгыять файдасына берни дә эшләмичә торып, рәхәттә генә яшәргә, бал май эчендә генә йөзәргә мөмкин дигәнне һич аңлатмый.


Укытучы. Хәер кызганычка каршы, арабызда шулай фикер йөртүчеләр дә юк түгел шул. «Наилнең мотоциклы бар. Миңа да мотоцикл кирәк».  «Туган көнемә миңа айфон бүләк итегез». Әйе, мондый төрдәге сөйләшүләрне дә кайчак ишетергә туры килә. Андыйлар бары әйбер турында гына хыялланалар. Бу инде ялкаулар хыялы, ә ялкаулык – безнең җәмгыятькә  хас түгел. Син үзең бу җәмгыятьне матурлау өчен нәрсә эшләдең, аңа нинди өлеш керттең соң?


Без үзебез яшәгән җәмгыятьне үсеп килүче, таза кәүсәле, нык тамырлы, ботаклары ерак җәелгән, башы кояшка үрелгән мәһабәт җимеш агачы дип күзаллыйк. Үсә торган агачка нәрсә кирәк? (Яктылык һәм җылылык. Уңдырышлы туфрак һәм дым. Тамыр җәер өчен – тирәнлек һәм ботаклар җәелер өчен – иркенлек.) Ә без шул агач төбендә: «Алма пеш, авызыма төш!» дип ятучылармы? (Юк, без агачны үстерүчеләр, без бакчачылар!) Агачны сәламәт һәм  нык итеп үстерү өчен иң элек белем кирәк. Агач үстерү серләрен ныклап төшенми торып, без аны үстерә алмаячакбыз.


Ярый,  безнең белемебез җитәрлек, ди. Тагын нәрсәләр кирәк? (Хезмәт һәм тырышлык. Хезмәт, һәм тырышлык куймыйча бернәрсәгә дә ирешеп булмый.) Ә хезмәт янында бөек сакчыбыз – намусыбыз басып тора. Безне ул хәрәмләшүдән, башкалар артына яшеренеп, ялкауланып эшләми торудан тыеп кала, аннан-моннан эшләргә ирек бирми. Шушылар өстенә әле безнең башка юлдашларыбыз да бар: сизгерлек һәм уяулык. Ни әйтсәң дә, без моңарчы күрелмәгән җимеш агачы үстерәбез. Ә аның җимешенә кызыгучылар күп. Уяу, сизгер булмасаң тир түгеп, кадерләп үстергән агачыңны ботарлап, җимешләрен талап  чыгып китәргә дә күп сорамаслар. Ләкин шушы байлыгыбызны саклар өчен, уяулык кына җитеп бетми. Җимешләребезгә үрелүче комсызларның кулларына каты итеп сугарлык көч һәм батырлык та кирәк.


5 нче укучы. Әйе, без хыялланабыз, уйланабыз. Шуларны чынга ашырырга әзерләнәбез. Үсәбез, үзебездә булган тискәре сыйфатлардан арына барабыз, үзебезне зыялы кеше итеп тәрбиялибез. Кешенең эчке культурасы –  аның күңел күзе. Маңгай күзебез белән без әйберләрнең, күренешләрнең тышкы ягын гына күрсәк, күңел күзебез исә аның мәгънәсенә төшенергә, кеше хезмәтенең матурлыгын аңларга ярдәм итә. Дусларым,  минем сезгә мөрәҗәгать итәсем килә: яшьлек бер генә, кадерен белик кенә.


Укытучы. Әмма минем шуны әйтәсем килә, теләкләр тормышчан, чынга ашардай булсын! Юкса, төшенкелек сазлыгына кереп батуың бар. Синең атаклы кеше буласың киләдер бәлки? Кирәкми, көчәнмә, үзең булып калудан да яхшысы юк. Яшәүнең инде әллә кайчан табылган кагыйдәләре бар: алдыңа булдыра алмастай максат куйма, күтәрә алмастай йөкне җилкәңә алырга тырышма. Һәр солдатның – генерал, һәр очучының космонавт булуы мәҗбүри түгел. Бу дөньяда син, шәхес буларак, берәү генә. Сине берәү дә кабатлый алмый. Үзең дә кемнәрнедер кабатларга тырышма, үзең булып кал. Кыскасы, хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Менә шул  тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Хыялны чынга ашырырга ярдәм итүче сыйфатларны санап үтик әле. (Болар һәркемдә була ала торган үзенчәлекләр: тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар.) Боларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.


Укучылар, хәзер без синквейн төзербез. Синквейн – француз сүзе, тәрҗемә иткәндә «биш» дигәнне аңлата. Төзелешен аңлатып китәм: беренче юлда  исем белән белдерелгән бер сүз.  Безнең очракта бу яшьлек сүзе. Икенче юл яшьлек сүзен  тасвирлаучы ике сыйфаттан тора. Өченче юлда  беренче юлда бирелгән сүзне тасвирлаучы өч фигыль. Дүртенче юлда әлеге сүзне ачыклаучы кыска җөмлә. Бишенче юл бу сүзне  алыштыручы, йомгаклаучы бер сүз (исем белән бирелә).


Һәрбер укучы үзе төзегән синквейнны укып китә. Мәсәлән:


яшьлек     яшьлек


матур, саф     эчкерсез, искиткеч


яшә, яшьнә, гөрлә     эзлән, тырыш, укы


бәхетле чор     җиң сызганып эшлә


мизгел    гомер


6 нчы укучы. Яшьлек һәм мода. Яшьлек үзе чәчәк. Аны кирәгеннән артык бизәнеп ямьсезләмәскә кирәк. Яшьлек үзе бизәмичә дә сокландыргыч матур. Аек акыл, күтәренке рух һәм сәламәт тән – кешенең иң зур бәхете. Өс-башың, төс-битең матур булсын дисәң, үзеңә килешле киемне генә сайларга кирәк.


Укытучы. Табигать биргән маурлыгыгызны саклагыз, яшьлек ул – үзе чәчәк. Экранда бирелгән юлларны укыйк әле.


«Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үкенмәслек булсын – яшәүнең бөтен мәгънәсе шунда». (М. Җәлил)


Ихлас узсын безгә насыйп гомер,


Булса да ул мең газаплы.(Зөлфәт)


Укытучы. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (Җаваплар тыңлана.)


– Кеше дигән бөек исемне йөртәсең икән, үзең сайлаган юлның авыр, чытырманлы  булуын белсәң дә кире борылма. Чытырманлыклар битләреңне тырнасын, сазлыклар  тәнеңне пычратсын, үрләр хәлеңне бетерсен, ә син аның саен үҗәтлән, ләкин җан гына асрап ятма, яшә, дөрләп яшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ