Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикабызның Дәүләт байрагына – 25 ел!

1991 елның 29 ноябрендә Татарстанның Югары Советы тарафыннан рәсми рәвештә Республиканың Дәүләт әләме кабул ителде. Татарстанның Дәүләт байрагы - республикабызның дәүләт символы. Конституция һәм...

1991 елның 29 ноябрендә Татарстанның Югары Советы тарафыннан рәсми рәвештә Республиканың Дәүләт әләме кабул ителде.


 

Татарстанның Дәүләт байрагы - республикабызның дәүләт символы. Конституция һәм «Татарстан Республикасының дәүләт символлары» турындагы закон буенча флаг – Республика суверенлыгын, Татарстан халкының үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра.


Татарстан Республикасының Дәүләт әләме яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.


Яшел төс - тормыш, тере табигать төсе. Флагтагы ак төс исә - сафлык, пакълек, тынычлык, иминлек билгесе. Кызыл төс — кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе, элек-электән көчле, колачлы булуны белдергән.


Байрак проектын Татарстан Республикасының халык рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов төзегән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ