Логотип Магариф уку
Цитата:

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик айлык старт ала

Гадәттәгечә, бу вакыт аралыгында табигать сагындагы оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчәчәк. Бу хакта бүген Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурсл...

Гадәттәгечә, бу вакыт аралыгында табигать сагындагы оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчәчәк. Бу хакта бүген Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте һәм икеайлык кысаларында узачак чараларда актив катнашырга чакырды. «Игелекле эшләр эшләргә беркайчан иртә һәм соң түгел. Табигатьнең һәм әйләнә-тирәлекнең чисталыгына битараф булмаган һәр кеше игелекле эше өчен бүләкләр дә ота ала бит», – дип, икеайлык кысаларында оештырылучы акцияләр белән җентекләп таныштырып үтте.
Хәтерләсәгез, «Гаилә һәм мәктәп» журналы экологик проектлар турында март санында язып чыккан иде инде. Кабаттан исегезгә төшерәбез, «ЭкоЯз – 2019» акциясе ике этаптан торачак: район (1 апрельдән 13 майга кадәр) һәм республика (14 апрельдән 31 майга кадәр) турлары. Иң яхшы балалар бакчалары, иң яхшы мәктәп һәм иң яхшы оешмаларны аерым билгеләп үтәчәкләр. Узган ел беренче урын яулаучыларны гына (Казан, Әлмәт, Сарман) котласалар, быел һәр номинациядәге җиңүчегә дә бүләк каралган. Балалар өчен уен мәйданчыклары тапшырылачак.
Конкурста катнашу өчен, әйләнә-тирәне чистарту, агач утырту, чүпләрне аерым җыю, сыерчык оялары ясау, экологик дәресләрдә катнашу, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен мәкаләләр язу һ.б. шундый экологик юнәлештәге игелекле эшләрне туплап, бөтен мәгълүматны район башкарма комитетына юлларга кирәк. Иң шәп эшләр республика этабына үтәчәк.
Болардан тыш, 20 марттан 20 апрельгә кадәр «Яшел карандаш» дип исемләнгән экологик рәсемнәр конкурсында да катнашырга ашыгыгыз.
Сораулар туган очракта, 8 (843) 267-68-11 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.
Агымдагы елның яңалыгы булып, кулланылган батарейкалар җыю акциясен җаваплылыгы чикләнгән «Дюрасел Раша» җәмгыяте белән берлектә оештыру тора. «Дюрасел Раша» 300 мәктәпкә батарейка җыю өчен 3000 махсус тартма урнаштырачак. Җиңүчеләрне «Иң шәп мәктәп» һәм «Иң шәп укучы» номинацияләрендә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән тәбрикләячәкләр.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ