Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан балаларын «Алмаз кырлары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар

«Россия балалары» Хәйрия фонды «Алмаз кырлары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашу турында гаризалар кабул итә башлады.  Анда 18 яшькәчә балалар сәнгать, әдәби, эстрада-вокал, хореография, шулай...

«Россия балалары» Хәйрия фонды «Алмаз кырлары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашу турында гаризалар кабул итә башлады.  Анда 18 яшькәчә балалар сәнгать, әдәби, эстрада-вокал, хореография, шулай ук «ишарәләп җырлау» (чукрак һәм начар ишетүче балалар өчен) номинацияләрендә катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте


Бәйге 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге дәвердә анда 50 меңнән артык бала катнашкан, аларның иң кечкенәсенә яшь ярым. Ел саен конкурсны оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән берничә мең гариза кабул итә. Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче балалар үзләренең иң яхшы эшләрен, вокал һәм бию номерларын тәкъдим итә. Һәр эш профессиональ жюри тарафыннан бәяләнә. Конкурсның 60тан артык катнашучысы лауреат һәм дипломант исемен ала. Фестивальнең гала-концертлары һәм сәнгать күргәзмәләре ел дәвамында Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә.


Гаризалар һәм конкурс эшләре 2018 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә, алар почта аша 10 апрельгә кадәр җибәрелергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ