Логотип Магариф уку
Цитата:

80 ел узса да, хәтеребездә әле

Мәктәбебездә Россия Хәрби дан көне билгеләп үтелде. Истәлекле көннәр календарена карасаң, 7 ноябрь  Россиядә Хәрби дан көне итеп 1995 елның 13 мартында  кабул ителгән "Россиядә хәрби дан һәм...

Мәктәбебездә Россия Хәрби дан көне билгеләп үтелде. Истәлекле көннәр календарена карасаң, 7 ноябрь  Россиядә Хәрби дан көне итеп 1995 елның 13 мартында  кабул ителгән "Россиядә хәрби дан һәм истәлекле көннәр турында"гы  федераль закон нигезендә гамәлгә кертелгән. Моннан 80 ел элек, 1941 нче елның нәкъ шул көнендә Мәскәүдә  – илебезнең төп мәйданы булган Кызыл мәйданда Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгына багышлап хәрби парад уза. Гитлерның Мәскәүне алу буенча булган “Тайфун” планы буенча бу көнне башклабызда фашистларның хәрби парады узарга тиеш була. Инде чакыру кәгазьләре таратылган, Берлиннан тантанада кию өчен мундирлар җибәрелгән була. Ләкин фашистларга, аларны киеп, илебезнең төп мәйданыннан узарга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы көннәрендә зур хәрби парад уздыру сугышчыларның рухи көчен арттыруга, илебез халыкларының җиңүгә ышанычын, хәрби-патриотик рухын ныгытуга юнәлдерелгән була.
Кызыл мәйдандагы парадтан сугышчылар турыдан-туры фронтка киткән. Ә фронт сызыгы ул көннәрдә Кызыл мәйданнан берничә километр читтәрәк кенә узган. Халык бу канкойгыч сугышта җиңеп чыгуга ышаныч белән караган. 
Бу истәлекле датаның 80 еллыгына багышлап үткәрелгән митингта укучыларыбыз әнә шулар турында ишетте. Шулай ук кинохроник материал, Башкомандующий И.В.Сталинның парадта сөйләгән чыгышы да укучыларны битараф калдырмады.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ