Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни өчен Башкортстан делегатларына "татар кызлары"ның киемнәре ошамаган?

Әле яңа гына  Бөтендөнья татар Конгрессының VI съезды булып узды. Әлеге чарада катнашкан бертөркем Башкортстан делегатларыннан безнең редакциягә хат килеп төште. Без аны Сезнең хозурга да җиткерергә т...

Әле яңа гына  Бөтендөнья татар Конгрессының VI съезды булып узды. Әлеге чарада катнашкан бертөркем Башкортстан делегатларыннан безнең редакциягә хат килеп төште. Без аны Сезнең хозурга да җиткерергә телибез. Аны укып чыгып, үз фикерләрегезне язсагыз иде. (Хат үзгәртелмичә бирелде.)


"Хәерле көн!


Без Бөтендөнья татар Конгрессының VI нчы съездыннан бик күп матур тәссоратлар алып кайттык. Дөньякүләм чара бик дәрәҗәле үтте, кунакчыллык, хөрмәт, эшчәнлек - һәммәсе дә бик зур әзерлек турында сөйли иде. Барысы өчен дә рәхмәт.


Әмма, “туй үпкәсез булмый”, дигәндәй, күңелне шактый кырган әйберләр дә очраттык. Бу фотосурәттәге татар кызларының киеменә кагылышлы булыр.


Татарстан Президенты игътибарына чыгарылган ошбу тамашаны оештыручылар татар киемнәре дип тәкъдим итсәләр дә, аны читтән карап кабул итү бик тә авыр булды. Ни булды бу? Артык чаштыру белән мәмләкәт җитәкчесен шаккаттырырга уйладылармы? Әйе, Рөстәм Нургали улы үзенең тыйнаклыгы сәбәпле, бу туташларны энә күзеннән үткәрмәгәндер, югыйсә, дәшми калмас иде. Без нигә бәйләнәбез, дигән сорау тууы ихтимал, барын да тәртип белән языйк.


 Башлап, сорауга каршы бик тә җирлекле икенче бер сорау туа: Бөтендөнья татар конгрессында татар киемнәрен күргән, белгән, аның тарихы белән таныш булган бер кеше дә юк микәнни? Булса, кая карыйлар?


Югыйсә, нигә әле барыбыз да әлегәчә әдәп, зәвык, пакълек үрнәге булган татар хатын-кызларын мондый җилбәзәк образда халык алдына чыгаруга күз йомып торалар. Игътибар белән карагыз да, әйтегез, зинһар: кая монда татар милли рухын чагылдырган кием үрнәкләре. Күренми! Алай булгач, ник ул тамаша ителә.


 Бу киемнәрне кемнәр кигәнме? “Татар кызы” бәйгесенең финалчылары алар! Әйе шул, менә шушы аңлаешсыз чүпрәкләргә төргәч, танырлыклары да калмаган.


Быел без Уфада Федераль дәрәҗәдә шушы бәйгене каршы алырга әзерләнәбез. Әлегәчә Уфада уза килгән төбәк “Татар кызы” бәйгесендә ассызыкланган милли рух, әдәп таләпләренең эзе дә калмаган монда. Ә һәр туташны саф милли рухлы итеп күрсәтү өчен күпме тир түгелде, югыйсә? Бу нәрсә, уртак максаттагы эшкә төкереп бирүме? Без моның белән риза түгелбез, килешмәячәкбез һәм татар кызлары мондый киемнәрдә йөрмәячәк дип шактый кискен белдерергә мәҗбүрбез.


Чөнки:


    Беренчедән, нәкъ шул милли үзенчәлекләрне исәпкә алмау, милли йола-гадәтләрнең асылын сакламаудан шундый бәйгеләрдән халыкның гайрәте кайта. Икенчедән, үсеп килүче татар кызларында милли кием турында тоташ ялган фикер формалаша. Санап тормыйбыз, кире нәтиҗәләр моның белән генә бетми дә. Ә төп гаеп аны тәкъдим итүчеләрдә!


 Соңгы вакытта артык чуарлыкка бирелеп, тыйнаклыкны онытып җибәреп, сайлап алу мөмкинлекләре киңәю дә үз эзен калдырадыр, татар хатын-кызларының милли киемнәре үз төсен югалтты. Татар киеменә, аның асылын һәм тарихын белмәү сәбәпле, моңарчы ят булган зәвыксыз, очсыз ялтыравыклар, карашка ятышсыз элементлар күпләп кертелә башлады. Аларда шулай ук тарихка нигезләнми генә кертелгән төрек кинофильмнарындагы үрнәкләр дә (бу шулай ук тәнкыйтькә тотылган иде), башка ят культуралар йогынтысы да чагыла. Кая соң ул татар халкының үзенчәлекле, күңел нечкәлеге белән иҗат ителгән, һәр бизәге аның тарихын, яшәешен, керсез күңелен чагылдырган илаһи, нәфис кием үрнәкләре?


    Бүген бу тема һич кенә дә юктан гына күтәрелми. “Татар кызы” бәйгесенә әзерләнүгә алынганчы, бездә татар тарихына кагылышлы бик күп мәгълүмат тупланды, татарның милли кием үрнәкләре белән таныштык. Шулай ук бу өлкәдә яхшы белгеч булган күренекле кешеләр белән киңәш-табыш ителде бездә.


 Бу эшләргә карап ни әйтергә кирәк: Әгәр аны кемдер шәхси мәнфәгатен яклау, аклау өчен вакларга алынса, икенчеләр тарихны тергезеп, киләчәк буыннарга калдыру өчен барлый. Бу чуар маскарадта Сөембикәнең сыктавы гына ишетелә. Татар рухын сатып алып булмый. Ул булса була, булмаса –юк! Игътибар белән карагыз әле: татар гүзәле титулын яулаган кызлар бүген  кыска шортыларда, үтә күренмәле итәкләрдә, тәненә ябышкан киемнәрдә, кызыл перчаткаларда һәм басып торышлары ни? Нәрсә бу? Аларны ”Кызыл фонарь”гә әзерләгәннәрме? Төнге клублар ял итә бит монда?!


   Бу күренешне күп делегатлар күрмәгән булып чыкты. Бәлки берәр акыллы кеше табылып, тизрәк кеше күзеннән яшергәндер, шулай була күрсен. Әмма күргәннәр тирән борчылу белдерә икән, чынлап та үтемле булган. Әгәр режиссер шушы уен максат итеп куйган булса, сөенсен, моңа ул иреште, әмма үзенең каръерасына симез нокта куелганын белсен. Һәрхәлдә татар мохитендә аның эше бетте!


Коллекция күп ризасызлык тудырды. Башлап интернетка куелган берничә кайтавазга күз салыйк:


   Татар туташларына моны кидерүләреннән күңелебез рәнҗеде...


   Күн шорты, үтә күренмәле итәк һәм кызыл перчаткалар – татар кызларына хас булмаганча агрессия, “мине ал!” дип кычкырып тора ич...


    Бу коллекция тамашачыга ни алып бара? Матурлык та, зәвык та, нәфислек тә, наз да юк монда. Коллекция авторы татар туташларының нечкә зәвыген юк иткән.


   Татар тарихын белгән кеше беркайчан да мондый коллекция төземи...


WhatsApp Image 2017-08-09 at 15.25.33


Фикеребезнең бәсен артырыр фикерләр дә бар.


   Идрис Газиев— җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык  артисты, РФнең атказанган артисты, күренекле сәнгать эшлеклесе, вокал сәнгате кафедрасы профессоры бу уңайдан ни дип белдерә укыгыз да, мыегыгыгызга чорнагыз, зинһар.


“Бу коллекцияне татар мәдәниятен, тарихын, әдәбиятен, культурасын бөтенләй белмәгән кеше эшләгән. Кием элементларын искә алыгыз, кайда монда милли аһәң, моң байлыгы, тарихи сулыш һәм башка кыйммәтләребез? Алар берсе дә юк. Мондый үзенчәлекле, нечкә детальләрдән торган милли коллекцияне татардан башка милләт кешесе дөрес итеп эшли дә алмый. Аны татарның җанын, йөрәк тибешен, моң-зарын, шатлык-сөенечләрен, эчке дөньясын, кичерешләрен аңлаган оста гына тиешле дәрәҗәдә күрсәтә ала. Гомумән, һәр сәнгать өлкәсендә - ул нинди милләткә, халыкларга кагыла - шул нәсел, милләт вәкиле генә аны камил итеп эшли ала. Бу коллекция бернинди дә соклану уятмады. Мондагы ачыктан-ачык ирек, зәвыксыз детальләр куллану, киресенчә, кәефне кырды, бу бик уңышсыз эш.


   Сәнгать серләрен, нечкәлекләрен яхшы белүче тагын бер шәхеснең фикере күп нәрсәгә ачыклык кертер. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов болай ди:


“Бу коллекциядә, минемчә, татар киеме элементларын заманчага яраклаштырырга тырышканнар, көн дә киерлек итмәкче булганнардыр. Әмма аларны бик саксыз, теләсә ничек кулланганнар.. Әйтик, читек бизәкләре өс киеменә куелган. Ә ул һич кенә дә алай булырга тиеш түгел. Чөнки татар милли киемендәге һәр бизәк халыкның яшәешен, аерым кагыйдәләрне тасвирлый. Бу коллекциягә акыл белән килмәгәнәр, белми тотынганнар. Гомумән, татар киеменнән көлү кебек килеп чыккан.


   Уйлап карасаң, йола-гадәтләр берлеген тергезсәң, татар хатыны толымнарын ире янында гына сүткән. Ә бу сурәттә “чәчен җилгә очырганнар” үрнәге генә чагыла. Бу бер дә татар хатын-кызын бизәми, милләтнең матур әдәбен, әхлак үрнәкләрен кайтару юлында салынган тырышлыкларын юкка чыгара. Сәхнә биеклек, матур үрнәкләр, югары сәнгать кенә куела торган урын. Ә бу киемнәргә карап ни әйтерсез, кайда монда татарлык? Сылулар тәненә сылашкан бу чуарлыкта милләт турында нинди мәгълүмат коды салынган булуы мөмкин. Һәм аның тәрбия мәгънәсе нинди? Кем өчен бу? Ниңди татар өчен бу шыптагайлык?


    Мондый түбән дәрәҗәле күргәзмәләр татар хатын-кызының матурлыгын, гакылын, тәрбиялелеген күрсәтергә тиеш, әллә бу ялгыш фикерме, әйтегез? Бу юллар милләтнең саф өлгесе, саф татар балалары тудырып, тәрбиялисе татар хатын-кызларының милли нигезе һәрьяклап та салынырга тиеш дигән уйлардан чыгып язылды. Без үзебез, татарлар, бу хакта уйламасак, башка халыклар әнә шулай алдан уйлап эшләп тә куяр. Болай да маңкортлашып барган милләтебезнең асыл затларын берәмләп сакларга тырышып, милли рухта уздырылучы “Татар кызы” бәйгеләрендә мондый түбәнлеккә урын булырга тиеш түгел. Безгә ни кияргә читтән килеп өйрәтмәсеннәр. Бөтен Ауропа белән Көнчыгышны кушып бутаган винегрет коллекцияләр кирәкми татарга. Үзен бәяләмәгән, туган җирен сөймәгән, тарихын белмәгән, халкын танымаган, башкалар исәбенә кәсеп итәргә өйрәнгәннәр кисен аны. Безнең тарихыбыз да, мәдәниятебез дә, әдәбиятебез дә, кием зәвыгы да, милли рухыбыз да сүнмәгән. Милли рух сатыла, алмаша торган байлык түгел. Аның нигезе, тармаклары киң һәм алар татарның йөрәгенә, тарихына тоташкан.


  Башкорстан җирендә ике тугандаш милләт мөселманлык рухын саклап, бер-беребездән матур үрнәкләр алып яшибез. Мондый киңкүләм тәртипсезлеккә туган җиребездә күз йомып кала алмыйбыз. Уфада узачак “Татар кызы” бәйгесендә мондый килмешәклеккә урын булмас дип ышанабыз. Югыйсә, оятын юып бетәрлек булмас. Чиләбедә узган ул бәйгеләрдә нәкъ шул милли рух җитмәде, милләт җанына ят үрнәкләр өстенлекле булды. Шуның өчен ул шелтәләнде. Әмма, зур тырышлыклар салып, күп финанслар салынучы мондый чаралар тәгаенләнешеннән читкә тайпылырга тиеш түгел. Ул милләтара шоу түгел, милли рух белән сугарылган бәйрәм булырга хаклы. Мөселман туташларын мондый рәвешкә кертеп, федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә сәхнәгә мендерү ата-бабаларыбыз рухы алдында зур гөнаһ булса, балалар алдында – хурлык ул!


WhatsApp Image 2017-08-09 at 15.26.24


 Бөтендөнья татар Конгрессының VI съездында катнашкан бер төркем делегатлар.


 Башкортстан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ