Логотип Магариф уку
Цитата:

Солдат шинелен быел кемнәр киячәк?

Апрель җитте исә армия тормышында үзгә җанлылык башлана. Һәм аның шаукымы шәһәр-авылларыбызга, аерым гаиләләргә барып тоташа. Сәбәбе дә җитди: Федераль Законның 25 нче маддәсе нигезендә, быел да 1 апр...

Апрель җитте исә армия тормышында үзгә җанлылык башлана. Һәм аның шаукымы шәһәр-авылларыбызга, аерым гаиләләргә барып тоташа. Сәбәбе дә җитди: Федераль Законның 25 нче маддәсе нигезендә, быел да 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды һәм ул 106 көн, ягъни 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы чакырылыш нәкъ узган еллардагы сыман үзе, тик кыенлыгы шунда: Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты барган чорда үтәчәк ул.


Бу чакырылышта сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы 18 яшьтән 27 яшькәчә булган егетләр армия хезмәтенә чакыру алачак. Быелгы язда республикабыздан 18 меңгә якын егет чакырылыш комиссиясе тарафыннан медицина тикшеренүе узарга тиеш. Шулардан 3200 татарстанлы солдатка алыначак. Аларның 45 проценты – Коры җир гаскәрләренә, 13 проценты – Хәрби-Диңгез Флотына, 13 проценты Ракета гаскәрләренә хезмәт итәргә җибәреләчәк. Араларында Мәскәү Кремле Коменданты хезмәтенең Президент полкына һәм Мәскәүнең 154 нче махсус комендант полкына чакырылучы иң мәртәбәлеләре дә бар. Быел югары уку йортларын тәмамлаячак егетләргә, язгы чакырылышта повестка бирелсә дә, дипломнарын яклый алсыннар өчен 31 августка кадәр отсрочка каралган. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле укытучы егетләрне дә 1 майдан соң гына армия сафларына озатачаклар. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр дә язын армиягә алынмаячаклар, алар бары көзге чакырылышта гына чакырылачак.


Татарстан хәрби комиссариатының җыелу пунктыннан булачак солдатларның беренче партиясе 18 апрельдә озатылачак. Әлеге җыелу пунктында чакта һәр призывник көнгә өч тапкыр кайнар ризыктан авыз итәчәк, аларга банк карталары рәсмиләштерелә. Солдат хезмәте үткән чорда һәр солдатның әлеге картасына ай саен 2 мең сум, ә ятим булганнарына 3мең сум күләмендә акча күчерелеп барылачак.


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Быелгы язгы хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясенә тагын нинди яңалык-үзенчәлекләр хас? Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә бүген булып узган матбугат конференциясендә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Казан гарнизоны хәрби прокуроры Андрей Сысонятин сөйләде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ