Логотип Магариф уку
Цитата:

Әнкарада татар хикәяләре дөнья күргән

Язучы, тәрҗемәче ФатиҺ Кутлуның беркайчан да редакциябезгә «буш кул» белән килгәне юк. Кош тоткандай нигә ерактан балкып килә дисәм, Әнкарадагы «Һәҗә» нәшриятында, татар-төрек әдәби хезмәттәшлегенең б...

Язучы, тәрҗемәче ФатиҺ Кутлуның беркайчан да редакциябезгә «буш кул» белән килгәне юк. Кош тоткандай нигә ерактан балкып килә дисәм, Әнкарадагы «Һәҗә» нәшриятында, татар-төрек әдәби хезмәттәшлегенең бер нәтиҗәсе буларак, «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе – XXI гасыр» басылып чыккан икән.

376 битле җыентыкта бүгенге көндә исән-сау утыз әдибебезнең соңгы елларда иҗат ителгән берәр хикәясе урнаштырылган (һәр хикәя ахырында  автор хакында бераз мәгълүмат бирелгән). Хезмәт Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың кереш сүзе белән ачыла. Хикәяләрне төрек теленә Фатиһ Кутлу үзе күчергән. Инде китап сатыла башлаган.

  • Әлеге җыентык якын араларда, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемә үзәге проекты буларак, Мәскәүдә рус телендә дә дөнья күрәчәк. Туган иленнән, милли мохиттән еракта көн күргән китап сөючеләр өчен бу китап зур бүләк булыр дип өметләнә- без, – дип сөйләде төрек кардәшебез. Сүз уңаеннан шуны да хәбәр итик: Фатиһ кардәшебезнең татар әдәбиятын Төркиядә таныту юлындагы бу инде унөченче китабы. Әле тагын ул Әнкарада нәшер ителүче «Кардәш каләмнәр» журналында Габдулла Тукайның 130 еллыгына һәм Аяз Гыйләҗев иҗатына багышлап ике махсус сан чыгарды.


Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ