Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар милләтенең киләчәге

 Август аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «100 иң яхшы авыл мәктәбе» рейтингын киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. Гаҗәеп, Саба районыннан дүрт мәктәп – әлеге бәяламәнең югары баскычл...

 Август аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «100 иң яхшы авыл мәктәбе» рейтингын киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. Гаҗәеп, Саба районыннан дүрт мәктәп – әлеге бәяламәнең югары баскычларында. Шуларның берсе – Шәмәрдән лицее республика буенча дүртенче урында тора.


Мәктәпне тәмамлап, ундүрт ел гомер узганнан соң, язмыш янә башлангыч һәм урта белем алган йортыма алып кайтты. Бу юлы инде «Мәгариф» журналы вәкиле буларак. Без үсмер чактан ук республика күләмендә алдынгылар рәтендә йөри иде мәктәбем. Бер алган дәрәҗәне дистә еллар буе төшермичә тоту җиңелдән биреләме? Авырлыклар килеп чыкса, аннан ничек чыгалар? Шәмәрдән лицее директоры Илшат Мирдәхмәт улы Шамилов белән әңгәмә барышында әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштым.


Шамилов Ильшат Мирдахметович - Шеморданский лицей


– Илшат Мирдәхмәтович, лицей ишекләрен ачып керүгә, гөлләргә күмелгән, чиста-пөхтә коридорларны күргәч, яңадан биредә уку теләге уянды. Фойега урнаштырылган зур аквариумда йөзеп йөрүче «алтын балыклар» бигрәк тә күңелне күтәреп җибәрде. Бала-чага пыяланы ватар дип шикләнмәгәнсез.


 – Өйдә дә әйбер-кара ватылмыйча, вак-төяк каршылык чыкмыйча тормый. Бабайлар әйтмешли, моннан беркем дә хали түгел. Ә мәктәп биредә укучы-тәрбияләнүчеләр һәм белем- тәрбия бирүчеләр өчен – шул ук өй ул. Зур өй. Белем башы гына түгел, яшь буынны матурлыкта яшәргә өйрәтү мәктәптән башлана, шәхси йортларга күчә. Элек белем йорты гына чәчәкләргә күмелеп утырган булса, хәзер җәен, кешеләрнең йорт алды бакчаларыннан тыш, урамнар чәчәктә.


Кешенең ярты гомере эштә уза бит. Балалар гына түгел, укытучылар, хезмәткәрләр дә мәктәпкә теләп йөрсеннәр һәм хезмәтләреннән тәм тапсыннар дигән омтылыш Шәмәрдән мәктәбен гел яңалыкка ымсындырып тора.


– Шундый максат белән яшәгәнгә, сез узган «2016-2017 уку елына мәктәпнең әзерлеге» республика бәйгесендә җиңү яулагансыздыр. Күптән түгел генә «Уңышлы мәктәп» («Успешная школа») грантын отуыгыз турында хәбәр алынды. Елдан-ел алдынгылыкны бирмәслек итеп эшләү коллективны, электр чыбыгындагы кебек, зур көчәнештә тотмыймы икән?


– Мәкерле соравыгызны аңладым. Дөрес уйлыйсыз. Хәзерге заманда укытучы эше бик нык катлауланды. Аңа балачактан төрле электрон техника белән «коралланган» һәм, әйтергә мөмкин, шуның эчендә утырган, социаль челтәрләрдәге җан өшегеч вакыйгалардан хәбәрдәр булган буын белән эш итәргә туры килә. Моннан тыш педагогка, белем, тәрбия бирү кебек төп хезмәт вазифаларын җиренә җиткереп башкарудан кала, ата-аналар белән уртак тел табарга кирәк. Бүгенге буын ата-аналар шулай ук бик гади түгел. Аларның кайберләре педагогның һәр адымын телефон ярдәмендә видеога төшереп, социаль челтәрләргә элүче баласын яклап чыга. Киләчәктә бу бик кадерле, иркә үсмернең кешелек сыйфатлары кайсы якка үсәсен, картайган көндә ата-ананың үзен нәрсә көтәсен уйлау җитенкерәми. Ләкин, нинди генә психологик халәткә керсә дә, педагогтан кыенлыкны закон тәртибендә җиңү таләп ителә. Хәзер үзен мәктәптә эшләргә әзерләгән һәркем укытучы – укучы, укытучы – ата-ана арасында туарга мөмкин четерекле хәлне бер якка да зыян салмаслык итеп хәл кылу осталыгына ия булырга тиеш дип санала. Закон укучыны кимсетергә дә, аңа кул күтәрергә дә рөхсәт итми. Укытучы – белем бирүче генә түгел, психолог та, дибез. Фәне белән мавыктыра белүдән тыш, сабырлыкка ия булган укытучылар гына 25–30 үсмер утырган класс белән идарә итә ала. Кызганыч, педагогның үзен хәзерге гиперактив, хәтта агрессив укытучылардан аралау мөмкинлекләре күп дип әйтеп булмый.


– Мәгълүм вакыйгадан соң, мондый гаугалы хәл кабатланмасын өчен, нинди дә булса чара күрелдеме?


–Педагог коллективта укучы – укытучы арасындагы каршылыкны дөрләтмәү өчен күрелергә тиешле чаралар, закон таләпләре кабат искә төшерелде. Моннан тыш яңа уку елыннан лицей эчендә телефон куллануны бер тәртипкә салырга булдык. Дәрестә телефон куллану, рөхсәтсез видеога яздыруны тыю турында педагогик советта карар кабул ителде. Көн саен, беренче дәрес башланыр алдыннан, класс җитәкчесе балаларның телефоннарын җыеп алачак һәм, дәресләр беткәч кенә, кайтарып бирәчәк. Бу таләпне үтәмәүчеләр булса, ата-аналары белән аңлату эше алып барырга туры киләчәк. Беркемгә дә сер түгел: дәрес вакытында телефон белән уйнап утырган бала үзе теманы үзләштермәү генә түгел, сыйныфташларына да укытучыны игътибар белән тыңларга ирек бирми. Баласының сыйфатлы белем алуын теләгән ата-ана безнең карар белән килешер дип уйлыйм.


– Фикердәшләрдән торучы бердәм коллектив күңелсезлекләрдән дә уңай сабак алып чыга. Иманым камил, бу уңайдан Шәмәрдән лицеенда кабул ителгән карар үрнәген күп уку йортлары үзләрендә кулланачак.


– Инде мәгариф өлкәсендә оештырылган республика күләмендәге һәм федерация күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яуларга мөмкинлек бирә торган креатив проектларның берәрсе белән таныштырсагыз иде. Сер булмаса, әлбәттә...


Мәгариф бит ул шундый өлкә: монда барлыкка килгән һәр яңалыкны башкалар да кабул итәргә теләсә генә, ул уңышка китерә. Менә соңгы елларда туган шундый проектларның берсенә тукталып китик. Безнең лицейны уңышлы тәмамлап югары уку йортына кергән һәр студент үзе турында видеопрезентация әзерли. Ул анда үзенең нинди юнәлешне һәм ни өчен шуны сайлавы, киләчәктә кем була алуы, вузга керү өчен  нинди фәннәрне ныклап өйрәнүе хакында сөйли. Без 15-20 еллык хезмәт стажы булган белгечләрдән дә үз һөнәрләре турында интервью алып, әлеге презентациягә өстибез. Балалар видеоязмаларны тәнәфес вакытында коридорда урнаштырылган экраннардан карыйлар. Игътибар итеп торабыз: укучыларны бу материаллар бик нык кызыксындыра. Бу проект укуга мотивацияне арттырып кына калмый, һөнәр юнәлеше алуга да зур йогынты ясый. Көчле коллектив булганда, эш сыйфатын арттыра торган мондый проектларның төрлесен тормышка ашырып була. Ә бездә, кайсы гына фәнне алып карасаң да, үз эшенең остасы эшли.


БДИ бирәсе фәннәрне ныграк үзләштерергә омтылган югары сыйныф укучылары өчен дәрестән соң күп төрле әзерлек чаралары уздырыла, һәм балалар аларга бик теләп йөриләр. Моннан тыш индивидуаль консультация аласы килгәннәргә фән укытучыларының ишеге сәгать өчкә кадәр көн саен ачык. Әйтергә кирәк, бу акча эшләү проекты түгел, укучылар өчен әлеге мөмкинлек тулысынча бушлай тудырыла. Балаларның имтиханда югары билге алуы – аларның гына түгел, укытучыларның да уртак омтылышы. Олимпиада җиңүчеләрен, имтиханнарны югары балларга бирердәй балаларны күбрәк әзерләгән саен күңелдә педагог хезмәте өчен канәгатьлек хисе арта бара. Шуны төшенеп эшләү нәтиҗәсендә узган уку елында бездән 61 олимпиада җиңүчесе булды, шуларның 19ы – республика дәрәҗәсендә, 3се халыкара олимпиадаларда уңыш казандылар. Чыгарылыш сыйныф укучысы Абдуллина Эльвина укудагы уңышлары өчен Россия һәм Татарстан республикасы медальләренә лаек булды. Укучыбыз Гарипов Илмир татар теленнән үткәрелгән республика олимпиадасында җиңүче исеменә лаек булды. Җиңүләр уртак булганга күрә, нәтиҗәсен дә уртак шатлык итәргә тырышабыз. Мәсәлән, быелгы «Уңышлы мәктәп» («Успешная школа») грантын отудан кергән 500 мең сум акчаны укытучылар һәм балалар өчен ял бүлмәсе ясауга тоттык.


– Әлегә бик сирәк мәктәпләр куллана торган тагын бер яңалыкка тукталсак иде. Кызлар һәм малайларның аерым сыйныфларда укуын әйтүем...


–Дөрес, 2015 – 2016 уку елыннан башлап, тәҗрибә рәвешендә малайларны һәм кызларны аерым сыйныфларга бүлеп укыта башладык. Беренче елны аны I һәм V нче сыйныфларда сынап караган идек. Хәзер исә I – VIII һәм унынчылар өчен дә малайлардан – аерым, кызлардан аерым сыйныфлар оешты. Шушы яңалыкның нәтиҗәсе буларак, элегрәк укуда сүлпәнлек күрсәткән малайлар алдырып китте. Гомумән, бер ел эчендә укучыларның белем үзләштерү дәрәҗәсе сизелерлек артты.


– Бергә укып йөргән балалар аерылышуны ничек кабул итте соң?


Беренче айлар авыррак барды. Ата-аналар арасында да үзгәрешләргә ризасызлык белдерүчеләр булды. Нәтиҗәнең уңай икәнен күргәч, хәзер сүз әйтүчеләр юк. Малайлар һәм кызлар дәресләргә аерым йөрсә дә, тәнәфес вакытында, дәрестән соң, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә, гел бергә бит.


– Сез педагогларның көчле булуын телгә алдыгыз. Кадрларны ничек туплыйсыз һәм үстерәсез? Аерым кызыксыну чаралары бармы?


– Декрет ялындагыларны санамасак, бүген лицейда 82 мөгаллим 800 дән артык балага белем бирә. Шуларның күбесе югары квалификациягә ия. 8 нче класслар өчен «Рус мәктәпләрендә татар әдәбияты» дәреслегенең авторы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызының да бездә эшләвен әйтеп үтсәк артык булмастыр. Өч укытучыбыз – Степанова Олеся Валерьевна, Кәримуллина Валентина Эрнстовна һәм Гыймадиева Гөлнур Карамат кызы «Алгарыш» грантын отып, Сингапур һәм Ирландия илләрендә белемнәрен күтәреп кайттылар. Утыз мөгаллимебез «Безнең иң яхшы укытучы» грантына ия. Тимергалиева Илфия Фәриз кызы «Безнең яңа укытучы» грантын алды. «Өстенлекле милли мәгариф» проектында 12 укытучыбыз җиңүче булды. Һәр ел саен лицеебыз укытучылары «Ел укытучысы» бәйгесендә призлы урыннар яулыйлар.


Укытучыларның белемен күтәрү буенча бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз. Конкурсларда катнашу шулай ук алга барырга ярдәм итә. Һәр укытучы үзе теләгән бәйгедә үзен сынап карый ала. Кирәк булса, транспорт белән тәэмин итәбез, ерак шәһәрләргә барсалар, юл һәм командировка чыгымнарын каплыйбыз. Әйтергә кирәк, транспорт мәсьәләсен хәл итүдә район хакимиятенең ярдәме зур. Шулай ук район администрациясе теләктәшлеге белән торакка мохтаҗ яшь белгечләрне Дәүләт торак фонды программасы аша фатир белән тәэмин итәбез. Фатирлар бушлай булмаса да, базар бәясеннән очсызрак чыга. Миңнеханов Рәис Нургали улы ярдәме белән барлык кабинетлар заманча җиһазландырылды, укучыларга сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудырылды.


...Соңгы  елларда Шәмәрдән лицеенда укучылар белән очрашуга күп килгән язучылардан икесе – халык шагыйрьләре Разил Вәлиевнең һәм Ринат Харисның мәктәп музеенда калдырган язмаларында мондый юллар бар: «... татар илендә Шәмәрдән мәктәбе кебек затлы, төзек, заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган мәктәпләр, әдәбиятка бөтен рухы белән тартылган мондый укучылар барында татар милләтенең киләчәге бар, һәм ул ышанычлы кулларда».


Фото лицея (2)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ