Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары Америкада үткәрелгән халыкара олимпиадада җиңде

Genius Olympiad – фәнни-тикшеренү проектлары олимпиадасы. Ул ел саен АКШның Нью-Йорк штаты Осуиго шәһәрендә уздырыла. Быел анда 71 илдән 1000 укучы катнашкан.Россиядән катнашучылар – Казанның 4нче инт...

Genius Olympiad – фәнни-тикшеренү проектлары олимпиадасы. Ул ел саен АКШның Нью-Йорк штаты Осуиго шәһәрендә уздырыла. Быел анда 71 илдән 1000 укучы катнашкан.


IMG_6227


Россиядән катнашучылар – Казанның 4нче интернат-гимназиясе укучылары Айгөл Насыйбуллина һәм Зәйнәп Саглам. Биредә Татарстан кызлары, җитәкчеләре – биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин белән берлектә, “Агып җыела торган сулар өчен биологик буа төзү” проектын тәкъдим иткән. Жюри әгъзалары әлеге проектны югары бәяләгән. Шулай итеп безнең кызларыбыз әлеге олимпиадада җиңү яулады - көмеш призерга лаек булды.


Шунысы да бар: бу олимпиадага проект әзерләргә генә түгел, аны инглиз телендә якларга да кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ