Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт» талантлы балаларны Монреальдә җыя

Чыганак: selet.bizСәләт дәүләте, тагын да киңәеп, Канадага барып тоташты. Күпсанлы аланнар исемлегенә быел Монреаль шәһәрендәгесе өстәлә. Җәйге каникулларны биредә үткәрү теләген төрле илләрдә яшәүче...

Чыганак: selet.biz Чыганак: selet.biz

Сәләт дәүләте, тагын да киңәеп, Канадага барып тоташты. Күпсанлы аланнар исемлегенә быел Монреаль шәһәрендәгесе өстәлә. Җәйге каникулларны биредә үткәрү теләген төрле илләрдә яшәүче балалар белдергән. Америка Кушма Штатлары, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австралия, Канада, Франциядән гаризалар килеп ирешкән инде. Гомумән, 2017 ел сменалары «Сәләт»нең төрле аланнарында 15 меңгә якын егет һәм кызны бергә җыячак.


– Җәй – безнең эшнең кызу һәм кульминацион вакыты, - дип кисәтте «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Чыннан да, быел 25 профиль смена көтелә. Бу – «Сәләт»нең сары байрагы астында Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган меңнәрчә акыллы, иҗади, тәртипле, милли рухлы балалар җыелачак дигән сүз. Гаризаларны мартта ук кабул итә башлаганнар. Бүгенге көндә беренче сменаларга исемлекләр тупланган.


Айгөл белдергәнчә, Әстерхан шәһәреннән зур делегация киләчәк, Сызрань, Мәскәү, Төмән шәһәрләреннән, Себер якларыннан, Санкт-Петербургтан килүчеләр дә бар. Чит илләрдән дә балалар җыелачак. Мәсәлән, беренче сменада – Төркиядән, икенчесендә – Чехия һәм Австралиядән.


Беренче смена 9 июньдә үк старт ала. Бу – Лаеш районындагы «Йолдызлы» һәм Алексеевск районындагы «Фәнсар» уку-укыту үзәге.


– Һәрбер аланның үз таләпләре бар. Ул да булса, яшь чикләве.Беренче сменада катнашучыларның иң кечкенәләре – бишенче сыйныф укучылары. Башка сменаларга олырак балалар җыела. Кечкенәләргә чатырларда яшәү кыенрак, шуңа күрә әлеге сменаларга җиденче, сигезенче сыйныфта укучыларны сайлап алабыз.  Өченче, дүртенче сменаларга килгәндә, «Сәләт – Санак», «Сәләт – Эшмәкәр»дә шулай ук җиденче, сигезенче һәм тагы да өлкәнрәк сыйныфларда укыган балалар катнаша ала. «Сәләт – Имәнкәй» һәм «Сәләт – Шәхес»кә бишенче сыйныфтан ук кабул итәбез, – дип аңлатты яшьләр үзәге директоры.

Әйдәп баручы масштаблы проект географиясе киңәя бара. Быел ул республиканы, илне генә түгел, ә  кайбер чит илләрне дә колачлап ала. Татарстан, Чувашстан, Башкортостандагы сменалардан тыш, исемлектә «Сәләт – Самара» һәм «Сәләт – Монреаль» бар. Соңгысы Канадада оештырылачак. Аланда 80 катнашучы көтелә. Нигездә, алар чит илләрдә тормыш итүче фикердәш ватандашларыбыз.


Татарстаннан Монреальгә егерме кеше очачак. Аларның унысы — әйдаман, унысы — катнашучылар. Барысына карата таләпләр бер үк. Беренчедән, татар, рус һәм инглиз телләрен камил белү («Сәләт» лозунгын искә төшерик, сәләт – акыл, рух һәм тел берлеге). Икечедән, шәхси казанышлар. Лагерьда  ял итәргә дәгъва кылучылар, «Сәләт» фонды сайтында теркәлеп, биредә үз сәхифәләрен булдыралар. Портфолио да урнаштырыла. Яшьләргә катгый конкурс үтәргә туры килә.


Монреальгә юлланачак әйдаманнарга килгәндә, алар да 200дән артык кеше арасында сайлап алынган. Әйдаманнарга зур бурыч йөкләнә. Канадада алар төрле илләрдән, культурадан булган балаларның игътибарын җәлеп итәргә тиеш булалар. Һәр әйдаманның нинди дә булса сәләт иясе булуы, кызыклы һөнәр үзләштерүе мөһим, - ди Айгөл.


«Сәләт»тә үскән кыз үзе дә Казан милли тикшерү университетының магистратурасын тәмамлаган. Белеме буенча нефтехимия өлкәсендә инженер.


– Аларның һәрберсенең үз сәләте бар, кемдер театрда көчле, кемдер – җырда, биюдә. Ватандашлар бездән ни көтәләр? Программада уку-укыту мастер класслары бар, кул эшләре,  халык ашлары, биюләре, аулак өй, Сабантуй кебек бәйрәмнәр. Программа бик тыгыз, анда көн саен яңа активлык, – дип әйтә директор.

«Сәләт – Монреаль» аланы дүртенче смена кысаларында августта узачак. Фондның халыкара киңлеккә чыгуы – сәләтле яшьләргә теләктәшлек белдерүнең тагын бер ысулы. Бу очракта «Сәләт» мохитенә чит илләрдә яшәүче ватандашлар җәлеп ителә.



– Икъдисад күзлегеннән карасак, хәзерге вакытта бик еш куллана торган  «человеческий капитал» дигән төшенчә бар. Әлеге капитал – яшьләр. «Яшьләр – безнең киләчәгебез», – дип әйтәләр. Бу алай түгел. Яшьләр –бүгенгебез. Шуңа күрә алар белән бүгенге көндә эшли белергә кирәк.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ