Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шигъриятең һәйкәленә шулай Язлар һаман гөлләр ташырлар...»

Гөлсинә Гарәфиева,Казандагы 166 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесеЗал бәйрәмчә бизәлгән. Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа ша­гыйрь­нең китаплары куелган.«Тукай әкиятенең геройлары...

Гөлсинә Гарәфиева,
Казандагы 166 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе


Зал бәйрәмчә бизәлгән. Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа ша­гыйрь­нең китаплары куелган.
«Тукай әкиятенең геройлары бездә кунакта» дип исемләнгән иҗат күргәзмәсе, балаларның әти-әниләре белән ясаган рәсемнәре урнаштырылган.
Аудиоязмада З.Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый. Залга ике алып баручы белән балалар керәләр, ярымтүгәрәк булып басалар.


Гарафиевага
1 нче алып баручы.
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Тирә-якны ямьгә күмеп,
Шаулап, гөрләп,
Сагынып көткән яз килә.
2 нче алып баручы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Менә быел без аның 130 еллык юбилеен билгеләп үтәбез.
1 нче бала.
Бик ерактан балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы,
Бирде сине бу җиһанга,
Әй, шагыйрьләр солтаны!
2 нче бала.
Әйләнәдә гөлләр, тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән, Тукай! – дибез,
Бәйрәм итеп, без дә бу көндә.
1 нче алып баручы.
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп, –
Балаларың килде, сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән белдереп.
Балалар Тукай портреты алдына, вазага чәчәкләр куялар.
2 нче алып баручы.
Буын арты буын алышыныр,
Гасыр арты узар гасырлар,
Шигъриятең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
1 нче алып баручы.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетерсең «Туган тел»еңне.
4 нче бала.
Әле укый белмәсәк тә,
«Туган тел»не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
2 нче алып баручы. Хөрмәтле кунак­лар, кадерле балалар! Безнең бөек Тукаебыз хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Бик кечкенәдән үк үзенең туган авылыннан китәргә, бик күп җирләрдә кагылып-сугылып йөрергә туры килсә дә, Тукай балачак хәтирәләрен, туган авылы күренешләрен үзенең шигырьләрендә, җырларында чагылдырган. Хәзер кызларыбыз Тукай сүзләренә язылган «Туган авыл» җырын башкарырлар. (Җыр башкарыла.)
1 нче алып баручы. Әйе, без бөек Тукаебызның җырларын, шигырьләрен бик яратабыз. Безнең балаларыбыз Тукай абыебызның юбилеена бик ныклап әзерләнделәр. Бүген алар сезгә уйнап та, җырлап та күрсәтерләр.
2 нче алып баручы. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәткәнче, Тукай әсәрләрен ничек белгәнегезне тикшереп алыйк. Тыңлап, сүзнең нәрсә турында барганын әйтеп карагыз әле.
Дүрт вакыты аның була,
Бер-бер артлы алар килә:
Беренчесе – бар дөньяны аклыкка күмә,
Икенчесе – табигатьне яшәртә,
Өченчесе – аллы-гөлле чәчәкле,
Дүртенчесе – дөньяны алтынга төрә.
Я, әйтеп карагыз, сүз нәрсә турында бара?
Балалар. Ел фасыллары.
1 нче кечкенәләр төркеме балалары керә. Алар Г.Тукайның ел фасыллары турындагы шигырьләрен башкаралар. Яз турында сөйләгән бала – яшел, җәй турында сөйләгән бала – кызыл, көз турында сөйләгән бала – сары, кыш турында сөйләгән бала ак кием кигән. Балалар сөйләгәндә, экранда ел фасыллары сурәтләнгән күренешләр чыга, талгын гына музыка уйный.
1 нче алып баручы. Рәхмәт, балалар, бик матур итеп сөйләдегез. (1 нче төркем балалары урындыкларга утыра).
Менә тагын бер табышмак әйтәм, тыңлагыз.
Бергәләшеп бер өйдә,
Яшибез без гел бергә.
Олыларны хөрмәтлибез,
Кечеләрне яклыйбыз.
Я, сез әйтеп карагыз,
Кемнәр турында сөйлибез?
Балалар. Гаилә турында.
2 нче кечкенәләр төркеме балалары керә.
Г.Тукайның «Безнең гаилә» шигыре сөйләнә. Балалар гаилә әгъзалары битлекләрен кигәннәр, араларында песи битлеге кигән бала да бар. Экранда гаилә әгъзаларының портретлары, гаилә бәйрәмнәре күренешләре чыга.
2 нче алып баручы. Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. (2 нче кечкенәләр төркеме балалары утыра.) Кечкенә Тукай, бик күп гаиләләрдә тәрбияләнсә дә, үзе әни дип йөрткән мәрхәмәтле апаларны чит итмәгән. Үзенең хөрмәтен, аларга булган рәхмәт хисләрен «Исемдә калганнар» дигән әсәрендә чагылдырган. Без дә әниләребезне бик яратабыз. Алар турында бер җыр тыңлап китик әле.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Әнигә булышам» җырын (Ф.Шәймәрданова көе, Г. Нәбиуллин сүзләре) башкаралар.
1 нче алып баручы. Менә тагын бер табышмак, тыңлап карагыз әле. Бу шигырьдә кемнәр турында сүз бара икән?
Бик шифалы сөт бирә,
Кирәк икән, мамыкка төрә,
Тик гадәте бик начар –
Җәен бакчага керә.
Аның дусты бер малай,
Көндә янына килә.
Тәмле чирәмнәр җыеп,
– Мә, дустым, аша, – дия.
Балалар. Бу шигырь Гали белән Кәҗә турында.
Уртанчылар төркеме балалары керә. Алар Г.Тукайның «Гали белән Кәҗә» шигырен сөйлиләр. Бер бала Кәҗә булып киенгән, икенчесе татар милли костюмын кигән, өченче бала автор исеменнән сөйли. Сарай макеты ясалган, тәрәзәдән Кәҗә карап тора. Бала, кәрзин белән үлән алып кереп, Кәҗәне сыйлый. Экранда җәйге күренешләр, авыл, йорт хайваннары һ.б. күренә.
2 нче алып баручы. Бик зур рәхмәт инде Галигә, Кәҗәне бик ярата икән.
Ә безнең балалар кәҗә белән уйнарга да яраталар.
«Куышлы» уены уйнала. Бер бала санамыш ярдәмендә «Кәҗә» итеп сайлана. Аңа кәҗә битлеге кигертелә. Ул урындыкта утырып тора. Калган балалар белән алып баручы, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, «Кәҗә» янына киләләр:
Без – күңелле, шат балалар, –
Яратабыз уйнарга.
Без качабыз, син, кәҗә, ку,
Тырыш куып тотарга.
Соңгы сүзләрдән соң балалар йөгереп китәләр, «Кәҗә» аларны куа. Тотылган бала урындыкка утыра, ул «Кәҗә» була. Уен шулай дәвам итә.
2 нче алып баручы. Безнең Тукаебыз табигать күренешләрен, кош-кортларны, бөҗәкләрне бик яраткан. Бер табышмак тыңлап, нәрсә турында сүз барганын әйтеп карагыз әле:
Чәчәккә кунса да ул,
Күзен йомып утырмый.
Кул сузуга очып китә,
Еласаң да тоттырмый.
Ә бер малай шул болынга килгән,
Чәчәктә аны күргән.
Тотарга дип кулын сузган, –
Шулчак ул телгә килгән.
Балалар. Бу – Бала белән Күбәләк.
Талгын көй яңгырый. Залга зурлар төркеменә йөрүче, күбәләк булып киенгән бер бала «очып» керә, чәчәкләрне иснәп, «очып» йөри, бер чәчәк янына барып чүгәли. Самокат белән малай керә, әйләнеп йөри, күбәләкне күреп, кулын суза, күбәләк торып баса. Экранда җәйге болын, чәчәкләр, очып йөргән күбәләкләр, матур табигать күренешләре чыга. Г.Тукайның «Бала белән Күбәләк» шигыре сәхнәләштерелеп күрсәтелә.
1 нче бала. Мин дә бер табышмак әйтәм, җавабын белерсез микән?
Нәкъ кеше кебек үзе,
Ялтырыйдыр ике күзе.
Кәп-кәкре борыны.


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ