Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең яшеллек мәркәзе кайсысы?

Соңгы вакытта республикабыз башкаласы Казанны «Россиянең өченче башкаласы», «Россиянең спорт мәркәзе» дип атап йөртергә гадәтләнеп киттек. Чынлыкта да бу шулай. Тик Казан, шул нисбәттән тулаем Татарст...

Соңгы вакытта республикабыз башкаласы Казанны «Россиянең өченче башкаласы», «Россиянең спорт мәркәзе» дип атап йөртергә гадәтләнеп киттек. Чынлыкта да бу шулай. Тик Казан, шул нисбәттән тулаем Татарстан үзе хаклы рәвештә «Россиянең яшеллек мәркәзе» дип тә атала икән әле. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Дмитрий Владимирович Иванов белдерде.


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Бер караганда, Татарстан тарихи-мәдәнт мирас объектларына иң бай төбәкләрдән санала. Бездә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объекттан тыш, 7 меңнән артык тарихи-мәдәни һәйкәлләр генә бар! Табигать һәйкәлләребез дә шактый ишле – 500 дән артык икән. Республикабызның һәрбер районында шундый үзенчәлекле табигать һәйкәлләре берничә. Дөнья читенә барып, акча туздырып, табигать могҗизалары эзләп йөрмәсәң дә була. Күңел күзең белән күрә белсәң, Татарстаныбызда да андый искитмәле  яшеллек утраулары бихисап икән ләбаса. Әйтик, республикабызның иң төньяк-көнчыгышы капкасы саналган Әгерҗе районында гына да шундый табигать һәйкәлләренең саны ике дистәгә якын. Ык елгасы, Балтач авылы янындагв нарат урманы, «Кичке таң»  табигый тыюлыгы, Кырыкмас елгасы тугайлыгы, Красный Бор геологик уемы, Әгерҗе аучылык тыюлыгы, Иске Чыкалда белән Саклау авыллары арпасындагы Изге чишмә, Әгерҗе аномаль зонасы, Сарсак Омгадагы «Удмурт авылы» дигән этнографик үзәк – шундыйлардан. Балык Бистәсе районы да бу җәһәттән Әгерҗе төбәгеннән калышмый. «1906 елда утыртылган карагай урманы», Бәтке, Суша, Берсут , Шомбыт елгалары, Берсуттагы ак чыршы урманы – үзләре үк искитмәле әкияти табигать һәйкәлләре. Аларда туган табигатебезнең күпме серләре, могҗизасы! Кадерли белсәк һәм килер буыннарга да исән-имин тапшырып калдыра алсак иде аларны. Шул чакта гына Татарстаныбызны Россиянең яшеллек мәркәзе дип авыз тутырып әйтә алачакбыз.


                          

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ