Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әни миңа юл күрсәтте»

Ислам динендә әдәп-әхлак мәсьәләләренә, аерым алганда, гаилә тормышына зур игътибар бирелә. Алдагы саннарда имамнарыбыз бала хакы, ата хакы турында бәян итте. Башкалабыздагы «Бишбалта» мәчете имам-хат...

Ислам динендә әдәп-әхлак мәсьәләләренә, аерым алганда, гаилә тормышына зур игътибар бирелә. Алдагы саннарда имамнарыбыз бала хакы, ата хакы турында бәян итте. Башкалабыздагы «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакыйга ана хакы һәм, әлбәттә, әнисе – Рәшидә абыстай турында сөйләвен сорап мөрәҗәгать иттек.
Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Әниләр турында күпме генә сөйләсәң дә таманга килер. Бер сәхабә Пәйгамбәребез янына килә дә, иң элек кемгә игелек кылыйм, дип сорый. Пәйгамбәребез, әниеңә, ди. Аннан соң кемгә, дип сорагач, кабат, әниеңә, дигән җавап ишетә. Өченче мәртәбә сорагач та шул ук җавапны ала. Дүртенче тапкыр сорагач кына, Пәйгамбәребез: «Әтиеңә!» – дип җаваплый. Димәк, сезне бер үк вакытта әтиегез дә, әниегез дә чакыра икән, әүвәл әниең янына барырга тиешсең. Тулгак тотуның ни-нәрсә икәнен, көмәнле булып йөргәндә нинди кыенлыклар кичергәнен әниләр генә белә. Бала яралгы хәленнән кешегә әверелгәндә, бөтен авырлыклар әнигә килә: нинди файдалы матдә кирәк – бөтенесен нарасый әнисеннән ала. Әнә бала тапкан хатын белән тапмаганының аермасы яхшы күренеп-сизелеп тора. Шуңа күрә  Аллаһы Тәгалә, әти-әниләрегезгә изгелек кылыгыз:  картлык килде икән, аларны карагыз, игътибарлы булыгыз, догасын алыгыз; «Уф!» дип тә әйтә күрмәгез, дип боера. «Уф!» дигән сүзнең туйдырдың инде дигәнне белдергәнен барча халыклар да аңлый. 80–90 яшькә җиткәч, нишлисең, күпчелек әниләребез сабый бала хәленә керә. Кечкенә чагыбызда безгә ризыкны чәйнәп ашаткан булсалар, без дә аларга ризыкны шулай йомшартып бирергә тиеш. Әти-әниләребез безне ашатты, тәрбияләде, балигъ булгач өйләндерде, кияүгә бирде, балаларыбызны, оныкларыбызны карашты. Олыгайгач, картайгач, үзебез дә шундый бичара хәлдә калачакбыз.

Туганыгызның хәлен белешегез
Алар дөньядан  үткәч тә, үзебез үлгәнчегә кадәр, әти-әниебезнең хакы өстебездән төшми. И Раббым, әти-әниләребезнең гөнаһларын ярлыкасаң иде, ахыр барыр урыннарын җәннәттә әйләсәң иде, дип, дога кылып, аларны искә алырга тиешбез. Алар дөньядан  үтте икән, бертуган апалары, абыйлары яки  эне-сеңелләре кала. Барып аларның хәлләрен белү кирәк. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә эшебезне дөресли, хәлебезне җиңеләйтә. Бәлкем, аларга әллә нинди ярдәм дә кирәк түгелдер,  шул ук вакытта игътибар-хөрмәт күрсәтү зарур. Яннарына утырып: «Син бит әниемә охшагансың, без бер нәселдән ич», – дип, күңелләрен күрсәң, әниеңне шатландырган кебек буласың. «Тормышыгыздан бәрәкәт качса, күңелегез тыныч булмаса, бер кыенлык артыннан икенчесе чыкса, кыз туганнарыгызның хәлен белегез!» – дип нәсыйхәт биргән Пәйгамбәребез.
Мөселман кеше бер туганының хаҗәтен үти икән, Раббыбыз эшен уңайлата. Берәр туганыбызга ярдәм итәбез икән, Аллаһы Тәгалә үзебезгә булыша. Шуның өчен дә, мөхтәрәм кардәшләр, ниндидер мәшәкатегез, йомышыгыз бар икән, кардәшләрегез янына барыгыз, булышыгыз, шул чакта ябык дигән капкалар ачылыр, борчыган мәсьәләләр хәл ителер. Бер сәхабә, сугышка барганда, калканын алмый торган була. Башка сәхабәләр, нинди куәтле, гайрәтле, батыр кеше икән бу,  дип, моңа сокланып, көнләшеп карый. Бервакыт теге кеше калканын күтәреп чыга. Сәхабәләр моңардан: «Бүтән вакытта калкансыз чыга идең, нигә бу юлы калканыңны алдың?» – дип сорый. «Кичә әнием үлде. Ул һәрвакыт, Раббым, баламны исән-сау сакла, дип дога кылып тора иде. Инде әниемнең догасы киселеп калды. Хәзер үз-үземне сакларга мәҗбүрмен», – дип җавап бирә ул.
Бер сәхабә: «Әнием үлде», – дип елый. «Нигә шулкадәр елыйсың. Инде ашыйсын ашаган, эчәсен эчкән. Яше сиксәнне узган бит инде», – дип юатмакчы була иптәшләре. «Юк, мин әни үлгәнгә еламыйм, әни үлү – табигый хәл, барыбыз да шунда барасы; минем җәннәткә бара торган бер юлым бар иде, шул юлым киселде; әнием һәрвакыт миңа, игелек теләп, дога кылып тора иде», – дип җавап бирә ул. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дигән хәдис барыбызга да мәгълүм.
Бер сәхабә: «Йә Рәсүлулла, минем җиһадка барасым, дин юлында сугышасым, көрәшәсем килә; кая җибәрсәң, шунда барам», – дип,  Пәйгамбәребезгә мөрәҗәгать итә. «Синең әти-әниең исәнме?» – дип сорый аннан рәсүлебез. «Әйе, исән-сау. Алар карт инде. Фәлән җирдә яшиләр», – дип җаваплый тегесе. «Кайт та картаймыш әти-әниеңне кара. Аларның догасын, хәер-фатихасын алып яшә. Дин юлында сугышкандай әҗер-савап алырсың», – дип нәсыйхәт бирә аңа Пәйгамбәребез. Һәрнәрсә әйләнеп кайта. Ни чәчсәк, шуны урабыз. Ничек аларның хәер-фатихасын алсак, балаларыбыз да бездән шулай алырга теләр. «Улым, бездән үтте, сезгә калды», – дип әйтә иде миңа әнием. Әйе, хәзер инде бездән үтеп бара, балаларыбызга, оныкларыбызга кала. Өйләнешкән, туй үткәргән вакытлар әле кичә генә кебек иде. Менә инде кырык ел узган. Беренче балабыз әле кичә генә туган кебек иде, инде аңа кырык яшь. Балалар әти-әниләргә күрсәткән мөгамәләне күрә, шуны сеңдереп үсә. Шушы хәл үзебезгә әйләнеп кайтачагын онытмыйк.

Шәһәрдә торып, ике сыер асрадык
Биредә үз әнием – күпләргә яхшы мәгълүм Рәшидә абыстай Исхакова турында сөйләп китсәм, һич тә артык булмастыр. Ул бик ихлас, гайрәтле кеше иде. Аның  зур гыйлеме дә юк иде. Шул ук вакытта ул Коръәнне, аның тәфсирләрен укыды. Тәфсирләрнең мәгънәләрен дә өйрәнде. Ул зур галимнәрнең китапларын укып, сөйләгәннәрен тыңлап, конспектлап безгә җиткерә иде.  Без биш кыз, бер малай үстек. Ул безне эштән курыкмаска да өйрәтте. Мин 8–10 нчы сыйныфта укыганда, үзем калыплап чүәкләр тегә, базарга алып барып сата идем. Әле бүрек тегеп тә саттым. Әти-әнигә шулай ярдәм иткән чаклар булды. Ул, гадәттә, өй эше биреп калдыра иде. Әйтик, Риза Фәхреддиннең «Җәвамигуль кәлим шәрхе» китабыннан шушы битне укыйсыз да миңа сөйләп бирәсез, шуны ничек аңлаганны миңа да аңлатасыз, дип әйтә иде. Үзе кибеттә, әти заводта эшләде. Алты баланы үстерергә кирәк. Башкалабызның Мирный бистәсендә яшәп, ике сыер асраган чаклар булды. Көтү чыкмый, малны арканлап куеп ашатасың, аннан-моннан йолкып-чабып, печән әзерлисең. Силосын да алып кайтасың, башак та болгатып бирәсең. Сыер савып, каймак, катык ясап, артып калганын күршеләргә сатып үстек. Иң кадерлесе: әни дин сабаклары бирде, таләпчән булды. Өй юганда, бәрәңге алганда, башка зур эшләрне башкарганда өйлә вакыты җитсә, эшнең кызган вакыты туры килсә дә: «Гөрләп янсын эше, әйдәгез                 намазга!» – дип, тәһарәт алдырып, намаз укыта, укыганыбызны карап-күзәтеп тора иде. Артык күп көлмәгез, озак музыка тыңламагыз, артык нык хыялланмагыз, артык нык биегән, җырлаган кеше бәхетен югалта; ир хатыны булыгыз, ил хатыны булмагыз –  ихласыгыз кимер; ир кеше – хатынына, хатын кеше иренә итагатьле булырга тиеш, дип искәртеп торуын һич онытмыйм.
Апаларым, сеңелләрем – биш кыз! Бер-бер артлы өлгерделәр. Аларны кияүгә алырга килгән кешедән, кайда эшлисең, дипломың бармы, дип сорап тормады, намаз укыганын белсә тотты да бирде. Аның өчен иң кадерлесе кешенең ихлас булуы һәм намаз укуы иде. Намазың булмаса – әле син татар гына, намазлы булсаң, син инде татар-мөселман, дип тәкрарлады. Аның «Намаз уку тәртибе» китабын халык бик яратты. Бу китапны рус теленә дә тәрҗемә иттек. «Җан азыгы», «Коръән җәүһәрләре» кебек китапларын да бик теләп сатып алдылар. Йөзләгән, меңләгән кеше, «Намаз уку тәртибе» китабын укып, намазга басты. Бер генә кешене туры юлга бастыруга сәбәпче булсаң да, җәһәннәм сиңа хәрәм, җәннәт сиңа хәләл булды, дигән сүз бар. Бу көнгә күпме генә китап бастырып таратсак та, шушылай ансат кына намаз укырга өйрәткән башка китап күренми.  Мәҗлесләргә барганда, күпме кеше була, дип кызыксына иде дә, шулхәтле китап алып барып: «Җәннәткә бушлай юллама бу!» – дип бүләк итә иде.
 Өч көн буе сөйләшмәде
Армиядән кайткач, кая эшкә, укырга барсам да, миңа юллар ачык, төрле мөмкинлекләр бар иде. Кая барыйм дип икеләнеп торган вакытта, әнием Бохарада укуымны теләде. Әнинең бертуганы – Бибисара апа, әйдә, бөтен кеше дә мулла булмас, дигән сүзне ычкындырды да, миңа бу бер сылтау булды. «Әни, бөтен кеше дә мулла булмас, мин институтка барам», – дигәч, ул миңа бер сүз әйтмәде. Әйтсә, җиңелрәк булыр иде. Өч көн буе миңа бер кәлимә сүз әйтмәде, сөйләшмәде. Ризык ашамыйча, эчмичә йөрде, ап-ак булды. Әнинең бер сүз дәшмәве миңа зур шелтә, дәрес тә иде (Алланың рәхмәтендә булсын!). Мин шуннан, әнидән гафу үтендем дә Бохарага, мәдрәсәгә укырга киттем. Зәки хәзрәт Сафиуллинга Алланың рәхмәте яусын: кача-кача миңа дәрес бирде. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә бик нык ярдәм итте. Күрәсең, бик төпле белем биргәннәр: җидееллык Бохара мәдрәсәсен дүрт елда укып бетердем.
«Рәшидә апа, мине өшкерергә кирәк!», «Рәшидә апа, нигәдер хәлем юк!», «Рәшидә апа, ирем белән арабыз әйбәт түгел!», «Рәшидә апа, нишләптер балаларым тәртипсез, тыңламыйлар!» – дип, безгә еш килделәр. «Намаз укыйсыңмы әле?» – дип, аларга бер генә сорау бирә дә: «Әгәр намаз укымасаң, Аллаһ ярдәм итми», – дип үгетли иде аларны әнием.   Кайчакларда уянасы килмичә, иркәләнеп яткан вакытта, намаз йокыдан хәерлерәк, дигән гыйбарәдән бигрәк, болай тормыйча ятканны күрсә, әни нәрсә әйтер икән, дип   сикереп торганыңны сизми дә каласың.
Мөфти булып сайлангач, әни янына сирәгрәк бара башладым. Элек атнасына ике-өч тапкыр барып хәл белешсәм, атнага бер генә туры килә башлады. Сәфәрләргә дә еш йөрелә. Бер-ике атна бармый торганнан соң, хәл белешергә дип килсәм, өй тулы хатын-кыз: апалар, әбиләр. Кемдер – Уфадан, кемдер Себердән килгән, кемдер хаҗга баруда ярдәм итмәсме дип өметләнә, кыскасы, һәркайсының үз гозере. Бөтенесен өйдә кундыра. Мин бу хәлне күреп, сиңа бик зур мәшәкать бит, әллә мин боларны кунакханәгә урнаштырыйммы, дип тәкъдим иттем. Шулвакыт әнием миңа: «Тик тор! Болар – Аллаһ кунаклары! Кемнең догасы кабул буласын белмисең: аларныкымы, сезнекеме?! Менә шушы бичаралар, мескеннәр хакына Аллаһы Тәгалә сезне тәртипле, бәрәкәтле итте. Аларның догалары белән мөфти булып сайландың,  җитеш тормышта яшисең. Мин вафат булгач, алар килмәс», – диде. Шунда мин елап, әнинең кулларын үбеп гафу үтендем.
Соңгы көннәрендә әнинең 6–7 теләге бар иде. Атнакич вафат булсам, җомга гүр иясе булсам иде. Көн матур булса иде. Җомга намазыннан соң җеназама калырга мәчеттә кеше күп булса иде. Китапларым, кассеталарым җеназамда таратылса иде, дип теләп торды ул.  Алланың рәхмәте белән барча теләкләре тормышка ашты. Җомга көн иртән җан бирде. Җомгадан соң, шул ук көнне гүр иясе булды. Җеназада халык бик күп иде. Бик матур кояшлы көн булды, җирләп кайтканда, яңгыр сибәләп алды. Әнине шулай матур итеп озаттык. Миңа да шул чакта байтак кеше, кайгыгызны уртаклашам, дип әйтте. Барыбыз да Аллаһ хозурына барачак.  Мәңге яшим дип дөньяңны кара, иртәгә үлүем ихтимал дип ахирәтеңне кайгырт, дигән сүз бар. Үлемнән түгел, динсез яшәүдән куркырга кирәк. Үзем өчен, туганнарым өчен зур югалту булса да, бу – кайгы түгел. Әниеңнең хәер-фатихасын алып кала алмасаң, авырып ятып хәлен белешмәсәң, әти-әниеңнең бәддогасын алсаң, менә бу – кайгы. Туксан ике ел яшәп, аның алтмыш елын дингә багышлаган, күпме кешене дин юлына китерүгә сәбәпче булган икән, бу – шатлык, бәйрәм! 127 баласы, оныгы, торыны калган икән, бу – әнинең шатлыгы, бәйрәме, дип әйттем мин, кайгыгызны уртаклашам,  дигәннәргә. Дөрес, мин бу югалтуны соңрак аңладым. Шуны аңлагач, әни яткан бүлмәгә кереп, әни яткан караватка ятып, сабый бала кебек үкси-үкси еладым. Шуннан соң бераз тынычландым.
 Оясында ни күрсә, очканында шул булыр
Әти-әниебез безгә гаилә кору серләрен дә өйрәтте, дисәм, ялгыш булмастыр. Балаларыбызга шәхси үрнәк булсак кына, яхшы тәрбия бирә алабыз. Иң беренче тәрбияне бакча-мәктәп, институт, университет та түгел, гаилә бирә. Әниебез гайрәтле кеше булса, әтиебез Гомәр бик ипле, йомшак күңелле кеше иде. Безне бик яратты, беркайчан тавыш күтәрмәде. Шул ук вакытта алар бер-берсенә каршы килмәде. Әти белән әни бер юнәлештә, бер мәсләктә булмаса, бала икейөзле булып үсә. Кемдер ныграк иркәләсә, күбрәк юл куйса, бала шул якка авыша. Әлбәттә, балаларны ачуланып, сугып-орып түгел, йомшаклык, мәхәббәт белән тәрбияләргә, җылы, матур сүзләрне кызганмаска кирәк. Хатыным Гүзәлия белән без аларны «матурым», «кадерлем», «җанашым» дип тәрбияләргә тырыштык. Шундый сүзләр ишетелми башласа, балаларыбыз, әни, әти, нәрсә булды, әллә безгә ачуландыгызмы, дип сорый иде. Без шулай әти-әни биргән тәрбияне сеңдерергә тырыштык. Ялганламасыннар, куркак булмасыннар, дидек.
Гүзәлия дә Мирный бистәсендә яшәде, без бер мәктәптә укыдык. Мин Бохарада укыганда (безнең бер-беребезне ошатып йөрүебезне белгәнгә), әнием Гүзәлия белән якынрак танышып, әйдәле, кызым, кил, мин сиңа үзем өйрәтәм, дип аңа намазны, Коръәнне өйрәтте. Тора-бара ул гына түгел, аның бөтен гаиләсе  – әтисе, әнисе, сеңелләре, туганнары – намазга басты. Бүген дә, Аллага шөкер, Гөлфия дәү әниебез исән. Ул безгә даими дога кылып тора. Ул да әниемнең шәкерте булды, әниемне бик хөрмәт итте, бик карады. Аны, хатынымның әнисен, без «Әни» дибез. Аның догалары белән тормышыбыз көйле бара. Шул сәбәпле үземне бик бәхетле, бик бай кеше дип саныйм.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ