Логотип Магариф уку
Цитата:

Ничек джинсы чалбар сайларга?

Хатын-кыз гардеробын джинсы чалбардан башка күз алдына китереп булмый. Уңайлы да, матур да ул. Джинсы чалбар блузка, футболка, майка кебек өске киемнәр белән киелә. Әлеге өске киемнәр ярдәмендә романт...

Хатын-кыз гардеробын джинсы чалбардан башка күз алдына китереп булмый. Уңайлы да, матур да ул. Джинсы чалбар блузка, футболка, майка кебек өске киемнәр белән киелә. Әлеге өске киемнәр ярдәмендә романтик, эшлекле, көндәлек образлар тудырырга мөмкин. Джинсы сайлаганда аның маркасына гына түгел, тән төзелешенең үзенчәлегенә, товарның сыйфатына да игътибар итәргә кирәк.WhatsApp Image 2018-06-14 at 13.48.25


Һәркөнне кияр өчен классик чалбар сайлагыз. Ул һәр төрле гәүдәдә дә матур күренә. Әгәр билегезнең нечкәлеген күрсәтәсегез килсә, өскә сыланып тора торган топ кияргә мөмкин.


Зифа буйлы кызлар slim һәм skinny фасоннарын сайлый ала. Биек үкчәле туфли һәм ботильон белән кигән очракта, мондый чалбар төз аякларны ассызыклап тора.


 Банан һәм галифе фасоннары ябык гәүдәле кызларга туры килә. Мондый фасоннар визуаль рәвештә кешегә җитмәгән пропорцияләрне өсти.


Билдән астарак тора торган чалбар озын буйлы, идеаль гәүдәле кызларга гына килешә. Билдән өстәрәк тора торган чалбар корсакны яшерә һәм визуаль рәвештә аякларны озынрак күрсәтә.


Элек джинсы чалбарларны деним тукымасыннан гына теккәннәр. Хәзерге заманда бик күп төрле тукымалар кулланыла. Иң яратып сатып алына торган чалбарлар стрейчтан тегелә. Гәүдә төзелеше камиллектән ераграк булган саен, калынрак тукымалы чалбарлар сайларга киңәш ителә. Киң чалбарлар гәүдәнең тулылыгын ассызыклый. Җәй өчен юкарак, кышка калынрак чалбар сайлагыз.


Индиго төсендәге джинсы чалбарлар бүген дә актуаль, әмма аксыл һәм ачык төсләргә буялган чалбарлар да популярлык буенча алардан калышмый. Чалбарның төсе сезонга карап та сайланырга тиеш.


Әгәр сез сыйфатлы джинсы сайларга телисез икән, аның фурнитурасына һәм җөйләренә игътибар итегез. Төймәләр һәм заклепкалар металлдан ясалган булырга тиеш.


“Россия сыйфат системасы” оешмасы үткәргән тикшерүләр буенча, югары сыйфатлы джинсыларның күбесе  мамык материалдан тегелгән була. Әлеге оешма яхшы сыйфатлы дип тапкан маркалар җитештергән чалбарлар юганнан соң киңәйми һәм тараймый, дымны яхшы сеңдерә, төсен югалтмый, тегелеше сыйфатлы. Ә начар сыйфатлы джинсылар, киресенчә, юганнан соң утыра яки киңәя, җөйдән ертылып китә, кесәсенең эче 100 процент полиэстердан тора.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ