Логотип Магариф уку
Цитата:

200 мең укучы туган як буйлап бушлай сәяхәткә бара

Быел 200 мең укучы туган як буйлап бушлай сәяхәткә китәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.Россия хөкүмәте «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты к...


Быел 200 мең укучы туган як буйлап бушлай сәяхәткә китәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.




Россия хөкүмәте «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында мәктәп сәфәрләре программасына 1 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу турыда утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин әйтте.
Россия Премьер-министры искәрткәнчә, мәктәп укучылары өчен туристик программа узган ел эшли башлаган. Анда 18 регион катнашты, ә хәзер тагын 11 регион кушылды. 2022 елда программаны тормышка ашыруга 500 млн сум бүленгән иде, анда 100 мең мәктәп укучысы катнашты.
Программа кысаларында балаларга күчеп йөргәндә уңайлы булсын өчен, кыска сәфәрләр күздә тотыла. Маршрут сайлаганнан соң, экскурсияләр һәм кунакханәләр, балалар һәм ата-аналар программада катнашуга гариза бирә ала. Аның үзенчәлекләрен төбәкләр мөстәкыйль билгели.

Фәния Лотфуллина


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ