Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Иҗтимагый палатасында БДИ мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” эшли башлады

Россиядә бүген - рус теленнән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын уздыру көнендә - РФ Иҗтимагый палатасында БДИ мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” ачылды. Аның эшен Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү...

Россиядә бүген - рус теленнән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын уздыру көнендә - РФ Иҗтимагый палатасында БДИ мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” ачылды. Аның эшен Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт һәм Федераль педагогик үлчәнеш институты вәкилләре (ФИПИ) алып бара.


“Без укучылардан, әти-әниләрдән һәм педагоглардан килгән сорауларны, мөрәҗәгатьләрне тыңлаячакбыз. Рус теленнән БДИ уздыру белән бәйле сораулары туганнарга киңәшләр бирәчәкбез”, - дип хәбәр итте “кайнар элемтә”не оештыручы, РФ Иҗтимагый палатаның мәгарифне үстерү буенча комиссиясе рәисе урынбасары Любовь Духанина.


“Кайнар элемтә” бүген - 29 нчы майда, шулай ук 5 нче һәм 11 нче июнь көннәрендә - математика, җәмгыять белеме һәм химия буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәрендә - эшләячәк. Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать җидедән алып кичке сәгать алтыга кадәр 8-800-700-83-63 номеры белән шалтыратырга мөмкин. Шалтырату – түләүсез.


Татарстан буенча сорауларны +7 (843)294-95-62 телефоны аша җиткерергә мөмкин.


“Татар-информ” МА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ