Логотип Магариф уку
Цитата:

Аллаһ, сакланганны саклармын, дигән

«Ура, җәйге каникуллар! 2нче сыйныфны тәмамладык!» – дип шар ярып кычкырды ана... Әлеге мәзәкне ишеткәнегез бардыр. Дөрестән дә, җәй айларын күпләр көтеп ала. Сабыйлар яшел үләннән тәүге адымнарын атл...

«Ура, җәйге каникуллар! 2нче сыйныфны тәмамладык!» – дип шар ярып кычкырды ана... Әлеге мәзәкне ишеткәнегез бардыр. Дөрестән дә, җәй айларын күпләр көтеп ала. Сабыйлар яшел үләннән тәүге адымнарын атласа, зуррак балалар су коену, ял итү,  лагерьга бару, әбисенә авылга кунакка кайту турында хыяллана.
Авылдагылар исә, киресенчә, шәһәрдәге туганнарына бармакчы.  Җәй  балалар өчен ял булса да, ата-
аналарның ял итәргә вакыты юк, чөнки алар җәйге ялда баланың ялын оештыру, аның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән мәшгуль. Авылдамы, шәһәрдәме, лагерьдамы – ваемсызрак булсаң, куркыныч   сагалап кына тора. Шуңа күрә ата-аналарга һәм балаларга җәйге айларда   аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аллаһыбыз да, сакланганны саклармын, дигән бит.
Кайда яхшырак?
Өлкәннәр фикеренчә, баланың авылда, әби-бабалары янында ял итүе бернинди куркыныч та тудырмый. Бу чорда ата-ана тыныч, чөнки баласы кайгыртучан әби белән бабай күзәтүе астында. Чыннан да, алар оныкларын ярата, игътибар үзәгендә тота. Әмма авыл җирендә  дә өлкәннәр баланың һәр адымын күзәтеп бетерә алмый. Димәк, авылга җибәрер алдыннан балалар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү зыян итмәс. Ягъни таныш булмаганнар белән аралашмау, ялгыз гына сулыкларга бармау, агач башына менмәү, әби-бабай сүзен тыңлау...
Шәһәрдә куркынычсызлык чараларын үтәү турында бигрәк тә онытырга ярамый. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен балалар мәйданчыклары көн саен эшли. Анда йөгереп йөрмәү, биек баскычларга менмәү, таганда каты атынмау турында кисәтү урынлы булыр.  Урта мәктәп яшендәге балаларны ролик, гироскутер, электросамокат һәм велосипедта йөрү кызыксындыра. Боларның барысын да куркынычсыз урыннарда башкару мөһим. Ял көннәрендә гаилә белән бергә ял итү тагын да яхшырак булыр.
Су шаяртуларны аңламый
«Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...» Габдулла Тукайның әлеге шигъри юлларын укыганда ук, су коену теләге уяна. Җәй көне су керү – эсселектән котылуның бер чарасы, билгеле. Авылда сулыклар күп. Шәһәр җирендә елгага бару зур кыенлык тудырса, авылда елга бакча артында гына.   Тик су коеныр алдыннан берничә кагыйдәне искә төшерү зыян итмәс. Суга өлкәннәрдән башка керү дөрес булмаса да, ата-ананың вакыты булмау сәбәпле, балалар елгага үзләре генә китәргә мәҗбүр.
Күптән түгел телевизордан бер психолог консультация вакытында, ата-аналар арасында яшүсмер баласын дуслары белән елгага җибәрү-җибәрмәү турында бәхәс туа, дип сөйләгән иде. Диалогтан өзек:
– Ул бик яхшы йөзә. Аны мин өйрәттем. Аның белән диңгездә йөзүебезне үзең дә хәтерлисең, – ди әтисе.
– Әйе, хәтерлим. Тик ул вакытта син янәшәдә идең. Ә синнән башка аңа куркыныч, – дип каршы килә әнисе.
Ата кеше көчле һәм мөстәкыйль егет үстерергә омтыла, ә әнисе ниндидер бәхетсезлек килеп чыкмасын дип борчыла. Һәркем үзенчә хаклы. Тормыш булгач, бик яхшы йөзүчеләрнең дә, башкаларны коткарып, үзләре бәхетсезлеккә тарыган очраклар бар. Бу хакта онытмаган ата-ана, әлеге фактны игътибардан җуймыйча, баласын дуслары белән елга буена үзе алып барырга һәм баланың үз-үзен тотышын күзәтергә, шулай ук сулыкның куркынычсызлыгын тикшерергә карар кылыр иде.
  Өлкән сыйныф укучыларының куркынычсызлык турында билгеле бер күзаллаулары бар, һәм ата-аналарның аларга ышаныч дәрәҗәсе дә югарырак.   Әмма аларга да ата-ана белән элемтәдә тору һәм сулыкларда үз-үзеңне тотуның түбәндәге кагыйдәләрен белү комачау итмәс: 

  1. Таныш булмаган урында, күпер астында, бөя (плотина) алдында су коену тыела.

  2. Суның тирәнлеген белмәгән килеш, биек урыннан суга сикермәгез.

  3. Су коенганда шаярмагыз, уйнамагыз, бер-берегезнең кул-аякларыннан тотмагыз.

  4. Ач карынга коенмагыз.

  5. Ялганлап, ярдәм сорап кычкырмаска.

  6. Суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, акрынлап керү мөһим.

  7. Суда 30 минуттан да озак булмаска.

  8. Бата башласагыз, куркуга бирелмәгез. Курку – иң начар юлдаш.

  9. Ярдәмгә чакырып кычкырыгыз.

  10. Аркага ятыгыз, кулларыгызны киң итеп җәегез, тынычланыгыз, берничә тирән сулыш алыгыз.

  11. Йөзә белмәгән килеш, башкаларга ярдәм итәргә ашыкмагыз.


Шырпы – дус та, дошман да
Янгын сүндерү хезмәткәрләре терминологиясендә балалар шуклыгы аркасында чыккан янгын дигән сүзләр бар. Статистика буенча, Рос-
сиядә һәр егерме янгынның берсе балалар шуклыгы яки ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Балалар, өйдә ялгыз калганда, үзләренә нинди дә булса шөгыль эзли. Өстәл өстендә яткан шырпы кабына күзләре төшсә, көт тә тор – бала шырпы сызып караячак. Төрле материалларга ут төртеп карау,  шырпы белән эш итү күнекмәләре булмау, кагыйдә буларак, балалар һәм тирә-юньдәгеләр өчен күңелсез нәтиҗәгә китерә. Еш кына, өлкәннәргә ияреп, балаларның тәмәке тарта башлавы да гаҗәп түгел. Ата-
ана һәм укытучы хозурына эләкмим дип, тәмәке төпчеген ташлап калдыру шулай ук янгын чыгуга сәбәп булыр-
га мөмкин. Газ приборлары белән эш иткәндә, балаларның гамәлләре аеруча куркыныч тудыра: бернинди күнекмәләре булмаган килеш, алар төшке аш әзерләргә яки газ плитәсендә чәй җылытырга омтыла.
Өлкәннәр: «Шырпы – балалар уенчыгы түгел», – дип, гел кабатлап торалар. Янгынны кисәтү җиңелрәк булуы турында да еш ишетәбез, тик, кызганычка каршы, бу кагыйдә  нигәдер үтәлми. Ә бит янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәү – үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куймау дигән сүз. Балаларның утка  тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңыннан ычкынмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә, өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә даими кабатлап торабыз: сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә бала кулына шырпы  килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә. Әлеге кагыйдәләрне балалар гына түгел, өлкәннәр дә колакларына киртләп куйсын иде:

  1. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, шырпы, ут кабызгычлар, фейерверклар, шәмнәр, бенгаль утлары белән уйнауның янгынга китерүе, өйдә генә түгел, ә бәлки  ишегалдында,  басуда һәм урманда да ут белән сак эш итәргә  кирәклеген аңлату зарур.

  2. Балаларга кабызылган электр һәм газ приборларын, шулай ук янып торган мичләрне карарга кушып калдырмагыз.

  3. Шырпы, кабызгыч, керосин, бензин һәм башка куркыныч сыек-
    лыкларны балаларның кулы җитә торган урыннарда саклауга юл куймагыз.

  4. Янгын вакытында карават астында да, шкафта да яшеренергә ярамаганлыгы турында аңлатыгыз.

  5. Янгын вакытында 01, 112 номерларына шалтыратырга (үз адресыңны, телефоныңны, фамилияңне һәм нәрсә янганын сөйләргә) кирәклеген баланың исенә төшерегез.


Әти-әниләр колагына!
Балаларыгыз бәхетсезлеккә юлык-
масын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:

  1. Балаларыгызны үзен генә өйдә, урамда, машинада калдырмаска тырышыгыз.

  2. Балаларыгызның үзе яши торган йорт адресын һәм телефон номерын белүен һәрдаим тикшереп торыгыз.

  3. Балаларыгызның фикерен игътибар белән тыңлагыз, аны хуплагыз, сезнең арада бер-берегездән яшерен серләр булмасын.

  4. Сезнең балаларыгыз кайбер кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә яраганлыгын белергә тиеш. Мисал өчен, полиция хезмәткәрләренә, кибеттәге сатучыга.

  5. Җәмәгать урыннарында югалган очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген балаларыгызга аңлатыгыз.

  6. Балаларыгыз бары тик әти-
    әни, әби-бабай күзәтчелегендә генә уйнарга яраганлыгын аңларга тиеш. Өлкән яшьтәге шикле кеше очраса, сакланырга һәм тиз арада качып китәргә икәнлеген белергә тиеш.

  7. Балаларыгызга кая, күпме вакытка киткәнлекләрен әйтеп китәргә, караңгы төшкәнче кайтырга кирәклеген аңлатыгыз.

  8. Әти-әниләр рөхсәт иткән юлларда йөрергә һәм урыннарда гына уйнарга кирәклекне балаларыгызга аңлатыгыз. Яктылык аз төшкән урамнардан, кешесез урыннарда йөрмәскә киңәш итегез.

  9. Балаларыгыз исләрендә калдырсын: әти-әниләр рөхсәтеннән башка беркайчан да чит кешедән тәмле әйберләр, бүләкләр, акчалар алмаска, машинага утырып китмәскә кирәк.

  10. Әти-әниләр юк чагында чит кешеләр белән аралашмаска кирәклеген балаларыгызга аңлатыгыз.

  11. Балаларыгызга ишекне бикләп куярга, өйдә үзе генә булуын чит кешеләргә әйтмәскә кирәклеген аңлатыгыз.

  12. Балаларыгызны полиция, янгын сүндерү, шәхси ярдәм күрсәтү машиналарын чакырырга өйрәтегез.

  13. Балаларыгызга чит кешеләр чакыруы буенча аларга ияреп, йә машиналарына утырып китүнең, кай очракта хәтта ярдәм күрсәтүнең дә (мәсәлән, «югалган» эт яки песине эзләшү, әйберләр күтәрешергә булышу, фотога төшү, бергә уйнау һ.б.) куркыныч икәнен аңлатыгыз. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан әти-
    әниләрдән рөхсәт сорарга кирәклеген онытмасыннар.


 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ