Логотип Магариф уку
Цитата:

2022 елда 300 дән артык яшь галим торакка сертификатлар ала алачак

2022 елда 300 дән артык яшь галим торак сертификатларын ала алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта Кабминның матбугат хезмәте хәбәр итә.«Торак сертификатлары  ул ...

2022 елда 300 дән артык яшь галим торак сертификатларын ала алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта Кабминның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Торак сертификатлары  ул  –хөкүмәт тарафыннан яшь галимнәргә ярдәм итүнең иң кирәкле чараларының берсе», – диде Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россиянең 27 төбәгеннән яшь тикшеренүчеләрнең 133 гаризасы сайлап алынган инде.
Торакка сертификат алу өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары белем бирү фәнни яисә мәгариф оешмасында кимендә биш ел эш стажы кирәк. Шулай ук дәгъвачыларның яше 35 яшьтән яки 40 яшьтән артмаска тиеш (докторлык дәрәҗәләре ияләре өчен).
Билгеләп үтелгәнчә, быел программаны киңәйтүгә өстәмә рәвештә 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Ул икътисадка ярдәм итүнең беренче чираттагы чаралары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ