Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабыйларның теләкләре чынга ашсын иде...

Җәйнең беренче көне мәктәп укучысында эчке бер кәнагатьләнү хисе уята,  йөзләрдә шатлыклы елмаю чаткылары балкый... Өстән ниндидер бер авыр йөк төшкән сыман җиңел булып китә. Чөнки өч айга сузылган иң...

Җәйнең беренче көне мәктәп укучысында эчке бер кәнагатьләнү хисе уята,  йөзләрдә шатлыклы елмаю чаткылары балкый... Өстән ниндидер бер авыр йөк төшкән сыман җиңел булып китә. Чөнки өч айга сузылган иң озын каникуллар башланып китә.  Балалар өчен 1 июнь көне – икеләтә шатлыклы көн.  Бу көнне дөньяның төрле почмакларында Балаларны яклау көне уздырырыла.


1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан Казан Дәүләт Яшь тамашачылар театры артистлары да сәләматлекләре чикле, ятим, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Ишектән керүгә үк сабыйларны әкият геройлары каршылап, алар өчен төрле конкурслар, күңел ачу чаралары, уеннар үткәрде.


Балачак… Кеше гомеренең иң кадерле, ваемсыз, самими чаклары... Төрле авырулар кичергән, тумыштан гарип калган балаларга аз гына булса да сөенечле минутлар бүләк итә алу – үзе бер куаныч.


– Безнең бу матур традиция һәр елны кабатланып килә. Катлаулы тормыш хәлендә калган, сәләмәтлекләре чикле булган балалар, берсе дә безнең игътибар үзәгеннән читтә калмый. Генераль партнерыбыз «UVT  АЭРО» аэрокомпаниясе белән берлектә   Казанның Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында тәрбияләнүче балалар өчен матур бәйрәм чарасы уздырдык. Бүгенге спектакльгә дә әлеге хосписта дәваланучы  балалар чакырулы. Безнең театр залы 280 урынга исәпләнгән. Кемнәр бүген килеп җитә алмаган, яки билетлар саны җитмәгән, берсе дә мәхрүм калмаячак. Барысына да спектакль карау мөмкинлеге тудырылачак. Балалар –безнең иң кадерле кешеләребез, йөрәк парәләребез – шуңа күрә аларны тыңлыйк, ишетик, кирәк чакта ярдәм итик, аларга бәйрәм бүләк итик,- ди  Казан Дәүләт Яшь тамашачылар театры директоры  Айгөл Горнышева.


Рус халык әкияте буенча эшләнгән “Как по шучьему велению” спектаклен тамаша кылганнан соң һәр балага шарлар бүләк ителде, урамга чыккач, эчтән генә теләкләр теләп шарларын күккә очырды сабыйлар. Кем нинди генә теләк теләсә дә, сабыйларның теләкләре чынга ашсын иде...


Wr-hnUcel7A TGW-QsmR1XY qMez8O6DOzM


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ