Логотип Магариф уку
Цитата:

Ниһаять, «Авыл укытучысы – 2017» конкурсы җиңүчеләренең кулын кысачакбыз!

«Авыл укытучысы – 2017» конкурсы үзенең  ахырына якынлашып килә. Җиде айдан артыкка сузылган конкурска иртәгә, 22 сентябрьдә нокта куярга планлаштырабыз.Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгар...

«Авыл укытучысы – 2017» конкурсы үзенең  ахырына якынлашып килә. Җиде айдан артыкка сузылган конкурска иртәгә, 22 сентябрьдә нокта куярга планлаштырабыз.


I9nnPVMT2ow (1)Зарница


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты, «Аҗаган» балалар фәнни-күңел ачу үзәге  белән берлектә, «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабы Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узачак. 100 дән артык хезмәттәшләре арасыннан 3 этапка узган 9 мөгаллим гимназия укучыларына турыдан-туры дәрес бирәчәк, һәм бер тәрбияче шул ук гимназия каршындагы балалар бакчасына йөрүче төркем белән шөгыль уздырачак.


Мәртәбәле жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, «Авыл укытучысы» һәм «Ел укытучысы» конкурсларында җиңүчеләр керә.


Авыл укытучысының дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән конкурсның 2017 елгы этабы да мәгариф тарихында лаеклы урын алыр, бәйгедә һөнәри яктан иң көчлеләр җиңү яулар дип ышанып, финалда катнашучыларның һәркайсына да уңышлар теләп калабыз.


Бәйгенең йомгаклау этабыннан соң конкурсантлар «Аҗаган» балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә эчтәлекле экскурсиядә катнашачак.


Призлы урыннар алучылар һәм номинантлар ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Укытучылар көне уңаеннан уздырылачак тантанада кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ