Татарстан авылларында яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр
Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документта күрсәтелгәнчә, 25 яшь...
Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Документта күрсәтелгәнчә, 25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә өч ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.
Акча быел түләнә башлаячак. Аны алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.
Комментарийлар