Логотип Магариф уку
Цитата:

Сезне чишмә ничек онытыр...

Эльвира һәм Алим Галимуллиннар белән Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае барган көннәрдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә таныштым. Тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән өч үрнәк, яшь гаилә арасын...

Эльвира һәм Алим Галимуллиннар белән Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае барган көннәрдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә таныштым. Тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән өч үрнәк, яшь гаилә арасыннан Байлар Сабасыннан килгән Галимуллиннар ихлас аралашулары, ачык йөзләре белән бер күрүдә иң уңышлы һәм иң тәвәккәл холыклы гаилә булып күңелгә кереп калды.


image001


Тимерне кызуында сугу


Аларны мин һич икеләнми хәзерге заманның иң камил татар гаиләсе   дип атар идем. «Ни өчен?» дисездер. Әңгәмә барышында садә җанлы бәхетле парның башкаларда туган җиргә мәхәббәт уятасылары килүенә, шушы уйларын җиткергәндә, берсе туктап калса, җеп очын югалтасы килмичә, тизрәк икенчесенең элеп алуына, хезмәттәге уңышлары турында бөек сер ачкандай  түкми-чәчми  сөйләп  калырга  ашыгуына  залдагы  халык ихластан ышана, аларга эчтән генә уңышлар тели иде. Алар, чыннан да, тимерне кызуында суга торган, тәвәккәл. Шулай булмаганда, Казан аграр университетын кызыл дипломга тәмамлаган Саба егете, Американың Миннесота университетыннан чакыру килгәч, бер башы ят җиргә стажировкага  китеп  барыр  идеме?  Егет белән  интернет аша танышкан Казан кызы Эльвира бер атна эчендә гаилә корырга ризалык бирер иде микән?


Авыл җирендә яшәгәч, алар белән күрешүе  җиңел  булыр  дип  уйлаган идем дә... имәндә икән чикләвек – Алимнең иртәгесен Саба районы башлыгы янына керәсе, берсекөнгә эш белән Алабугага, алдагы көннәрдә тагын әллә кайларга барасын белгәч, тәүлекнең 24 сәгать булуына шик төшә башлады. Егетнең: «Сишәмбе Казанга киләбез. Нәшрияттан әнинең  яңа  чыккан  «Алтын  ачкыч», «Ай күлгә  сыенганда»  исемле  китапларын  алып  кайтасыбыз бар, шунда күрешербез», – дигән сүзләреннән соң гына тынычланып калдым.  Шунысын  да  әйтим:  Алимнең  әнисе  Гөлсинә  ханым  Галимуллина  –  язучы,  ун китап авторы. Ул Сабада яшәп иҗат итә. Әйткән  сүз – аткан ук дигәндәй, сишәмбе көн кунаклар минем хозурымда иде. «Эльвира, Алим, журнал укучыларын үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле», – дип, сүземне башлап җибәрдем. «Мин Байлар Сабасында туып үстем. Әнием Гөлсинә «Саба таңнары» гәҗитендә озак еллар журналист, әтием Фиргать балта остасы булып эшләде. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Кечкенәдән урман каравылчысы булырга хыялландым. Бары урманда гына күңелемә тынычлык таба идем. Кукмара төбәгендәге Лубян урман-техник көллиятенә укырга керергә уйлап йөрдем. Әмма Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты ачылуы хыялларыма үзгәреш кертте. Биш ел буе «бик яхшы» билгеләренә һәм Татарстан  Президенты  билгеләгән махсус стипендия алып укыдым. Тырышлыгым юкка булмады – уку йортын кызыл дипломга тәмамлауга ирештем. Фәнни хезмәтләрем үзебезнең университет галиме  Әхмәдулла  ага  Газизуллин  белән  Мәскәү  урман   университеты   профессоры  Анатолий   Родинның гел игътибар үзәгендә булды. 2006 елда Саба урман хуҗалыгында урман каравылчысы булып эшли башладым. Күптәнге хыялым тормышка ашты. Урман –  нәкъ тере  җан  иясе  кебек  бит, тыңларга  гына  өйрән. Аны хәтта кешенең йөрәге белән чагыштырыр идем. Күңел биреп тыңласаң, урманның сулыш алуыннан аның ярсуын, шатлык-сагышын, хәтта саулык-тазалыгын да тоярга, аңларга  була. Урман  – табиб та, ул  адәм  баласын тынычландыра, шифалы сулышы белән дәвалый, калебенә яхшы уйлар сала. Урманны яраткан кеше күңелендә беркайчан таш йөртмәс». «Сез, яңа гына  югары уку йортын тәмамлаган яшь белгеч, ничек итеп Америкага  кадәр  барып  чыктыгыз?  Америка  белән Саба  урманчылыгының  уртак  бәйләнешен  эзләү  сәеррәк кебек», – дип сорыйм. «Әйе, без әнә шулайрак уйлыйбыз. Баксаң, бар икән шул уртак бәйләнешләр. Чит илләрдә  урманчы  –  бик  абруйлы  һөнәр.  Аларда  хәтта ил Президенты атасыннан мирас булып калган үз урманына да каравылчы рөхсәтеннән башка керә алмый. Чит ил урманчылары бер-берсен бик яхшы белә. Аларга күренекле хезмәтләре белән  дөньяга  танылган Саба  урманчысы  Нургали  ага  Миңнехановның  исеме  дә яхшы таныш. Остазым Әхмәдулла ага  укуымны  чит илдә дәвам итәргә киңәш итте. Аның фатихасы белән АКШка анкета тутырып җибәрдек. Нәтиҗәдә, бер ел Калифорния штатында ландшафт дизайны буенча стажировка үттем, аннары Миннесота университетында белем алдым, дөньяда яңа гына тарала башлаган эш алымнары белән таныштым». «Берәр ысулын Саба урманнарында кулланып караганыгыз юкмы соң?» – дип, әңгәмәдәшемә янә сорау юллыйм. «Туры килде, – ди  Алим.  –  Мисалдан,  нарат-чыршы  агачы  табигый юл белән 100-120 елда үсеп җитә. Микроклонлаштыру алымы белән ул хәзер Кытайда – 7, АКШта  5  елда  өлгерә. 2013 елда сабалылар Әхмәдулла ага Газизуллин җитәкчелегендә шушы проектны тормышка ашырырга алына. Миңа кадәр бу юнәлештә дүрт белгеч эшләгән, әмма агачлар нигәдер үсеп китә алмаган. Чит илдә уку чорында лабораториядә  агачларны  клонлаштыру  ысулы белән танышып кайтуым бу эшне  бергәләп  җайга салып җибәрергә ярдәм итте. Хәзер Саба урманында  ДНК  чылбырлары  үзгәргән  усак,  каен,  тал  агачлары үсеп килә».


«Гаиләгезне дә тизләтелгән алым белән коргансыз икән», – диюгә, кунакларым икәүләшеп көлеп җибәрде. «Укулар тәмамланып, өйгә кайтыр вакытлар җиткәндә, интернетта танышулар сайтына юлыктым, – дип дәвам итте Алим. – Чибәр генә бер кызның фотосына күзем төште. Аның күз карашы мине үзенә чакырган кебек сиздем. Ул минем булачак гомер ярым Эльвира иде. Шул чагында: «Әгәр дә бу кызның күңеле йөзе кебек гүзәл булса, мин аңа өйләнәчәкмен», – дип үз-үземә сүз бирдем. «Бу сорау минем җавабым белән тулырак булыр шикелле, – дип сүзгә Эльвира да кушылды. – КАИның соңгы курсында укып йөргән, бөтен дөнья ак чәчәккә төренгән май ае иде. Зачётлар биреп йөрим. Иртән укырга җыенганда гына телефон шылтырады. Трубканы әни алды. Аннары ул: «Кызым, сине бер егет телефонга чакыра», – дип куймасынмы. Ул минем булачак тиңем Алим иде. Без, озак күрешмәүдән бер-берсен  өзелеп  сагынган  гашыйк  парлар  шикелле, бик  озак  сөйләштек».  «Мин  шундук  аның  татарча гаҗәеп дәрәҗәдә камил сөйләшүенә гашыйк булдым, – ди Алим. – Аны тыңлаганда: «Карале, нинди матур икән минем туган телем», – дип уйлап куйганым әле дә исемдә. Аның тавышы миңа өздереп сагындырган туган ягымны, аның челтерәп аккан чишмәләрен, әти-әниемне искә төшерде». «Чынлап та, шәһәрдә яшәп, ничек шулай туган телнең бөтен тәмен тоеп сөйләшергә өйрәнә алдың?» – дип, әңгәмәгә мин дә кушылып китәм. «Әти-әнием, дәү әти-әнием абыем Линар белән мине татар итеп тәрбияләде, – ди Эльвира. – Без өйдә гел ана телендә аралаштык. Югыйсә, бернинди үгет тә булмады. Әтием Ринат Сәйфуллин озак еллар «Ак Барс» хоккей  командасында  уйнады. Ул  вафат  булганда, миңа 12 яшь иде. Әнием Розалия Казан моторлар төзү берләшмәсендә  гади  эшчедән  хезмәтне  саклау бюросы башлыгы дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитте. Мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә укыдым. Туган телемә мәхәббәт уяткан өчен гимназия директоры, укытучым Асия апа Мөбарәкшинага рәхмәтем чиксез». «Америкадан туры Казанга Эльвира янына кайттым. Озак кына сөйләшеп утырдык. Ачык, керсез күңеле әсир итте. Ул  тыңлаучыга ярарга тырышмый, күңелендәгесен  әйтә», – диде Алим. «Мин аның төпле акыл белән  фикерли, тормышка җаваплы карый белә торган ир булачагына ышандым», – ди Эльвира. Шул ук көнне Алим Сабага, туган ягына юнәлә. Егет икенче көнне – 2008 елның 9 маенда әти-әнисе белән кызның кулын сорарга Казанга килә. «Казан кызын авылга кайту куркытмадымы?» дигән соравыма Эльвираның  җавабы  башка  шәһәр  кызларына да үрнәк алырлык: «Юк. Туган телем аша милләтемә хас булган барлык сыйфатлар да күчте. Без бу җиргә изгелек кылырга яралганбыз. Кечкенәдән эш яратып үстем. Әниемнән аш-су әзерләргә, чигү чигәргә, дәү әниемнән дингә өйрәндем. Алимнең әнисе бик нечкә күңелле, өстәвенә язучы. Янәшәмдә шундый кеше барлыгын тою күңелгә җиңеллек бирә. Аның әсәрләрен басмага әзерлим, китапларын бизәүдә катнашам. Шундый уртак  хезмәтләребез  бер-беребезне  аңларга  ярдәм итә».


Гаилә компаниясенең тууы


Яшь пар авылдагы иң тәүге адымын гаилә компаниясе төзүдән башларга уйлый. Аның Алим  һөнәренә якын торачагы беркемгә дә сер булмый. Ул – урман белгече, йорт биләмәләре ландшафтының дизайн композицияләрен, бакча, йорт интерьерларын кеше күңеленә  ятарлык  итеп  коруда, урман  үстерүдә  Америкадан туплап кайткан тәҗрибәсе дә бар. Компаниянең исемен дә Алим  уйлап таба – «Гафэль». Беренче  өч хәреф Алимнең инициалларын белдерсә (Галимуллин Алим  Фиргать улы), «Эль»  исә  хатыны  исеменең беренче иҗеге. Европа телләрен өйрәнгәнлектән, Алим Голландия диңгезчеләренең корабындагы җилкән беркетә, флаг элә торган мачтасын да гафел дип йөртүләрен белгән. Мин Галимуллиннар гаилә корабының тормыш диңгезендә  тирән  дулкыннар  ярып  барасына,  биек мачта очына беркетелгән гаилә әләме гаилә компаниясенең изге гамәлләрен күңелдә горурлык  хисләре уятып  җилфердәсенә  ышанам.  «Гафель» символында Алим үзе уйлап чыгарган. Үзәктә, дугалап  язылган исем өстендә, тамырлары җиргә береккән агач төбеннән күккә таба яшел төсле җиде юл  сузылган. Җиде саны татарлар өчен изге – җиде кат күк, җиде юл чаты, җидегән чишмә, җиде кыз... Алим белән Эльвира башкарасы эшләр дә җиде юнәлештә – йортлар төзү, бакча бизәү, өй гөлләре, декоратив, җимеш агач-куаклары  үстерү... «Безнең  миссия – күңелдә туган  җиргә  мәхәббәт уяту, аны  мәңге  саклау. Агач тамырлары шуны аңлата, – ди Алим. – Кеше һәр  манзарада  матурлык күрә белергә тиеш. Әйтик, ни өчен әле ишегалдында яки капка төбендә чәчәкләр үсәсе урында сыер тизәге  аунап  ята?  Терлекләрне  башка  җирдә  асрарга була ич.


image005image006


Сабаларга ландшафт дизайны атамасы яхшы таныш. Кечкенә бакча  яки  ишегалды  бизәлеше  ул. Ян- ягы  модульле  кирпеч  дивар  белән  әйләндереп  алынган  бакчаны  күз  алдына  китерегез  әле. Уртадан таш плитә җәелгән аллея үтә. Аның як-ягында яшел чирәм үскән. Дивар буйлап декоратив куаклар тезелеп киткән. Хәтфә чирәм өстендә туя агачлары да күренә. Аллея түрендә  пыяла  түбә  белән  ябылган  бассейн  урнашкан. Ул роза, чалма чәчәкләре кочагында. Янәшәдә чишмә челтерәгәне ишетелә. Ял итү өчен сөялмәле урындыклар куелган. Өнме бу, төшме? Бу өн, вакыйга безнең көннәрдә Саба авылында бара. Без мондый манзараны киноларда  күрергә  өйрәнгән  идек.  Татар авыллары да шушындый матурлыкка сыгынып яшәргә лаек түгелмени? Олуг затлар, бөек шәхесләр менә шундый шартларда гына үсә ала дип уйлыйм мин. Безне укытучылырыбыз яхшылыктан, матурлыктан үрнәк алып үсәргә өйрәтте. Изге сүзләр мәктәптә генә яшәргә тиеш түгел. Офиста консалтинг бүлеге эшли. Ул нәкъ менә дөнья буйлап сибелгән шушы матурлыкны халыкка кайтару белән шөгыльләнә. Технологияләр дөньясында яшәвебезне онытмыйк». Сүзгә кабат Эльвира кушыла:  «Алдынгы  карашлар, дөньяви  казанышлар белән элемтәдә тору өчен, татар башка телләрне әйбәт белергә  тиеш.  Без  икебез  дә  махсус  рәвештә  чит телләр өйрәндек. КАИда икътисад факультетында белем алуымның да кирәге чыкты. Әле Алим кытай телен үзләштереп маташа. Ул, тотынса, максатына ирешә торган кеше. Уртак тырышлыгыбыз уңышка ирешүдә бер-беребезгә ышанычны ныгыта. Узган  ел тәҗрибә туплау өчен, тагын Американың Миннесота штатында яшәүче партнерларыбыз янына барып кайттык. Әлеге штат Американың төнъягында урнашкан, Канада чигенә якын тора. Анда табигать бик матур. Безнең күңелдә ул түгәрәк күлләре, куе урманнары, гүзәл парклары белән истә калды. Андагы һава торышы безнекенә бик якын. Бизнес белән шөгыльләнүче 40 лап гаилә  фермерларында  кунакта  булдык. Тормышлары белән якыннан таныштык. Вакытлары көн озын хезмәттә узса да, матур итеп яши беләләр. Бөтен хезмәт механикалаштырылган. Эш киемнәре ыспай, ятышлы. Хезмәтне, үз-үзләрен хөрмәт итүләре әллә каян күренә. Суккулент (өй гөлләре) һәм декоратив мүк белән композицияләр ясауны шуннан кайткач оештырдык. Өйгә учка сыярлык савытта бәбкә үләне хәтле экзотик ташчәчәк, кактус, гастерея, каланхоэ гөлләре биргән ямьне минем беркайда да күргәнем, тойганым  булмады».


Сабалар инглизчә сөйләшә


«Эльвира, балаларның уку яше якынлашкан саен, әти-әниләр аларны башкалада түрә  балалары  йөри торган мәктәпкә урнаштыру җаен карый башлый. Сез нәрсә эшләргә уйлыйсыз?» дигән соравыма да аның җавабы ачык иде. «Амирага – алты, Нариманга дүрт яшь ярым. Чыннан да, бала үскән саен алга яңа мәсьәләләр килеп баса. Аларны кайда укытырга уңай булыр  икән  дип  мин  дә  бик  озак  баш  ваттым.  Сер түгел, минем дә теләгем Казандагы  берәр  көчле мәктәпкә  бирү  иде.  Әмма  заманалар  үзгәреп  тора. Хәтта  Казанда  да  татар  булып  үсү  елдан-ел  авырая бара. Саба – чиста татар төбәге. Балаларны туган җирләреннән аерасы килми. Мәгариф өлкәсе район җитәкчелегенең  игътибар  үзәгендә  тора.  Районда көчле укытучылар коллективы эшли. Монда балалар бакчасыннан ук инглиз теленә өйрәтәләр. Сабада балаларның сәләтләрен төрле яклап үстерү өчен мөм- кинлекләр киң. Күп еллар дәвамында эшләп килүче балалар иҗат  үзәге,  сәнгать  мәктәбе,  спорт  комплексы, бассейн, Лесхозда  боз  сарае, яңа төзелгән  заманча ял паркы, ике гимназия (берсендә аеруча сәләтле балалар  укый)  бар. Без  хәзердән  үк  балаларга бакча үзәгендә үзләре булдыра торган эшләр кушабыз, хезмәткә мәхәббәт уятырга тырышабыз. Алим бирегә йөрүче  укучылар  белән  һәр  чәршәмбе  саен  җыелыш үткәрә. Һәм, беләсезме, ул инглиз телендә бара. Шушы балаларның белеме йомшак дип әйтергә кемнең теле әйләнер?! Алар анда йорт салу, агач утырту, сату итү серләре, шушы өлкәдәге хокукый, икътисади кануннар белән таныша, клиентлар  белән  аралашырга өйрәнә. Киләчәктә алардан туган җиргә игелек кылучылар, дөньяның теләсә-кайсы төбәген гөлбакча итүчеләр үсеп чыгуына ышанасы килә. Еш кына: «Сез бәхетлеме?» дип сорарга яраталар. Һәркем бәхетле  булу  турында  хыяллана. Төрле  кеше  бәхетне төрлечә күз алдына китерә. Ниндидер бер максатка ирешкәнче, кешегә шул максаты бәхет булып күренә. Безнең өчен бәхет – изгелек  эшләүдән  тәм табу».


Алим белән Эльвираның яшәү рәвешләре шундый. Киләчәктә алар үзләренең яңа проектларын тормышка ашыру уе белән янып йөри. Мәрхабә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ