Логотип Магариф уку
Цитата:

Актлар залы М.Шәймиев исемен өйртәчәк

Л.Н.Толстой исемендәге Филогогия һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасындагы актлар залы Татарстан Республикасының беренче президенты, Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк. Б...

Л.Н.Толстой исемендәге Филогогия һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасындагы актлар залы Татарстан Республикасының беренче президенты, Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк. Бу хакта  «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Ике ел элек Казан федераль университетының Tataristica үзәге татар теленә, әдәбиятына, тарихына һәм мәдәниятенә карата актуаль сорауларга багышланган фикер алышулар башлаган иде. Эшнең максаты мәдәният өлкәсендә иҗтимагый фикерләрне өйрәнү һәм аерым мөһим мәсьәләләрне чишелешен эзләү булды. Әлеге эшне башлап җибәрүче буларак Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залы өченче катта урнашкан. Зал эчен тулаем яңача ремонт эшләре көтә. Әмма Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залының рәсми ачылышы әлегә билгеләнмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ