Логотип Магариф уку
Цитата:

180 нче урта мәктәптә Әлифба бәйрәме

Атна азагында Идел буе районы 180 нче гомуми урта белем мәктәбенең  1 нче сыйныф укучылары Балачак иленең иң  олы, иң сөекле бәйрәмен уздырдылар. Укучыларның һәркайсы тырышып  укырга, м...

Атна азагында Идел буе районы 180 нче гомуми урта белем мәктәбенең  1 нче сыйныф укучылары Балачак иленең иң  олы, иң сөекле бәйрәмен уздырдылар. Укучыларның һәркайсы тырышып  укырга, матур итеп язарга, сәнгатьле  итеп шигырьләр сөйләргә өйрәнеп килгәннәр иде. Ул гынамы, нәнүсләр белем дөньясына  алып кергән  галиҗәнап  Әлифбага рәхмәт  әйтеп төрле җырлар, биюләр башкардылар.  Бәләкәй дусларыбызның беренче укытучысы  Рузилә Фәттахова белән  татар фольклоры кабинеты җитәкчесе Мәдинә Хәйретдинованың  сабыйларны әлеге тантанага зурлап әзерләүләре   нәнүсләрнең сәхнәдә башкарган чыгышларыннан ук  күренеп торды. Аларның мәктәп сәхнәсеннән  Габдулла Тукайның ”Кәҗә белән Сарык”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы” кебек әсәрләре буенча музыкаль композицияләр  башкардылар.  Балалары һәм дусларының чыгышларын карарга дип килгән ата-аналар һәм өлкән сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашучы нәниләрнең чыгышларын тын да алмый карап утырды.  Мөгаен, туган тел бәйрәме кунакка килгән һәркемнең күңелендә милли хисләрне уяткандыр. Туган телең исән булганда  күңелдән горурлык китми шул.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ