Җырлау – сулышка дәва?

Шәхесләр белән очрашу һәрчак дулкынландыргыч. Телевизордан бөтен дөнья күреп белгән кешеләр турында гына әйтүем түгел. Гомер буе  хыялына һәм һөнәренә хыянәт итмичә, башкаларга да гыйлем бирүне үз миссиясе итеп санаган мөгаллим белән аралашудан соң да көне буе аның һәр әйткән сүзе хакында кайта-кайта уйлап йөрисең. Гөлнара Мамировна Ташкузиева белән Казан шәһәре Совет районының 115 нче «Сорнай» балалар бакчасында таныштык. Музыка укытучысы белән музыканың, җырның бала үсешендәге урыны хакында гына сөйләшергә алынсак та, мөгаллимне шәхес булып формалаштырган тормыш мизгелләрен искә алмасак, язмабыз тулы булмас кебек.

«Француженка» оныгы

– Мин бик укымышлы гаиләдән. «Зөләйха күзләрен ача» әсәрендә сурәтләнгән язмыш – нәкъ минем әбием турында кебек. Ул Арча районында яшәгән, бик бай гаиләдән булган, аны чит илдән килгән гувернантка укыткан, шуңа күрә әбием француз телен яхшы белгән. Репрессия еллары бәхетне җимерә: кулак дип аларны Сахалин утравына сөрәләр. Анда әбиемнең өч кызы туа, шуларның берсе – минем әнием. Соңрак аларга Үзбәкстанга күченергә рөхсәт бирелә, үзем шунда туып-үстем. Мин – өченче буын укытучы. Әбием гыйлемле булгач, кызларын да укыткан. Миңа биш яшь булганда, әниемне автобус бәрде. Шулай итеп, мине ике апам тәрбияләп үстерде. Ике фәрештәм дип атыйм мин аларны. Берсе – табиб, икенчесе –педагог. Мине дә, энемне дә музыка мәктәбенә бирделәр. Авыр еллар чоңгылында бер апамның тормышка ашмый калган хыялы була ул – музыка мәктәбе. «Минем өчен сез укыячаксыз», – диде. Без аның ышанычын акламыйча кала алмый идек. Бик әйбәт укыдык.

…Укучыларымның миннән сораганнары бар: «Ә Сез музыканы ни дәрәҗәдә нык яратасыз?» Җавап күңелгә үзеннән үзе килә: «Миңа рәхәт, күңелле икән, минем бер генә теләк – инстумент янына утырырга да уйнарга. Әгәр миңа бик моңсу икән, минем кабат бер теләк –
инструмент янына утырырга да уйнарга». Әнием урынына иң ышанычлы һәм якын дустым фортепиано булган, күрәмсең… Бу – минем дөньям һәм мин анда хуҗа идем.

Нәрсә ул – консерватория?

Музыка мәктәбенең икенче сыйныфында укыган чагымда, музыка училищесын яңа гына тәмамлап килгән яшь мөгаллим егет композиторлар турында сөйләгәндә, консерватория сүзен телгә алды.

– Ә нәрсә ул консерватория? – дип сорадым мин.

– Һәр музыкант укырга хыялланган уку йорты. Аны тәмамлаучылар профессионал булып санала. Аларга тиңнәр булмый.

– Үскәч, мин консерватория бетерәчәкмен! – дидем мин, моның һичшиксез шулай булачагына самимилегем белән чын күңелдән ышанып.

Шул чакта ул мөгаллим егет сыйныфтагы башка балалар алдында миннән шулкадәр озак итеп көлде… Мәңге онытасым юк. Мин шулкадәр оялдым. Консерватория сүзенең мәгънәсен аңламасам да, 8 яшьлек сабый башым белән: «Сиңа үч итеп консерваториягә керәчәкмен! Менә күрерсең!» – дип үз-үземә сүз бирдем. Күп еллар узып, училищедан соң консерваториягә укырга кергәч, әлеге егеткә: «Менә күрдеңме мине!» –
дип әйтәсем килгән иде, тик аны очрату насыйп булмады. Кайда укысам да, гел алдынгы булырга омтылдым. Мәктәптә хорда җырлый идек. Концертмейстер килмәгән көннәрдә пианино алдына мине утырталар: ноталар да кирәк түгел, хәтердән уйный идем. Училищеда да шул хәл кабатланды: рояльдә уйнарга рөхсәт кенә булсын!

Ташкент консерваториясендә укытучылар коллективы бик көчле иде. Сугыш вакытында Ленинград консерваториясенең бөтен составын бирегә эвакуация-
ләгәннәр. Сугыштан соң аларның күбесе җылы һәм ипиле Ташкентта калган. Мин аларның беренче шәкертләреннән булдым. Шаярып: «Ленинград консерваториясен тәмамладым», – дияргә яратам.

Үз илемә кайткач

Үзгәртеп кору чоры башланды. Үзбәкстаннан Лаешка күченеп кайттым. Балалар бакчасында эшли башладым, аннан башта – мәктәп, аннан әкренләп мәдәният йорты директоры дәрәҗәсенә җиттем. Ә һаман үсәсе, камилләшәсе килә. Озак уйлап тормадым: Мәскәүгә китеп 11 ел яшәдем һәм эшләдем. Башкалага килүгә үземә яхшы педагог эзләдем. ГИТИСта белем бирүче Афанасьева Людмила Алексеевнадан да шәбрәкне тап-
массыз, диделәр. Язмыш үзе юлларны ача икән. Бер бәйгедә аның белән танышырга туры килде. Людмила Алексеевнаның минем укучымны бәяләп әйткән һәр сүзе үз принципларыма аваздаш иде. Шулай аралашып киттек. Озакламый аның шәкертенә әйләндем. «Минем инде яшем бар, йолдыз булырга хыялланмыйм. Минем сездән методикага өйрәнәсем килә», – дидем. Аның каршында балалар белән дәресләр уздыра идем. Ике ел шулай дәвам итте. Минем өчен аның мактавы ГИТИСны тәмамлауга тиң булды. Бүгенге рус эстрадасындагы йолдызларның күбесе, әйтик, «Фабрика», «Фактор А» – аның укучылары бит.

Ул мине үз-үземә ышанырга өйрәтте. Күңелең теләгән эш белән курыкмыйча шөгыльләнергә күнектерде. Бары шул очракта гына нәтиҗә күренә, үзеңнән риза буласың бит.

Рәсәй башкаласында зур үрләр яуларга әзер күпме укучыларым калды! Аларның һаман минем белән элемтәдә булуы куандыра. Араларында бер инглиз кызы бар иде, инде хәзер Манчестер шәһәрендә укый, минем янга кунакка килергә җыена. Мәскәү мәктәбендә тәҗрибә туплагач, күңел тагын Татарстанга тартты. 115нче балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе мин хәзер. Бакча яңа, мөдиребез яшь, иске кысаларга куймый: «Эшләгез, иҗат итегез», – дип тора.

Җырлы дәва

Музыканың кешегә йогынтысы инде әллә кайчан исбатланган. Классик музыканы күбрәк тыңлаган саен, бала гыйлемлерәк була димме.

Балалар бакчасында 20-25 минутлык музыка дәресендә без әллә ничә бурычны үтибез бит. Иң башта музыканы тыңлаганда игътибар тупларга, бер урында утырырга өйрәнәбез. Классик музыканы тыңлау беренче мәлдә җиңел түгел бит, ә бала алай да тырыша. Аларны дөрес юнәлтсәң, музыка ни турында булуын ишетергә, аңларга өйрәнәләр. Дөньяны танып-белү, шедеврлар белән, башка милләт культурасы белән танышу – дәресләрдә боларга да урын бар. Дәрестә бит кечерәк шигырьләр, тизәйткечләр дә өйрәнәбез. Игътибарны үстерү өчен, дәрес бетүгә, «Бүген ниләр өйрәндек?» –дип кабат сорап чыгам. Иң башыннан алып сөйлиләр. Менә шулай хәтерне ныгытабыз. Өйдә дә шулай булырга тиеш. «Син бүген нишләдең?» –
дип сорарга иренмәгез.

Җырлау – сулыш гимнастикасы ул. Хәзерге балалар компьютер каршында хәрәкәтсез күп утыра бит. Ничек дөрес суларга? Әлбәттә, моңа музыка дәресендә өйрәнәбез. 30 елдан артык эш тәҗрибәмә нигезләнеп, чагыштырып әйтә алам. Утыз ел элек мәктәпкә әзерлек яшендәге балалар арасында төркемдә бер-ике бала гына начар сөйләшә иде. Хәзер исә араларыннан бер-икесе генә әйбәт сөйләшә. Бу экология йогынтысыдыр дим мин. Менә шундыйларны сөйләшергә өйрәтү өчен дә җыр кирәк. Артикуляция, авазлар әйтү, тизәйткечләр сөйләү – болар барысы да музыка дәресендә бара ич. Балаларны вокалга аннан йолдыз ясау максатыннан гына бирәләр дип ялгышмагыз. Минем укучыларым арасында бер малай бар иде. Аның үпкәләре сау булмагач, табиблар флейта яисә вокал белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәннәр. Флейта 5 яшьлек бала өчен катлаулы булыр дип, әти-әниләре аны вокалга китерде. Савыгу максатыннан ике ел дәресләремә йөрде, сәхнәдә чыгыш ясыйм дип талпынмады. Җырлауның сәламәтлек өчен кирәклеген аңлый иде.

Кешенең үпкәләре йомарланган гәҗит рәвешендә була. Сулаганда шул ерганаклар арасына тузан һәм мик-
роблар утыра, шуңа авырый башлыйбыз бит инде. Ә җырлаган вакытта үпкәләребез һава белән тулып кабара, һәм әлеге тузанны кагып төшергән кебек булабыз. Вокал, бассейн, сулыш инструментлары – менә ниләр файдалы сулыш өчен. Җырлау аша тотлыгу чиреннән дә дәвалыйлар. Җырлаганда бала тотлыкмый. Бу –
могҗиза.

Һәркем – талантлы

Балалар белән эшли башлар алдыннан, башкалар кебек,тыңлап карау имтиханы (прослушивание) үткәрмим. Бу – минем эш алымым. Әти-әнисе баланы мөгаллим укытсын, ниндидер күнекмәләр бирсен дип алып килгән бит инде. Әгәр сабый хәзер үк нидер эшли белә икән – мин нигә аңа? Музыка мәктәбенә беренче тапкыр килеп имтихан бирү, нәрсә икәнен дә аңламыйча, нидер кабатлау, куллар чәбәкләү – бик авыр. Балалар бит куркып кала.

Мәскәүдә эшләгән чакта, яныма ике яшьлек кызы белән әнисе килде. «Минем баламны укытырга алынам дип вәгъдә бирегез миңа», – ди. «Әле ике генә яшь бит, үссен, исән-сау булыйк, күз күрер», – дим. «Сез алайса тыңлап кына карагыз», – ди. «Мин, гомумән, тыңлау үткәрмим. Тотам да бала белән шөгыльләнә башлыйм. Ә сезгә әле иртәрәк», – дим. Шулчак әни кеше елап җибәрде: «Рәхмәт сезгә! Мин кечкенә чакта музыка мәктәбендә укырга дип бик тә хыялланган идем. Имтихан алучылар каршында каушавымнан ни кул чәбәкли, ни җырлый алмадым. Башым шаулады, колакларым томаланды. Тик басып тордым. Әниемне чакырып, минем каршымда «Кызыгызның музыкага сәләте юк», – диделәр. Шуннан соң гаиләдә әлеге хыялама нокта куелды». Күз алдыгызга китерәсезме, инде үзе әни булган кеше минем каршымда шулай дип елап тора. Бала күңеленә гомерлек җәрәхәт салынган.

Мин гадәттә болай сөйләшәм. Бала ике ай дәвамында йөреп карасын. Сабыйларга мөгаллимгә ияләшер өчен вакыт кирәк: тышкы кыяфәтенә, сөйләшү манерасына, хәтта тавышына да. Бер балага да талантың юк дигәнем булмады. Әти-әниләрне дә сабый каршында андый сүзләр сөйләүдән тыям. «Безнең нәселдә җырчылар юк, музыкаль сәләт каян килсен», – дигәнне еш ишетергә туры килә. Ни дигән сүз бу! Бу бит яралмаган килеш сабый омтылышларына хөкем чыгару! Безнең һәркайсыбызның да таланты бар. Тик төрле юнәлештә һәм төрле күләмдә. Тавышның диапазоны төрле. Кемнеңдер мөмкинлекләре зуррак, кемнекедер – азрак. Ләкин һәр диапазон өчен үзенә яраклы җыр сайлап алырга була. Репертуар бик зур. Һәр балага да бер үк җыр туры килми. Сере шунда.

Сәхнә – ышаныч мәйданы

Орлыкны җиргә чәчкәндә, кайсыдыр шундый тиз шытып чыга, кайсыдыр озак кына үсеп китә алмый. Балалар белән дә шулай. Кемдер ярты елдан инде сәхнә түренә чыгарга әзер, кайберсенә ике ел әзерлек кирәк. Монысы инде – табигать. Үз көчемнән килгәнен эшлим, тик табигать һәм генетика белән көрәшеп булмый.

Сәхнә дигәндә, профессиональ сәхнә турында гына сөйләшергә кирәкми. Балалар бакчасындамы, мәктәптәме, гаиләдәме – чыгыш ясау өчен һәрчак мәйдан бар. Бала бит һәр чыгышы белән «Мин булдыра алам!» дип исбатлый. Куркуны, кыюсызлыкны җиңү аңа спортта да, химия дәресендә дә, үсеп эшкә урнашканда да кирәк булачак. Үз-үзеңә ышанычны тәрбияләүнең бер юлы бу. Берәр чара әзерләгәндә, һәр бала чыгыш ясасын дим, тик ул үзе шәп итеп булдыра ала торган рольдә булырга тиеш. Кемдер шәп җырлый, кемдер бии, кемдер спектакльдә катнашырга сәләтле. Һәрхәлдә балага рәхәтлек, горурлык бирердәй чыгыш булырга тиеш.

Лаеш шәһәрендә эшләгәндә «Капитошки» балалар ансамбле оештырдым. Шунда Вика Барышева дигән кызны әбисе алып килде. Бала дәрес буе миңа аркасы белән утыра, әбисе алдыннан төшми дә. «Сезнең дәрес-
кә йөгереп бара ул, өйдә барысын да кабатлый», –
диләр миңа. Ә дәрестә борылып та карамый. Шул рә-
вешле ике ай үтеп китте. Мин исә, әбисенең ихласлыгын күреп, киләсе елга килерсез, быел әзер түгел бит, дияргә кыенсынам. Җитди итеп аңлатырмын дип торганда, бер заман бу бала басты да җырлап җибәрде! Чишмәдәй челтерәгән тавыш белән чип-чиста итеп җырлады! Бу кызга укытучыга ияләшер өчен ике ай кирәк булды!

Тагын бер укучым бар иде. Фортепиано дәресләренә килде анысы. Баланы өйрәтәм, ә ул бер сүз дә дәшми. Үзе тәнәфес вакытында башка балалар белән шөгыльләнгәнемне ишек ярыгыннан карап тора. Бер айдан соң гына кулларын инструмент телләренә куйды да уйный башлады.

Балалар курыкса, алар янына килмим. Тагын да читләшергә мөмкиннәр. Ияләнгәч, дәресләргә үзләре кушылып китәчәк алар. Иң мөһиме – әти-әниләре бала тормышы белән гел кызыксынып торырга тиеш. Музыка гына түгел, теләсә кайсы мавыгуы белән, аның хисләре белән. Шунсыз ике арада җылылык та урнашмый, уңышка ирешүнең дә кыйммәте калмый.

Без өйрәтәбез һәм… өйрәнәбез. Трафарет юк. Һәр балага аерым игътибар кирәк.

Соңга калып буламы?

 – 1960 елда «Грэмми» премиясен СССРдан иң беренче булып яулаган Святослав Рихтер исемле бөек пианист бар. Аның истәлекләре әлеге сорауга җавап була ала. Ул 9 яшендә музыкант янына килә. «Шулхәтле уйнарга өйрәнәсем килә», – ди. Аңа: «Соңга калгансың, 5-6 яшьтә башларга кирәк булган», – диләр. 12 яшендә икенчесенә мөрәҗәгать итә. Монысы да шул ук сүзне кабатлый. 22 яшендә тагын бер пианист белән очрашырга туры килә аңа. «Шулкадәр пианинода уйнарга теләгән идем балачакта, насыйп булмады инде», – ди. «Хыялың бар икән, димәк, тотынырга кирәк», – дип, музыкант аның белән шөгыльләнә башлый. 30 яшьтә Рихтер бөтен дөньяга таныла.

Мәктәптә эшләгәндә, миннән ике яшькә олырак биология укытучысы мөрәҗәгать итте. Кызының музыка мәктәбендә аккордеон классында укыган чагында алынган гармуны тик тора икән. Ул кияүгә чыккач, кирәге калмаган. Укытучының һич тә аккордеонны тик тотасы килми, шулкадәр уйныйсы килә. «Мине өйрәтә алмассызмы?» – диде ул миңа. «Мин бит пианистка, аккордеонда уйнаганым юк», – дим. Өч тапкыр килде яныма. Кеше өч тапкыр ярдәм сорап килә икән, син булдыра алмасаң да, ярдәм итәргә бурычлы. Әйдәгез, ноталарны һәм уң кул белән уйнарга өйрәтәм, дим. Шул рәвешле ай ярым шөгыльләндек. БДИлар чоры, мәктәп кайный. Ә ул барыбер шөгыленә вакыт таба. Беркөнне: «Әйдәгез, фортепианога өйрәник, сезнең укучыгыз булам», – ди. Электрон фортепиано, колакчыннар сатып алды. Хәзер ул бик әйбәт уйный. Әгәр еллар дәвамында хыял сүнмәгән икән, димәк, өйрәнергә беркайчан да соң түгел.

Күп очракта балалар сольфеджио аркасында музыка мәктәбен ташлый. Хәзер мөмкинлекләр бик күп, ниндидер музыка мәктәбенә генә берегү дә мәҗбүри түгел бит. Иң мөһиме – мөгаллим табарга кирәк. Кайчакта нота белмичә дә тәвәккәлләргә була. Бер баланы нотасыз уйнарга өйрәттем. Ноталарны һич өйрәнергә теләмәде, ә ишетү сәләте көчле иде.

Йөз чыгыш

Конкурслар бик күп. Иң элек түләүсезләрен сайларга тырышам. Бала мөмкин кадәр ешрак сәхнәгә чыгарга тиеш. «Йөз төймә» («Сто пуговиц») мультфильмын караганыгыз бармы? Бер малай, үзе булдыра алмагач, әнисеннән төймә тагып бирүен сорый. «Ни өчен синеке килеп чыга, минеке – юк?» – ди ул. «Мин бит йөз төймә тактым, йөз дә беренчесен тагу берни түгел инде», – ди әнисе. Бала да өйрәнә башлый. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгу белән йөзенче тапкыр чыгу арасында зур аерма бар. Өйдә җырласын. Кунакларга күрсәтсен. Сыйныфта чыгыш ясасын. Елга бер тапкыр гына чыгыш ясаган бала җиңү яулый алмый.

Конкурсларга әзерләгәндә, нигезләмәдә язылган һәр таләп минем кул астында йөри. Бер генә таләп тә төшеп калырга тиеш түгел. Җиңү өчен чиле-пешле номер белән чыгып китмиләр, баланың кәефе төшәчәк. Әзерләнеп бетмәгән номерлар белән җиңелрәк бәйгеләргә барып кайтырга була. «Обкатка» дим мин моны, укучыларымны да кисәтеп куям. Бала үзен ничек хис итә, микрофонны ничек тота, вокалы ни дәрәҗәдә? Бу өйрәнү өчен кирәк.

Шулкадәр яратам бәйгеләрдә катнашырга! Миңа җиңү кирәкми. Безнең чыгыш беренче чиратта үзебезгә һәм тамашачыга ошарга, аның күңелендә калырга тиеш. Бурыч шундый. Әгәр шундый максатка ирешелсә, җиңү үзеннән үзе килә.

Әти-әниләр белән аңлашу булмаса, ярдәм булмаса, мөгаллимгә эшләве кыен. Шуңа күрә укучыларымның әти-әниләре белән дуслашып, мин аларның гаилә әгъзасына әйләнәм дә куям. Башкача була да алмый. Безнең бит максат уртак – бала тәрбияләү.

Ләйсән Низамова

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.