Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова: «Мәһдиев әсәрләрен укып үстем»

«Идел» журналында эшләүче бу мөлаем кыз белән көн саен күрешеп йөрсәк тә, аның татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы Нурихан Фәттахның оныгы...

«Идел» журналында эшләүче бу мөлаем кыз белән көн саен күрешеп йөрсәк тә, аның татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы Нурихан Фәттахның оныгы икәнен белми идем. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә татар активистлары арасында Зөләйха да бар иде.
WhatsApp Image 2018-06-07 at 18.13.13
Кызның исеме дә җисеменә туры килеп тора, татарча матур итеп сөйләшә генә түгел, татарча иҗат итә, яңа буын татар альтернатив музыкасы, татар әдәбияты, рәссамнар белән кызыксына. Гомумән, кызыксынуы болар белән генә чикләнми.
– Без, яшь буын татар теленең иң камил тел булуын һәрдаим исбатлап торырга тиеш. Мин мәсәлән, чын татар гаиләсендә тәрбияләнеп үстем. Хәзер дә дусларым белән дә, интернет сәхифәләрдә дә гел татарча гына аралашам. Татар теленең матурлыгына, әдәби яктан никадәр бай тел булуына М.Мәһдиев әсәрләре аша өйрәнеп үстек. Укый идек, әгәр укыйсы килмәгән чаклар булса «каеш» та эләгә иде. Бүгенге яшьләрдә татарча китап укытып булмый дип зарланабыз, бәлки безгә күбрәк аудио-формат ысулын кулланыргадыр? Соңгы елларда татарча да аудио китаплар чыга башлады, моның дәвамы булырга тиеш дип саныйм, – диде Зөләйха очрашу барышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ