Логотип Магариф уку
Цитата:

14 яшьлек кыз сабагы

Гомер-гомергә табигатьтә барган тискәре үзгәрешләрне үзенең йөрәк ярасы итеп кабул иткән Европа халкы хәзер дә планетаның пластикка күмелә баруына шәхси гамәлләре белән беренчеләрдән булып протест бел...

Гомер-гомергә табигатьтә барган тискәре үзгәрешләрне үзенең йөрәк ярасы итеп кабул иткән Европа халкы хәзер дә планетаның пластикка күмелә баруына шәхси гамәлләре белән беренчеләрдән булып протест белдерде. Бүген күпләр, полиэтилен пакетлардан баш тартып, кибеткә күпкулланышлы сумкалар белән йөри, составында пластик булган товар сатып алмый һәм беркулланылышлы савыттан файдаланмый. Өлкәннәр миһербанлыгы балаларга да күчкән. Мисал өчен, 14 яшьлек швед кызы Грета Тунберг, якын киләчәктә кешелек очрашачак табигый катастрофалар хакында чаң кагып, узган ел Стокгольм парламенты каршында бер ялгызы «Климат хакына забастовка» үткәргән иде. Мәктәп укучысының йөрәк авазын бөтендөнья балалары ишетте һәм әлеге хәрәкәткә кушылды. Күптән түгел планета патриоты, Тын океанны җилкәнле яхтада кичеп, Нью-Йоркта урнашкан Берләшкән Милләтләр Оешмасы сессиясендә кабат табигатьне яклап чыгыш ясауга иреште. Грета сүзенә Европа парламенты да колак салды: аның илләрендә пластик җитештерүне тыю турында карар дөнья күрде.
«Памперс» операциясе
Кызык та инде бу кеше... Беркөнне күршемә:
«Ноутбук ачылмый тора, карап бирмәссеңме?» – дип, ярдәм сорап кергәч, гозеремне тыңлап бетермәстән: «Хәзер эшләрбез, борчылма», – дип куйды һәм, мине тынычландыру өченме, әллә үзенең электроникада остакул булуына басым ясарга теләпме: «Чүп кенә ул», – дип тә өстәде. Сүзләре йөрәгемә май булып ятса да, аның «чүп кенә» диюе уйга калдырды. Чынлап та, нигә соң әле кулдан килердәй хезмәтне ул гына түгел, күбебез шулай чүп белән чагыштырырга ярата. Чүпләү шулай җиңел булгангамы?
Чүпләве, чынлап та, җиңел – урамда туңдырманы ашап бетерүгә, төргән кәгазен җиргә бәрәбез. Поездда яки автобуста барганда, артып калган ризыкларны полиэтилен капчыкка тутырып, тәрәзәдән ыргытабыз. Урман-су буйларында ял иткән җирләребез пәри туе узган кебек була: учак урынында янмый калган кисәү башлары янында ук ничә дистә, кайчак йөзәр ел таркалмый ятачак пластик шешәләр, тартмалар ауный. «Калмагае, – дибез эчтән генә, – чүп кенә бит ул». Беребез дә шунда үзебез яши торган Табигать-ананың йөзенә пычрак ягабыз бит дип уйлап та карамый, чөнки җәмәгать урыннарында үз-үзебезне тоту культурасы җитеп бетми. Ә чүп дигәне, сиздерми генә өелә-өелә, проблема чүмәләсенә әверелә. Югыйсә шушы көннәргә кадәр нигә теләсә кайда ауный соң ул? Аның да үз урыны булырга тиештер бит инде бу җирдә?
Беркөнне шул хакта Казан тимер юл вокзалыннан Ижевскига бара торган «Батыр Фәрхетдин» исемендәге электр поездына утырырга торганда, җаен туры китереп, поезд машинисты Руфат Вәлиевкә сүз каттым.
– Үз гомеремдә эш буенча шактый күп юллар үтәргә туры килде миңа, әмма табигатьне поезд пассажирларыннан да күбрәк пычратучыларны әлегә кадәр белмим, – диде ул, күңелендә җыеп килгән уй-фикерне тыңлар кешесе табылганга сөенеп. – Кереп утыруга, тамак ялгарга керешәләр, ә ашаудан артык калдык-постыкларын тәрәзәдән томыралар. Юл читләре гел чүп. Яңа ел чыршысы кебек, чүпкә төренеп утырган яшь наратлар шундый кызганыч итеп карап кала. Кайвакыт ризык исенә юлга пошилар чыга. Поши поезд юлына чыгып басса – беттең, күпме кычкыртсаң да китә белми. Ә безгә туктарга ярамый. Нәтиҗәдә фаҗига буласы аермачык. Рейстан соң чүпле урыннар турында хәбәр иткәч, «Памперс» операциясе игълан иттеләр берчак. Махсус бригадалар җыештырырга чыкты. Пассажирлар безгә юл хакыннан күпкә кыйммәткә төшә.
Көнчыгыш Чүп континенты
Соңгы елларда чүп дигәнебез, чынлап та, чишә алмаслык дөньякүләм глобаль проблемага әйләнеп бара. Инде Җир шарын да чүп баса башлаган диләр. Әле кайчан гына космонавтлар планетаны сугыш афәтеннән саклау турында борчылып сөйләсәләр, бүген Җир тирәли бик күп космик чүп-чар – очу аппаратларының ядрә тизлегендә хәрәкәт итә торган эреле-ваклы кисәкчекләре, спутник ватыклары туплануы турында чаң сугалар. Шушы тизлек белән арта барса, 200 елдан галәмгә очарга да куркыныч булырга мөмкин дип сөйлиләр. Югыйсә чүп кенә бит инде ул.
Җирнең үзендә ни хәлләр бар соң? Аның географик атласына күз салсак, табигать белемендә күпкә артта калганыбызны күрербез. Безнең планетада хәзер яңа, Көнчыгыш Чүп континенты пәйда булган икән бит. Ул Евразия белән Төньяк Америка арасында – Тын океанда урнашкан. Аның Төмән өлкәсе сыярлык гигант чоңгылында 80 мең тонна пластик әйберләр туплаган агымнар боҗрасы хәрәкәт итә. Галимнәр шушы массаның 80 проценты шәһәр, курорт комлыкларыннан юылган, 20 се туристик теплоходлардан ташланган чүп-чардан торуын, Тын океан балыгының ел саен аны үлемгә китерүче 12 мең тоннадан артык әнә шундый чүп боткасы йотуын исәпләп чыгарганнар.
Пластик урынына – биосавыт
Җирдә ел саен 400 млрд тонна чүп җыела. Дөньяда әлеге проблема булмаган бер генә ил дә юк. Аларның барлыкка килүендә, һичшиксез, табыш артыннан куган сәүдә челтәрләренең роле дә биниһая зур. Кинәт кенә мегаполиска әйләнгән эре шәһәрләрдәге гипер-  һәм супермаркетларның киштәләре арзан пластик савытларга салынган ризыклар, тәм-томнардан сыгылып тора, алардан бушаган савытлар дөньяны тутырды. Шушы хәлләрдән соң Европа парламенты Европа бердәмлеге илләрендә 2021 елдан бер тапкыр кулланулы пластик савытлар сатуны тыю турында карар кабул итте. Алардан күреп, ниһаять, быел  Россия хөкүмәте дә пластик савытлар җитештерүне 2025 елдан тулысынча туктатырга җыенуын белдерде. Россиянең пластик базары узган гасырның
90 нчы елларында читтән китерелгән товарларга махсус салымнар кертелгәч үсеп китте. Бүген илдә шундый пластик савытлар җитештерүче йөзгә якын оешма бар. Әйдәп баручы эре җәмгыятьләрдән Мәскәүдәге «Диапозон», «Интеко», Новосибирскидагы «Фопос»ны күрсәтергә була. Шундый сорау туа: эшкуарлар, хөкүмәт карарына ияреп, барысы бергә миллионлаган керемнәреннән баш тартырмы? Табигатькә чүп әзерләсәләр дә, алар үзләренә акча эшли бит. Әлеге сорауны Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының бүлек мөдире Рөстәм Богдановка да бирдек.
– Космоска ракеталар урнаштыручы, ашкынып коралланучы илләр дә кайчан да бер уртак килешүгә килә, – диде Рөстәм әфәнде. – Әмма экологик катастрофа  барыннан да куркынычрак. Табигать кешелек яши алмаслык булып үзгәрсә, нишләргә кала? Җиребезнең суы – эчә, һавасы сулый алмаслык хәлгә җитсә, нишләрбез – шул хакта уйларга вакыт. Бердәм кузгалсак, киләчәк өметсез түгел. Пластикка алмашка череп таркала торган, табигый материаллардан ясалган биосавытлар, биотөргечләр килә. Алар ватылмый, янмый, салкын һәм кайнар ризык төрергә дә ярап тора. Бездә иң кызыклы вариант әлегә Себер эшкуарларыныкы. Алар савытларны мискантус дигән үләннән ясарга җыена.
Алга киткән сәнагый республика буларак, Татарстанда елына 10 млн кубометр калдык чүпкә чыгарыла. Шуңа да Россия Төзелеш министрлыгы Татарстанны көнкүреш калдыкларын аерым-аерым җыючы сигез төбәкнең берсе итеп билгеләгән. Республикада калдыклар белән эшләүдә территориаль схема төзелгән. Аны әзерләгәндә, шәһәр һәм авыл халкының саны, калдык чыганагы, күләме һәм куркынычлылык дәрәҗәсе исәпкә алынган. Проект авторлары шулай ук 2025 елга кадәр куелачак чүп контейнерларының күләмен исәпләп чыгарганнар. Бүген республикада макулатураны җыю белән – 22, полимерны – 27, тукыма һәм ватылган пыяланы – 9 ар, эштән чыккан аккумуляторларны – 14, кара һәм төсле металны җыю белән 84 предприятие шөгыльләнә.
– Каты коммуналь калдыкларны аерып җыю проблемасын халыкның экологик культурасын үстермичә хәл итеп булмый, – диде безгә ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгының әйдәп баручы консультанты Лилия Хәйретдинова,республикада икенчел чимал җыюны оештыруга ачыклык кертеп. – Бөтен чүп-чарны бер өемгә ыргытырга күнеккән халыкның аны башта ук сортларга бүлеп, аерым контейнерларга ташлыйсы да килмәс. Ләкин андыйлар полигоннарда сортларга бүленмәгән чүпне эшкәртү кыен икәнен аңласын иде. Әлеге яңа системаны без әкренләп халыкны күнектереп кертәбез. Подъезд каршысындагы челтәрле контейнерлар ПЭТФ шешәләре, көнкүреш химиясеннән бушаган пластик савытлар салу өчен куелды. Казанда елдан артык инде «Чиста мохит» икенчел чималны кабул итү пунктлары эшли. Системасы совет чорындагы кебек бик гади. Пластик шешәләрне, картон-кәгазьләрне, алюминий банкалар, куллану вакыты чыккан батарейкалар, неон лампалар һәм башка морфологик компонентларны акчага тапшырырга мөмкинлек бар. Полигонда алар еллар буе ачык һавада тирә-юньгә зыян салып ята. Белгечләр фикеренчә, кәгазь табигатьтә – 10 елга кадәр, консерв банкалары – 80, полиэтилен пакетлар 200 еллап, ә пыяла, гомумән, 1000 ел таркала. Шуңа күрә икенчел чималны, полигонга җиткәнче, подъезд яннарында ук сортларга бүләргә кирәк.
Капчыктан сатучылар
Ишегалдында яки урамда чүп җыюга караганда, аларны чиста тоту тагын да хәерлерәк тә соң. Әмма җен – башка, пәри – башка дигәндәй, сүз башы чүптән башлангач, һич тә чисталык турында сөйлисе килми. Бу хакта башкаланың Четаев урамындагы  11 нче йортта үзе комендант, үзе ишегалды себерүче булып эшләүче Фаил әфәнде Юнысовның да фикерен белештек.
– Калдык-постыкларны урнаштыруда комплекслы идарә системасы күптән кирәк иде, – диде ул. – Чүпне шунсыз җиңү мөмкин түгел. Элек коммуналь-көнкүреш калдыкларын алырга машина атнага ике килә иде. Хәзер көн саен килсә дә, чыгарып бетереп булмый. Әйтерсең бу кеше җиргә чүпләр өчен генә яратылган. Хуҗабикәләрнең кибеткә үз пакет-букчалары белән йөрмәүләре дә арттыра чүпне. Сатып алган бөтен әйберләре химик чималдан ясалган элпәләргә төрелгән, полиэтилен капчыкларга салынган бит.
Комендант хаклы. Әйләнә-тирәне чиста тотарга теләгән кеше пластик пакетлар урынына гади тукыма букчалар кулланса, үзенә дә файда гына буласы. Аз булса да, акчасы да янга калачак бит. Альтернатива буларак, Россия төбәкләрендә азык-төлекне төрүдән баш тарткан сәүдә йортлары да күренә башлаган инде. Тиздән Казанда да сатып алучыга үз савытларыннан (төрле контейнерлар, банкалар, капчыклар) файдалану мөмкинлеге тудырылган кибетләр пәйда булачак. «Эссен» сәүдә челтәренең 2020-2021 елларда Татарстандагы кибетләрендә продукциясен, химик савыт-сабага, химик букчага салмыйча, капчыктан («Zero Waste» концепциясе кысаларында, ягъни калдыксыз) ваклап сатарга җыенуын ишеттек. Җәйдән башлап, әлеге компаниянең үз челтәрендә «кибет эчендә кибет» форматында он, ярма, шикәр комы кебек чәчелмә товарлар белән уңышлы сәүдә итүенең шаһитлары булдык. Мондый яңалыкны күпләр уңай кабул итәр дип ышанасы килә.
Сүзне чүптән генә башлаган идек югыйсә. Никадәрле казынырга туры килде. Вәт!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ