Абитуриентлар нинди һөнәр сайлый?

«Бар һөнәрләр дә бик яхшы, теләгәнен сайлап ал» дигән дә диюен шагыйрь абзагыз. Халкыбызда да «Егет кешегә җитмеш һөнәр дә аз, ә кыз кешегә – кырык төрле һөнәр» дигән гыйбарә дә бар. Ә һөнәрләргә килгәндә, дөньяда 40 меңләп төр профессия генә бар икән. Әле шунысы да бар: кайбер һөнәрләр берничә белгечлекне үз эченә ала.

Көннәр язга авыша барган саен чыгарылыш сыйныф укучылары күңелен «Кем булырга? Кайда укырга? Кайсы һөнәрне сайласам, тормышта үз урынымны таба алырмын икән?» дигән сораулар ныграк бимазалый башлый. Күбесе, югары уку йортын сайлаганда, юрист я икътисадчы һөнәренә өстенлек бирә. Әлбәттә, әлеге белгечлекләргә ия булганнарга үз карьерасын булдыру мөмкинлекләре зуррак. Тик югары, уку йортларының эте дә, бете дә дигәндәй икътисадчы һәм юрист «әтмәлләп» чыгаргач, бу һөнәр кешеләренә эшкә урнашканда конкуренциянең дә шактый зур булганлыгын онытмаска кирәктер.

Соңгы биш ел эчендә иң дәрәҗәле, иң зур ихтыяҗ булган, югары белем таләп ителә торган түбәндәге ун һөнәрне дә әйтеп үтик (исемлек һөнәрләргә ихтыяҗның кимү тәртибендә төзелгән): 1. Программист. 2. Чит тел белгән секретарь-референт. 3. Инженер-технолог. 4. Бухгалтер. 5. Дизайнер. 6. Сату буенча менеджер. 7. Реклама буенча менеджер. 8. Офис менеджеры. 9. Юрист. 10. Логистик.

Без үсмер чакта  югыйсә күбесенең хыялы космонавт булу иде. Ә хәзер XXI гасыр вундеркиндларын бик үк кызыксындырмый инде. Артык көч түкмичә генә кесә ягын калынайту мөмкинлеге бирә торган һөнәрләргә хушлары китә аларның. Заманы акчага корылган булгангадыр инде. Шуңамы Россия яшьләре арасында финансист, иминият агентлыгы хезмәткәре, нефтьче, теш табибы, маркетолог һөнәрләре бик тә популяр. Тик шулай да авылларыбыздагы татар мәктәпләрен тәмамлаучыларның бу нисбәттән мөмкинлекләре чикле шул: урта мәктәп тәмамлаган очракта да күбесе я укытучы, я шәфкать т уташы һөнәрен сайлаудан ары узмый. Алары да – изге һөнәрләр үзе. Тик авыл мәктәбе укучыларының бик күбе, БДИны русча бирүдән өркеп, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга укудан читләшә. Югыйсә алар арасында Гыйлем Камай, Камил Вәлиевләрнең фәнни казанышларын дәвам иттерердәй химик һәм физиклар да тәрбияләнгән булыр иде ләбаса. Татар баласы тора-бара машина руле борырга, я булмаса авылдан көнаралаш Казанга килеп, каравыл торып көн күрергә генә тиеш түгелдер бит инде?! Һәркем үз күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлап, гомере буе аннан тәм, күңеленә рухи ләззәт алып, җитеш тормышта яшәсен иде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: pixabay.com

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.