Логотип Магариф уку
Цитата:

1 гыйнвардан Чаллыда укытучы, тәрбияче, тренерларның хезмәт хакы артачак

2022 ел башыннан Яр Чаллыда  укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм спорт мәктәбе тренерларының хезмәт хаклары артачак. Бу хакта шәһәр Советының йомгаклау утырышында хәбәр ителде. Утырышта әйтелгәнчә,...

2022 ел башыннан Яр Чаллыда  укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм спорт мәктәбе тренерларының хезмәт хаклары артачак. Бу хакта шәһәр Советының йомгаклау утырышында хәбәр ителде. Утырышта әйтелгәнчә,  хезмәт хакы күләмен арттыру бюджет ассигнованиеләре ярдәмендә башкарыла.
Төгәлрәк әйтсәк, укытучыларның хезмәт хакы — 17%, тәрбиячеләрнең — 19%, кече тәрбиячеләрнең 26% ка артып киләчәк. Ә спорт мәктәпләре тренерларының хезмәт хакы, 1 гыйнвардан агымдагы ел белән чагыштырганда, 18% ка күбрәк булачак.
Мәдәният оешмалары хезмәткәрләре дә читтә калмаган, яңа елдан алар 35% ка артыграк хезмәт хакы алачак. Шулай ук ярдәмче хезмәткәрләрнең дә хезмәт хаклары артуы көтелә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 2022 елның гыйнварыннан укытучыларның хезмәт хакы артачагы турында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagramда туры эфир барышында сөйләгән иде.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ