Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә дәүләт телләрен укыту мәсьәләләре

Рус телен Россия Федерациясе дәүләт теле буларак укыту Россия Федерациясе Конституциясе, «Россия Федерациясе дәүләт теле турында», «Россия Федерациясе мәгарифе турында» законнары хокукый нормалары ниг...


Рус телен Россия Федерациясе дәүләт теле буларак укыту Россия Федерациясе Конституциясе, «Россия Федерациясе дәүләт теле турында», «Россия Федерациясе мәгарифе турында» законнары хокукый нормалары нигезендә алып барыла. Россия Федерациясе Конституциясе шулай ук республикларга да үз дәүләт телләрен гамәлгә кертү мөмкинлеген бирә (68 нче маддә, 2 нче пункт). Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт телләре итеп тигез хокуклы рус һәм татар телләре гамәлгә кертелгән (8 нче маддә, 1 нче пункт). Шундый ук кагыйдәнамә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» законының 3 нче маддәсендә ныгытылган. РФ Конституциясендә һәм федераль законнарда каралган РФ республикаларының дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге РФ Конституция Суды тарафыннан да расланган (Карар № 16-П, 16.11.2004 ел).


Мәгариф системасы үсешенең хәзерге чорында туган телләрне дәүләт теле буларак укыту мәсьәләләре  актуальләшә, аерым алганда рус һәм татар телен укытуда.


Россия Федерациясе Конституциясе  халыкларга туган теләрен саклау, аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру мөмкинлегенә гарантия бирә ( 68 нче маддә, 3 нче пункт). Димәк, туган тел – ул  РФ Конституциясе һәм халыкара нормалар буенча гражданин үзенеке итеп санаган халык теле [Лотфуллин, 2016: 48 ].  «РФ халыклары телләре турында» законның 2 нче маддәсе 4 нче пункты нигезендә РФ халыклары телләре тигез хокуклыгы закон белән  саклана.  РФ законнарында каралмаган очракларда кем дә телләргә чикләү һәм өстенлек куя алмый. «РФ дәүләт теле турында» закон белән рус теленең дәүләт теле буларак тормышның барлык өлкәләрендә диярлек мәҗбүри куллану буенча хокукый өстенлекләре билгеләнгән. Шулай итеп, рус халкының туган теле закон нигезендә өстенлек бирелгән тел. Шул ук вакытта «РФ халыклары телләре турында» законның 1 нче маддәсе 7 нче пункты буеча РФ дәүләт теленең мәҗбүри кулланылыу, РФ халыклары телләрен, республика дәүләт телләрен куллануга хокукны киметү яки инкарь итү итеп аңлатылырга тиеш түгел. Рус теле белән беррәттән Татарстан Республикасы Конституциясе (8 нче маддә, 1 нче пункт) татар теленә дә дәүләт теле буларак хокукый өстенлекләр бирә. Шулай итеп, татар теле дә татар халкының туган теле буларак, Татарстанның дәүләт теле булып хезмәт итә һәм тормышның күп өлкәләрендә мәҗбүри кулланыла.  Нәтиҗәдә, дәүләт теле статусы аерым халык туган теленең хокукый өстенлеген генә билгели, туган тел буларак статусын үзгәртми. Телләрнең хокукый статусы аларның социомәдәни һәм лингвистик асылын да үзгәртми. Шуңа күрә РФ дәүләт телен укытканда, шулай ук республикаларның дәүләт телләрен укытканда да, белем бирүнең федераль дәүләт стандартларының (ББФДС) предмет өлкәләрендә аларның аерым статусларын билгеләүне таләп итү урынсыз. Рус теленә кигәндә, рус телен дәүләт теле буларак предмет нәтиҗәләрен үзләштерү таләпләренең күләме  туган телләр буенча предмет нәтиҗәләрен үзләштерү таләпләренә караганда күпкә артыграк. Гамәлдә булган ББФДС та «РФ дәүләт теле» дигән предмет өлкәсе дә юк, «Туган тел», «Чит тел» предмет өлкәләрендә дә татар, башкорт, чуваш, инглиз, француз һәм башка бик күп телләр өйрәнелә. Шуңа күрә предмет өлкәләрендә республика дәүләт телләре юк дигән сылтау – республика дәүләт телләрен мәктәп программаларының мәҗбүри өлешендә укытмау өчен сәбәп эзләү генә. Шулай ук туган телләр исәбенә рус балаларына өстәмә рус теле укыту идеясе дә – рус балаларын республика дәүләт теле буларак татар теле өйрәнүдән «азат итү» теләге нигезендә килеп чыккан бер авантюра гына.


Икенче актуаль проблема булып Россия гражданнарының туган телләрен һәм РФ республикаларының дәүләт телләрен ирекле өйрәнүгә хокуклары булуы тора.


РФ да мәҗбүри гомуми урта белем бирү ата-аналарның бурычы («РФ мәгарифе турында» законы, 44 нче маддә, 4 нче пункт, 1 нче кисәк) һәм һәркемгә түләүсез башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү буенча дәүләт гарантияләре белән («РФ мәгарифе турында» законы, 5 нче ) тәэмин ителә. Шул исәптән РФ гражданнарының  туган телдә башлангыч, төп гомуми белем алырга, туган телләрен өйрәнергә хокуклары бар («РФ мәгарифе турында» законы, 14 нче ).


«РФ мәгарифе турында» законының 14 нче се (3 нче пункт) РФ республикалары территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында республика законнары нигезендә республика дәүләт телләрен укытырга мөмкинлек бирә. Дәүләт аккредитациясе булган белем бирү оешмаларында республика дәүләт телләрен укыту ББФДС нигезендә алып барыла. Татар теле дәүләт теле буларак гомуми белем бирү һәм профессиональ белем бирү оешмаларында Татарстан Республикасы «Мәгариф турында» законының 8 нчесе (3 нче пункт) нигезендә рус теле белән тигез күләмдә ББФДС таләпләренә туры китереп  укытыла. ББФДС да республика дәүләт телләрен дә укыту тәртибе күрсәтелгән: «Укыту планнары РФ дәүләт телен укытуны, республикаларның дәүләт телләрен һәм Россия халыкларының туган телләрен укыту мөмкинлеген тәэмин итә, шулай ук уку еллары (класслар) буенча аларның дәресләр санын билгели. Уку планына түбәндәге предмет өлкәләре һәм предметлар керә: рус теле һәм әдәбияте, туган тел һәм туган әдәбият, чит телләр,...» (Россия мәгариф һәм фән министрлыгы приказлары №373, 06.10.2009, п.19.3; № 1897, 17.12.2010, п. 18.3.1.; № 1897, 17.12.2010, п. 18.3.1.)


Димәк, татар теле РФ да туган тел, Татарстанда дәүләт теле буларак мәҗбүри урта гомуми белем бирү кысаларында, ББФДС таләпләре нигезендә укытыла. Гамәлдәге законнар нигезендә ата-аналар, балаларның теләген исәпкә алып, уку телен һәм укыту оешмасы тәкъдим иткән факультатив һәм электив предметларны сайлый ала («РФ мәгарифе турында» законының 44 нче се, 3 нче пункт, 1 нче кисәк).


Туган телләрне РФ республикаларының дәүләт телләре буларак укытуның өченче актуаль мәсьәләсе булып республиканың дәүләт телләрен укытуның РФ дәүләт теле укытуга зыян китерү мөмкинлеге («РФ мәгарифе турында» законының 14 нче се, 4 нче пункт).


 «РФ мәгарифе турында» законында рус теле укытуның үзенчәлекләре күрсәтелгән:  РФ дәүләт теле ББФДС нигезендә укытыла (14 нче , 2 нче пункт). ББФДСларында гомуми белем бирү предметларының укыту күләме күрсәтелмәгән, белем нәтиҗәләренә таләпләр генә күрсәтелгән, шул исәптән рус теленнән дә. Предметларны укыту күләме Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган белем бирүнең төп үрнәк программалары кысаларында бирелгән укыту планнары вариантларында күрсәтелгән. «РФ мәгарифе турында» законының 12 се, 7 нче кисәге буенча белем бирү оешмалары белем бирү программаларын мөстәкыйль рәвештә ББФДС туры китереп һәм белем бирүнең төп үрнәк программаларын исәпкә алып төзиләр. Белем бирүнең төп үрнәк программалары РФ гомуми белем бирү оешмаларына Россия субъектларының милли-төбәк үзенчәлекләрен, белем бирү оешмасының үзенчәлеген исәпкә алып укыту программаларын төзү өчен методик күрсәтмә, үрнәк булып хезмәт итәләр («РФ мәгарифе турында» законының 12 нче се, 7 нче пункт).


Шулай итеп, ББФДС ны  үтәү рус теле укытуның төп таләбе булып тора, шуңа күрә рус теленә зыян стандарт үтәлмәгән очракта гына билгеләнә ала. ББФДС ның рус телен үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләрне  үтәү критерие булып  йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре хезмәт итә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 нче классларда рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестация нәтиҗәләре соңгы елларда стабиль рәвештә югары. 2017 елда Татарстанда рус теленнән уртача балл 72,33 кә тигез. Бу Россиядә беренче урында барган Мәскәү шәһәре чыгарылыш укучыларына караганда гына азрак (72,6 балл), өченче урында барган Санкт-Петербургтан югары (71,09 балл).


 Нәтиҗә: Татарстан республикасында татар телен дәүләт теле буларак укыту рус теле укытуга зыян китерми.


Югарыда әйтеп кителгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә актуаль булуы Россия Федерациясе белем бирү системасында халыклар дуслыгы һәм Россия гражданлыгы хисе тәрбияләүдә зур проблемалар барлыгын күрсәтә. Бу проблемаларны полиликультуралы полилингваль мәгариф системасы шартларында гына хәл итәргә мөмкин.


Әдәбият


Лотфуллин М.В. Роль и место родных языков в системе образования РФ  // Сб. докладов Всероссийского семинара совещания «Языковая политика в сфере образования: инструмент формирования общероссийской гражданской идентичности» – Москва, fundmit@gmail.com, 2016. – С. 47 54.



Марат ЛОТФУЛЛИН,


Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты,

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ