Логотип Магариф уку
Цитата:

103 нче мәктәптә - әдәби кичә

Яңа Савин районындагы 103 нче гомуми урта белем мәктәбендә укучыларның белем алулары яңа елдан соң да моңа кадәр яшәп килгән якты, матур гадәтләргә таянып дәвам итте.Матур гадәтләр дигәндә атнаның һәр...

Яңа Савин районындагы 103 нче гомуми урта белем мәктәбендә укучыларның белем алулары яңа елдан соң да моңа кадәр яшәп килгән якты, матур гадәтләргә таянып дәвам итте.
Матур гадәтләр дигәндә атнаның һәр атна кичендә актлар залында төрле фәннәргә багышланган шаяннар һәм тапкырлар кичәсе үткәрү, балаларның иҗади сәләтләрен ачкан концертлар куюларны әйтеп узарга кирәктер. Әле менә шушы көннәрдә генә каһарман шагыйрь Фәнис Яруллин музее урнашкан мәктәптә зурлап Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган сәнгать фестивале узды. Башка тантаналардан аермалы буларак, бирегә тамаша карарга килгән һәр кунак үзендә җыр-биюгә булган сәләтен күрсәтә ашыкты. Дөресен әйткәндә, фестиваль үзе үк шулай һәркемнең уңганлыгын күрсәтерлек итеп оештырылган иде.
Ата-аналар үзләренең балалары, укытучылар үзләре белем биргән укучылары белән бергә сәхнәгә чыгып, җырлар, биюләр башкарды, хәтта концерт барышында төрле музыка коралларында уйнаучы гаилә ансамбльләре барлыгы да ачыкланды. Тантана азагында сәхнәгә шагыйрь Рифат Сәлахның күтәрелүе бәйрәмнең матур бизәгенә әверелүен дә әйтү зарур булыр.
Аның тамашачыларга туган телебезне, милләтебезне яратуга өндәгән, шул тәэсирләр дулкынында йөрәк кылларын тибрәндергән берсеннән-берсе тирән мәгънәгә ия шигырьләр сөйләве күңелләргә нур өстенә нур булып ятты.
Укучылар түземсезләнеп нәүбәттәге әдәби мәҗлес узуын көтә.

 

Материал,фото: Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ