29 нчы апрельдән Казаннан Таулы Алтайга туры авиарейслар җибәреләчәк

29 нчы апрельдән Nordwind авиакомпаниясе Алтай Республикасына туры рейслар башкара башлый. Очышлар атнага өч тапкыр – дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.

Казаннан самолет 00:45 сәгатьтә китәчәк һәм Таулы Алтай аэропортына 8:10 сәгатьтә киләчәк. Кире очыш 9:15 тә башкарылачак, Казан аэропортына төшү 8:50 дә планлаштырылган. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Пассажирлар юлда өч сәгать ярым булачак.

Очышлар Boeing 737-800 самолетларында башкарылачак, аларда урыннар 189 пассажир өчен каралган.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.