Логотип Магариф уку
Цитата:

«Tamga» һәм мәктәп

Кариев театрында яңалыклар, вакыйгалар көннән -көн кайный. Бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә кариевлылар «Tamga» режиссёрлар лабораториясе театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерләя...

Кариев театрында яңалыклар, вакыйгалар көннән -көн кайный. Бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә кариевлылар «Tamga» режиссёрлар лабораториясе театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерләячәкләре турында хәбәр итте. Биредә ул алты көн дәвамында барачак. 24 апрельдә аларны үз күзләребез белән күрә һәм бәяли алабыз.
Быел «Tamga»  мәктәп темасын сайлаган. Ни өчен әлеге тема кызыклы?
 «Мәктәп дигәндә, парта артында утыру, дәрес барышы турында  гына сүз бармый. Теманы без киңрәк колач белән алдык. Режиссёрларыбыз четерекле темалар күтәрәчәк.  Ни дәрәҗәдә без беләбез бүгенге баланы? Яшүсмер һәм аның яшәеше, омтылышлары, проблемалары турында сөйләшергә чакырабыз. 19 - 24 апрель көннәрендә җанлы, энергия алмашуга корылган атмосфера булыр дип ышанып калабыз», – дигән сүзләрен җиткерде Г.Кариев театрының яңа директоры Луиза Шарова.
Лабориториядә Мәскәүдән килгән өч яшь режиссёр катнаша: Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Александр Кудряшов. Сөмбел Гаффарованың «Самат һәм Кара Король» пьесасы,  Дана Сидеросның «Всем кого касается» пьесасы , Америка язучысы Селеста Ингның «Все чего я не сказала» романы буенча эсзкизлар  күрсәтеләчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ