Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга укучылары йөзәргә өйрәнә

Чулман белән Тойма елгалары куенында урнашкан борынгы Алабуга каласында яшә дә, судан куркып, йөзә белмәсәң, ояты ни тора! Алабуга мәктәпләрендә белем алучы балаларның кечесенә кадәр шундый фикердә. Ә...

Чулман белән Тойма елгалары куенында урнашкан борынгы Алабуга каласында яшә дә, судан куркып, йөзә белмәсәң, ояты ни тора! Алабуга мәктәпләрендә белем алучы балаларның кечесенә кадәр шундый фикердә. Әнә 2 нче сыйныфта укучы Самат Низамов сыйныфташлары белән бергә атнасына өч тапкыр бассейнга йөри. Алар быел Алабуга мәктәпләрендә кертелгән программа буенча йөзәргә өйрәнә.
Йөзү дәресләре ике өлештән тора. Беренчесе октябрьдә башланган иде, икенчесен кышкы каникулдан соң дип торалар. Малайлар һәм кызлар 36 сәгать эчендә йөзәргә өйрәнәчәкләр. Аларны спорт мәктәпләре тренерлары һәм инструкторлары өйрәтә. 

Курсның беренче яртысы узды Инде һәм беренче нәтиҗәне чыгарырга була. Татарстанда әлегә кадәр мондый программаның булганы юк иде әле, Алабуга бу җәһәттән пионер булды. Күп кенә төбәкләрдә моңа охшаш программалар ата-аналарның өлешчә катнашуы, ягъни күпмедер дәрәҗәдә акчалата кертеме белән гамәлгә ашырыла, ә Алабугада исә чыгымнарның күп өлешен муниципалитет үз өстенә алды, шулай ук эшмәкәр Вадим Махеев финанслауда катнаша. Әйтергә кирәк, ул – Алабуга районында әлеге программаны тормышка ашыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. 
− Автобуслар балаларны вакытында китерә һәм алып китәләр, аларны каршылыйлар, беркем дә чишенү-киенү бүлмәләрендә өелеп тормый. Су нормага туры килә. Җылылыгы  –29 градус, һава температурасы − 32 градус. Бу – балаларга өйрәнергә уңайлы булсын өчен шулай, − ди ул.
Проектта 954 бала катнаша, шуларның 836 сы – шәһәр мәктәпләреннән, ә 118 укучы «Адымнар» полилингваль комплексыннан. Күмәк өйрәтү программасы буенча аларның үзләрендә күнегүләр үткәрелә.
Кышкы каникулдан соң оештырылачак төркемдә исә авыл мәктәпләре укучылары булачак. Алар өчен дәресләр Хлыстово авылындагы бассейнда алып барылачак. Ә инде Алабугадагы 8 нче урта мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары үзләрендәге төзекләндерелгән бассейнда шөгыльләнәчәкләр.

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ