Логотип Магариф уку
Цитата:

Аммар Хуссейн волонтерлар сафында

-Безнең штаб 20 марттан бирле эшли. Баштарак үзем дә өлкәннәр янына йөрергә өлгерә идем, хәзер шалтыратучылар шуның кадәр күп, чыгып йөрергә вакыт та калмый,- ди Казан штабында эшләүче студентларның б...

-Безнең штаб 20 марттан бирле эшли. Баштарак үзем дә өлкәннәр янына йөрергә өлгерә идем, хәзер шалтыратучылар шуның кадәр күп, чыгып йөрергә вакыт та калмый,- ди Казан штабында эшләүче студентларның берсе, Бөтенроссия яшьләр халык фронтының координаторы Дамир Нургалиев. Бер үк вакытта Дамир кичә 1000 нче заявканы үтәүләренә дә басым ясады.
Бу көннәрдә волонтерлар сафына Испания, Төркия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Якын Көнчыгыш илләреннән килеп Россия югары уку йортларында белем алучы студентлар да кушылган.
Без шуларның берсе – Гыйрактан килгән булачак табиб, КФУ ның медицина факультеты 3 нче курс студенты Аммар Хуссейн белән элемтәгә кердек.
- Мин биредә яшим, Татарстан миңа төпле белем бирә, монда чын дуслар таптым. Шушындый авыр вакытта битараф булып өйдә утыра алмадым. Ярдәмгә мохтаҗларга кулымнан килгәнчә булышуны үземнең бурычым дип саныйм. Бер-беребезне ярдәмнән ташламасак, без бу коронавирус дигән афәтне тизрәк җиңеп чыгачакбыз. Татарстанда кешеләргә ярдәм итә алуыма бик сөенәм. Мин инде Россиядә дүртенче ел. Беренче елны Екатеринбург каласында укыдым. Аннан Казанга килдем. Үз ватанымда соңгы тапкыр моннан 2,5 ел элек булган идем. Андагы хәлләрне дә сораштырып- белешеп торам,- ди ул.
Аммар гаиләдә иң зурысы, аннан кала да биш энесе бар. Аларның да өчесе бүгенге көндә волонтерлар сафында икән.
-Без исә икешәрләп, кайчагында өчәрләп йөрибез. Миңа ошый. 10-12 ләп гаиләдә булырга өлгердем инде. Башлыча дару, азык-төлек китерүебезне сорыйлар. Чүпләрен түгәргә дә булышабыз. Өлкән әби-бабайларның йөзләрендә рәхмәт хисләрен күрү үзе бер сөенеч,- ди Аммар.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ