ЯҢАЛЫКЛАР
-
Укытучылар йортында авыл укытучыларын котлаячаклар
2 октябрьдә Казан шәһәренең яңа ачылган Укытучылар йорты бинасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырачак.
-
Өлкәннәр көне белән котлау
Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләнеп үтә.
-
Татарстан мөгаллимәсе «Ел остасы» бәйгесенең финалына чыкты.
28 сентябрьдә Яңа Уренгойда урта һөнәри белем бирү педагоглары арасында узган «Ел остасы» Бөтенроссия бәйгесенең финалы ачылды.
-
Казан укучысы экология олимпиадасында көмеш медаль яулады
20–29 сентябрьдә «Сириус» федераль территориясендә климат үзгәреше һәм экология проблемаларына багышланган IOCE-2026 Халыкара олимпиадасы узды.
-
Казан укытучысы «Балаларга йөрәгемне бирәм» бәйгесендә икенче урын алды
Казанның Киров районындагы «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Елена Кузнецова «Балаларга йөрәгемне бирәм» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финалында призер булды. Ул «Сәнгать юнәлеше» номинациясендә икенче урынны алды.
-
Казанда яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы узачак
2 октябрьдә Казанда Бөтенроссия укытучылар атналыгы кысаларында Укытучылар йортында яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Фәрит Мөхәммәтшин: «ПолитЗавод» яшь лидерларны сайлап алу өчен ышанычлы мәйданчыкка әйләнде»
Казан Кремлендә «ПолитЗавод-2026» федераль иҗтимагый-сәяси проекты финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны котлады.
-
«Гаилә экокөне» проектын бөҗәкләр фестивале белән озатабыз!
24 сентябрь Казанның «Шәһәр балалар экология-биология үзәге»ндә «Бөҗәкләр фестивале» узды. Чара 23 гаиләне берләштерде.
-
«Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсына йомгак ясалды
«Гаилә» мәчетендә сигезенче тапкыр узган «Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсына йомгак ясалды.
-
Укытучыга һәйкәл ачылышыннан фоторепортаж
18 сентябрьдә Казансу буендагы яңа эшли башлаган Укытучылар йорты бакчасында республикабыз педагогларына багышлап һәйкәл ачылды.
-
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсы финалистлары исемлеге һәм фоторепортаж
28 сентябрь көнне «Авыл укытучысы \ Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе финалы узды.
-
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсына йомгак ясалды
Быел «Авыл укытучысы» конкурсына 265 гариза кабул ителде. Финалга чыккан 8 укытучы һәм 4 тәрбияче Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп мәктәбендә чыгыш ясадылар. Аларны бүләкләү тантанасы 2 сентябрьдә Казандагы яңа ачылган Укытучылар йортында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узачак.
-
Тукай белән бәйләнешем балачактан
Габдулла Тукай турында барысын да беләбез төсле: ятим балачак, авыр тормыш, кыска гомер... Әмма шагыйрьнең биографиясендә бүген дә җавапсыз калган сораулар, төрле риваятьләр һәм серле урыннар бар. Печән базарындагы «Асрамага бала бирәм...» дигән вакыйга чыннан да шулай булганмы? «Чәйче Шәмси» кем ул? Тукайның Җаектагы тормышы нинди булган? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Тукайда кунакта» рубрикасының чираттагы кунагы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов белән әңгәмәдән табарга мөмкин.
-
Кайбычта мөгаллимнәр бәйгесе үтә
Бүген, 28 сентябрь көнне, «Авыл укытучысы\Авыл тәрбиячесе» бәйгесе финалы үткәрелә.
-
«Шәһәр осталары» яшь талантларны бер мәйданга җыйды
26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләренең традицион Республика ярминкә-күргәзмәсе узды.




