Аналык бизендә яман шеш 78 хатын-кызның берсендә очрый.
Республика онкологик диспансеры табибы Суфия Сафина бу хакта Казанда онкологлар конференциясендә сөйләгән иде.
«Күкәйләлекләрдә яман шешкә китерүче алшартлар берничә: кешенең яше, гинекологик авырулары, балалар табуы, балага уза алмавы, туклану факторлары. Кемнәрдәдер бу алшартлар булып та, рак белән авырмаска мөмкин. Ә бернинди куркыныч факторы булмаса да, яман шеш белән авыручылар бар», — диде ул.
Суфия Сафина әйтүенчә, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, аналыкта яман шеш авыруы булган пациентларның 44 проценты гына дәвалау стандарты буенча күрсәтмәләрне үтәгән. Табиб, күкәйлекләрендә яман шеш булып, тиешенчә дәваланмаган хатын-кызларның 70 процентында беренче тапкыр дәваланганнан соң чирләре кабатланырга мөмкин булуын искәртте.