Логотип Магариф уку
Цитата:

11 февральдә Татарстанда да «Россиянең чаңгы юллары» узышлары үтәчәк

Кышкы табигатьнең матурлыгына хозурланып, ап-ак кар өстеннән чаңгы шууга ни җитә! Саф һавада тәнгә никадәр көч-куәт, сәламәт рух өстәлә. Чаңгы шууның файдасын белүчеләр өчен быелгыдай кышкы һава торыш...

Кышкы табигатьнең матурлыгына хозурланып, ап-ак кар өстеннән чаңгы шууга ни җитә! Саф һавада тәнгә никадәр көч-куәт, сәламәт рух өстәлә. Чаңгы шууның файдасын белүчеләр өчен быелгыдай кышкы һава торышы – үзе бер дәва, сихәтлек чишмәсе инде ул! Шуңамы чаңгы спорты Татарстанда иң популяр спорт төрләре бишлегенә керә дә. Татарстан чаңгычылары арасыннан Иван Утробин, Фёдор Симашев, Ольга Данилова, Рузалин Бакыев, Ания Галимуллина, Әхмәт Сираҗиев кебек Олимпия уеннарында, дөнья беренчелекләрендә җиңү яулаган якташларыбыз белән кайсыбыз гына горурланмый икән!

Россиянең спорт мәркәзе саналган Татарстаныбызда чаңгы спортын популярлаштыру юнәлешендә шактый нәтиҗәле чаралар күрелә. «Россиянең чаңгы юллары» – шуларның берсе. Совет чорында үткәрелгәннәрен дә санасаң, быел инде аның 41 нче елын үткәрелүе. Узган ел анда, пандемия зәхмәте булуга да карамастан, 130 меңнән артык кеше катнашкан булган. Быел исә бу санның шактыйга ишлерәк буласына өметләнәләр. Быел ул бу шимбәдә, ягъни 11 февральдә, республикабызның һәрбер район үзәгендә, шәһәр-бистәләрдә үтәчәк. Әйтик, башкалабыз Казанда бу көнне чаңгы ярышлары биш мәйданчыкта узачак. Алар: Гаврилов урамындагы Казансу тугае, Горки-Әмәт урманы, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы, Дәрбишләр бистәсендәге «Комсомол» күле. Боларга өстәп, профессиональ чаңгычылар өчен Мирный бистәсендәге яңа төзелгән чаңгы-биатлон комплексында аерым узышлар үтәчәк. Анда шулай ук җитәкчеләр, VIP-кунаклар өчен дә , шулай ук хәйрия узышларына да старт биреләчәк.Чаңгы узышлары барышында күңел ачу чаралары үткәрү дә күздә тотыла. Болардан тыш һәрбер мәктәп территориясендәге стадионнарда укучылар катнашында чаңгы ярышлары уздыру хупланачак.
Быелгы «Россиянең чаңгы юллары» бәйгесенең Татарстанда һәм башкалабыз Казанда ничек оештырылачагы хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә тәфсилләп сөйләнелде.
Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ