Логотип Магариф уку
Цитата:

Арифметиканың тискәре ягы бармы?

Күптән түгел баланы ментальная арифметика буенча дәресләргә йөртү турында уйландым. Бу тема буенча күбрәк мәгълүмат өйрәнә башладым. Ментальная арифметика нәрсә ул?! Бу баланы санарга өйрәтү генә түге...

Күптән түгел баланы ментальная арифметика буенча дәресләргә йөртү турында уйландым. Бу тема буенча күбрәк мәгълүмат өйрәнә башладым. Ментальная арифметика нәрсә ул?! Бу баланы санарга өйрәтү генә түгел, ә интеллектны үстерү системасы, ул балаларга да, олыларга да туры килә икән. Мондый математика ярдәмендә бала катлаулы математик мисалларны уйда санарга өйрәнә. Моннан тыш, ул хәтер, концентрация һәм логик фикер йөртүдә дә ярдәм итә.
Ментальная арифметиканың уңай якларын карап үтик.  Беренчедән, бу – интеллект һәм логик фикерләү үсеше. Икенчедән, әлеге арифметиканы үзләштергән балалар бер үк вакытта ике эшне башкара ала. Мәсәлән, ментальная арифметика белән шөгыльләнүче балалар мисалларны санаган арада, җырда җырлап тора ала икән. 
 Әлеге уңай  яклардан тыш, балаларда рәвешле (образлы) фикерләү сәләте дә барлыкка килә.
Әлеге арифметика белән  шөгыльләнүнең тискәре якларын да карап үтик.
Укырга кергән бала менталка белән шөгыльләнә башлагач, мәктәптә кыенлыклар туарга мөмкин, чөнки беренче сыйныф укучылары санарга гына өйрәнгән арада,  арифметика белән шөгыльләнүче балалар инде ике санлы саннарны санарга өйрәнгән була. Мондый дәресләрнең тагын бер әһәмиятсез ягы – бала мәктәп программасыннан алда бара һәм ул дәресләрдә күңелсезләнә башлый. Анда мәктәп программасы кызыксыну уятмаска мөмкин.
Гөлназ Гайнуллина
автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ