Логотип Магариф уку
Цитата:

Нодуляр дерматит Татарстанга якынлаша

Африкадан башлангыч алган бу авыру узган ел Чечня республикасында табылган иде. Күптән түгел безнең күрше өлкә – Самарада да булуы ачыкланды. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында булып узган мат...

Африкадан башлангыч алган бу авыру узган ел Чечня республикасында табылган иде. Күптән түгел безнең күрше өлкә – Самарада да булуы ачыкланды. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә әйтелде.


 

Нодуляр дерматит - мөгезле эре терлекләрне зарарлаучы вирус. Аны, нигездә, чебен, черки кебек канэчкеч бөҗәкләр тарата. Шулай ук һава, су, ризык аркылы да йогарга мөмкин. Авыруның билгеләре: хайваннарның кисәк температурасы күтәрелә, аппетиты юкка чыга, бер-ике көннән тәнендә 1-7см төерләр барлыкка килә. Хайванның сөте ал төскә керә. Әлеге авыруны дәвалауның эффектлы ысуллары әлегә эшләнмәгән. Вакцина да уйлап табылмаган.


Бу вирус кешегә куркыныч янамый. 1929 нчы елда башланган әлеге авыру тарихына күз салсак, хайваннар арасында нодуляр дерматит эпидемиясе булгалаган. Әмма эпидемия барышы вакытында кешеләрнең күпләп авырган очрагы теркелмәгән. Әлеге вирус белән зарарланган итне кулланмау хәерле, ләкин кулланган очракта, белгечләр әйтүенчә, кешегә вирус йога дигән сүз түгел.



Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция, посвященная эпизоотической ситуации в Республике Татарстан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ