Логотип Магариф уку
Цитата:

Акбай инглизчә дә өрсен

Аралашу, тәҗрибә алмашу ягыннан бик мөһим мондый күрешүләр. Күзгә-күз аралашуның нинди зур нигъмәт булуын таҗлы вирус афәте бик яхшы аңлатты, дип бәяләде укытучылар җыеның мәгариф идарәләренең милли м...

Аралашу, тәҗрибә алмашу ягыннан бик мөһим мондый күрешүләр. Күзгә-күз аралашуның нинди зур нигъмәт булуын таҗлы вирус афәте бик яхшы аңлатты, дип бәяләде укытучылар җыеның мәгариф идарәләренең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары.
 
Методистларны иң әүвәл башкалабызның 12нче кызлар гимназиясенә алып бардылар. Күп кенә педагоглар анда атаклы язучыбыз Туфан Миңнуллин музеен бик ошатты. Аны тыйнак кына “мемориаль зал» дип атаганнар. Залда әдипнең шәхси әйберләре күп булмаса да, биредә Туфан абый хакында шактый гына мәгълүмат тупларга өлгергәннәр. “Уку елы азагында иң яхшы, иң булдыклы укучыга Туфан беләзеге бүләк итәбез, биш тырыш укучыга Туфан премиясе бирелә. Иң әһәмиятлесе: ел саен Туфан Миңнуллинга багышлап конференция уздырабыз. Быел “Туфан мәктәбе” эшли башлады. Әүвәл шагыйрь Разил Вәлиев килде, икенче очрашуга әдипнең кызы Әлфия Миңнуллинаны чакырдык. Укуда да сизелерлек уңышларыбыз бар. Былтыр республика олимпиадаларында биш кенә призлы урын яуласак, быел ундүрт кызыбыз шатландырды. Ата-аналар гаилә бәйрәмнәренә аеруча яратып килә,” – дип чыгыш ясады кунаклар алдында гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова.
17нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Абдуллинаның “Китап укырга ничек өйрәтергә?” дигән дәрес үрнәген дә методистлар кызыксынып тыңлады. Н. Светловскаяның нәтиҗәле уку технологиясенә нигезләнеп корган икән мөгаллимә үз дәресен. Язучы Рәмзия Габделхакованың бер хикәясе мисалында укучыларны әдәби әсәр белән ничек кызыксындырып булуын күрсәтте анда Рәмилә ханым.

Аннан методистларны 101нче “Ясам” дигән полилингваль балалар бакчасына алып бардылар. “Мондый бакчага мин үзем дә йөрер идем,” – дип тел шартлатты аны гизеп, тәрбиячеләрнең балалар белән ничек шөгыльләнгәнен күргәч җыенга килүчеләр. Тәрбиячеләр балалар белән бергә ясаган “Тимербай” мультфильмы, дивардагы бизәкләр, язулар (алар татарча, инглизчә, русча) –нечкә зәвыклы осталар алынганлыкка мисал. “Балалар телне аерым бер персонаж, аерым бер тәрбияче белән тиңләштермәсен иде дип тырышабыз. Акбай инглизчә дә өрсен. Джон татарча да сөйләшсен. Бездә авторлык уеннары күп,” – дип сөйләде үз эшчәнлекләре турында бакча җитәкчесе Лилия Галиева. Аның туган телебезгә мөгамәләсе сокландырды. “Мин татарча яхшы аңласам да, иркен сөйләшә алмыйм. Үзем Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Татарча белмәвемә син гаепле, дип әниемә әйттем. Үзем бу хатаны кабатламадым. Ике кызым да татарча яхшы белә, иркен сөйләшә,” – дип сөйләде мөдирә ханым.

– Бакча мөдиренең үзенә дә, эшчәнлекләренә дә исем китте. Барча УМКлардан баш тартып, яңа төр авторлык программалары белән эшлиләр икән. Тел үстерү, төрле телләрдә сөйләштерү, аралаштыру максаты куелган. Ниндидер китаптан, дәреслектән күрсәтеп кенә яңа телне үзләштереп булмый. Аралашкан вакытта гына телне аңлап, истә калдырып була,” – дип тәэсирләре белән уртаклашты, аерым алганда, Мөслим районы мәгариф идарәсе методисты Нурания Шәймәрданова.

Рәшит Минһаҗ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ