Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әбием» торты

Хуҗабикәләргә ни пешерим дип баш вата торган заман түгел. Интернет челтәрендә һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ризык пешерү ысулларының үз ашханәмдә сыналып, бик уңышлы дип килеп чыкканнарын укучы...

Хуҗабикәләргә ни пешерим дип баш вата торган заман түгел. Интернет челтәрендә һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ризык пешерү ысулларының үз ашханәмдә сыналып, бик уңышлы дип килеп чыкканнарын укучыларга да тәкъдим итәм.
«Әбием» торты
Кирәкле әйберләр:
Крем өчен:
20% лы 500 г каймак
4 аш кашыгы шикәр комы
Камыр өчен:
3 йомырка
100 г шикәр комы
100-150 г куертылган сөт
(сгущенка)
1 кап ванилин
1 кап көпшәкләгеч (разрыхлитель)
1,5 стакан он
Әзерләү:
Иң элек кремны әзерлибез.
Кашык белән генә болгатып,
1-2 сәгатькә суыткычка куябыз.
Камыр өчен иң элек йомырка белән шикәр комын агарганчы күпертәбез. Аннан куертылган сөт, ванилин, көпшәкләгеч һәм он кушабыз. Камырны өч өлешкә бүлеп, духовкада пешерәбез.
Коржлар суынгач, крем ягабыз. Тортны бизәү өчен, эретелгән шоколад кулланырга була.
Чулпан Филиппова, хуҗабикә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ