Логотип Магариф уку
Цитата:

Швейцариядә укыган бай балалары да кечкенәдән эшләп үсәргә өйрәнә

–  Кайда гына барсам да, мәктәбемә кайтып, бу яңалыкларны кулланырга тырышам,-ди Казанның 146 нчы мәктәбе директоры Диләрә Кәримова. Күптән түгел республиканың алдынгы мәктәпләреннән  бер төркем укыту...

–  Кайда гына барсам да, мәктәбемә кайтып, бу яңалыкларны кулланырга тырышам,-ди Казанның 146 нчы мәктәбе директоры Диләрә Кәримова. Күптән түгел республиканың алдынгы мәктәпләреннән  бер төркем укытучылар, директорлар Швейцариядә булып стажировка узып кайтты.


DSC_0513 (1)


– Альп тауларында урнашкан Лейзин шәһәрендәге пансионат тибындагы шәхси мәктәптә уку-укыту системасы безнекеннән нәрсәсе белән аерыла?


– Биредә балалар 7 нче сыйныфтан кабул ителә, бер укучыга түләү якынча 8 миллионга төшә. Укучылар үзләренең белем дәрәҗәсен һәм үзләре өчен кирәкле предметларны сайлап ала. Академик программа берничә баскычка бүленгән: урта мәктәп 7-8 нче сыйныфлар, диплом алды 9-10, диплом вакыты 11-12 нче сыйныфлар. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның 42 проценты АКШ, 30 процентка якына Бөекбритания, калганнары Канада, Ауропаның башка югары уку йортларын юллама ала,- дип тәэсирләре белән уртаклашты Диләрә Салиховна.


–  Әлеге шәхси мәктәптә төрле илләрдән килгән бай балалары белем ала дидегез. Сезне шаккаттыра алдымы бу мәктәп укучылары?


– Мәктәптәге тәртип, киенү, башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карау, этикет кагыйдәләре безнекеннән бик ерак тора. Андагы закон бөтен кешегә дә кагыла: син каяндыр килгән кунакмы, мәктәп администрацияме – бөтен кеше бер үк кагыйдәләргә буйсына. Без мәктәптә балага такта сөрттерү өчен дә әти-әниләрдән рөхсәт кагәзе сорап утырабыз, ә анда һәрбер укучы дежур да тора, идән дә юа, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ничәдер миллион түләп укыган бай балалары да кечкенәдән эшләп үсәргә өйрәнә. Көндәлек режим да үзенчәлекле: укучының бер генә минут буш вакыты юк. Дәресләр бетүгә, спорт, төрле иҗади түгәрәкләр, китапханәдә шөгыльләнү – көне буена бүленгән. Өйрәнердәй әйберләр күп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ