Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәхимә Арсланова: «Балалар өчен татарча китап таба алмагач, үзем шигырь язарга булдым...»

Иҗат белән шөгыльләнү өчен тынычлык, үз-үзең белән калу, уйларыңа бирелеп язу кирәк,-дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, чыннан да, ниндидер фикерне кәгазьгә төшерер алдыннан, ул синең башта йө...

Иҗат белән шөгыльләнү өчен тынычлык, үз-үзең белән калу, уйларыңа бирелеп язу кирәк,-дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, чыннан да, ниндидер фикерне кәгазьгә төшерер алдыннан, ул синең башта йөри, аны кат-кат уйлыйсың, әле язгач та кире төзәтәсең...


Көн саен балалар арасында кайнашкан, кичләрен кайтып дәфтәр тикшереп, алдагы дәресләреңә план төзеп утырган укытучы илхамланып йөрергә, шигырьләр язарга каян вакыт таба микән? Ә андый укытучылар бик күп бит арабызда. Күптән түгел «Мәгариф» журналы уздырган «Әдәби карта» конкурсына килгән эшләр нәкъ шуны раслады.


Фото Юлии Калининой Фото Юлии Калининой

Рәхимә Арсланова– Казандагы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры. 34 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимә әлеге бәйгедә икенче  урынны яулады. Бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында аның белән әңгәмә кордык.


– Рәхимә Минвәлиевна, гел бирелә торган сорау булса да, сүземне шуннан башлыйм: ничек вакыт табасыз?  Укытучының бетмәс-төкәнмәс эше генә түгел, Сезгә директор буларак, оештыру, хуҗалык эшләре белән дә туктаусыз шөгыльләнергә туры килә?


– Эш күп дип зарланып утырырга вакыт юк бит. Шигырь язам дип, көнемнең кайсыдыр өлешен билгеләп тә куймыйм. Мин директор гына түгел, укытучы да бит. Дәрескә кереп балалар  белән аралашканнан соң, күңелдә әллә нинди әйтеп бетергесез хисләр туа, дәртем артып китә. Шигырьләрем дә күбесе балалар тормышыннан алынган, аларга атап язылган.


– Беренче шигырьләрне кайчанрак яза башладыгыз?


–Сарманда торган чагыбыз. Игезәк улларым тугач, аларга укырга дип кибетләрдән татарча китаплар эзлим. Ник бер татарча китап булсын?! Шигырьләрне элегрәк язгаласам да, ныклап шушы вакытта каләм чорлый башладым дисәм була.  Үзем дә мәктәптә эшләгәч,  дәрестән тыш чаралар уздыру, ниндидер кичәләргә әзерләнгән вакытта каяндыр эзләп утырырга чыганаклар юк.  Шунлыктан, иҗат белән элемтәм өзелмәде. Бүгенге көндә өч китапчыгым дөнья күрде.


–Димәк, сезнең әкият, шигырьләрегезне  башкалар да бик теләп куллана?


– Бер кызыклы вакыйга сөйләп узыйм әле.  Бервакыт,  үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан, татар әдәбияты дәресенә кереп утырдым. Дәрес бара. Укытучы шигырьләр укып, балалар белән фикер алыша. Дәрес ахырында бу кемнең шигырьләре дип сорыйм. «Рәхимә Арсланованыкы»,- ди укытучы. Шуннан соң гына авторның мин икәнебашына килде. Көлешеп тә алдык. Балаларның сорауларына җавап биреп, дәрестән соң да байтак вакыт фикер алышырга туры килде алар белән.


– Сез әле үзегез генә иҗат белән шөгыльләнеп калмыйча, бу эшкә укучыларны да тартасыз. «Алиш эзләреннән» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә дә  катнашучыларның саны ел саен артканнан-арта бара.


–Чынлыкта да, конференциянең төп максаты–тарих, әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, татар  каһарман язучыларның  иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау.Күңел-җаны буш булса, аңа беркайчан да илһам кошы килеп кунмый, андый кеше беркайчан да кулына каләм алмый. Алган очракта да, ул каләмнән күңелгә үтеп керерлек әсәр тумый. Шуңа да каләмле балага игътибарлы булырга тырышырга кирәк.Быел яраткан шагыйребез А.Алишның 110 еллык юбилее уңаеннан, планлаштырылган чараларыбыз аеруча күп. Теләк кенә кирәк. «Әдәби карта» конкурсы турында да берничә сүз әйтеп узмакчы булам: мондый бәйгене оештыруы өчен «Мәгариф» кә бик зур рәхмәт. Безне көн саен туып торган борчу-мәшәкатьләрдән арындырып, иҗатка якынайткан өчен рәхмәт. Мөгаллим кеше хыялый кеше. Аңа кайчак канатланып язар өчен, эшләр өчен гади генә игътибар, мактау сүзе дә җитә.

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ