Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңа уку елында 374 мең 633 укучы мәктәпкә бара

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алсу Гайнетдинова рәислегендә Идел буе федераль округына кергән төбәк мәктәпләренең 2014-2015 уку елына әзерлеге мәсьәлә...

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алсу Гайнетдинова рәислегендә Идел буе федераль округына кергән төбәк мәктәпләренең 2014-2015 уку елына әзерлеге мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында округ киңәшмәсе узды.


Чарада катнашучылар мәктәпләрнең уку елы башыннан белем бирү эшчәнлеген алып баруга әзерлек дәрәҗәсе, педагогик кадрлар , укучыларны түләүсез дәреслекләр белән тәэмин итү, укучыларны тукландыру һәм медицина ярдәме күрсәтү, гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше һәм санитария-эпидемиология ягыннан торышы турында фикер алышты.


Быел Татарстанда 374 мең 633 укучы мәктәпкә бара. Республика мәктәпләренең барысы да автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган, тукландыру блоклары бар. Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 94,2 процентына кайнар ризык ашатыла. Медицина кабинетлары исә 695 мәктәптә бар, педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш – 99,86 процент. Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар түләүсез таратыла торган дәреслекләр белән тәэмин ителеш болайрак тора. Мәктәпләр федераль дәреслекләр белән – 98 процентка, төбәк дәреслекләре белән 100 процентка тәэмин ителгән. Яңа уку елына мәктәпләрнең һәммәсе дә укучыларны кабул итәргә әзер булачак.



Бу хакта ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте хәбәр итә.


"Татар-информ" МА агентлыгы материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ