Логотип Магариф уку
Цитата:

Анорексиядән дәва бармы?

Аны мин уртак танышларым аша беләм. Тора-бара сөяк белән тирегә калган бу кызның үзе белән  дә аралашырга туры килде. «Сине ашатмыйлар, ахрысы», – дигәнемне сизми дә калдым ул чакта.  «Бу ми...

Аны мин уртак танышларым аша беләм. Тора-бара сөяк белән тирегә калган бу кызның үзе белән  дә аралашырга туры килде. «Сине ашатмыйлар, ахрысы», – дигәнемне сизми дә калдым ул чакта.  «Бу минем юләрлектән килеп чыккан нәрсә. Ябыгыр өчен мин шактый вакыт махсус  диеталар кулландым, күп кенә ризыклардан баш тарттым. Өйдә мөмкин кадәр аз ашадым, кайчак бүрттерелгән карабодай һәм су белән чикләнә идем. Дус кызларым белән кафеда очрашканда да берни алмыйм, һәрчак үзем белән кирәкле ризыкны алып йөрдем. Ярый әле,  вакытында  үз-үземне  кулга  алып, акылыма килдем», – дип сөйләгәннәре хәтердә калган. Кызганычка, Энҗе кебек матурлык корбаны булып, сәламәтлекләрен генә түгел, гомерләрен  җуйганнар да аз түгел. Табиблар, бу җитди авыруның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин, дип кисәтеп торсалар да, күпләр әле дә булса анорексиягә бик җиңел карый. Моннан да бигрәк, араларында аны «мода»  дип кабул итүчеләр дә бар. Анорексия ничек барлыкка килә, һәм бу авыруны җиңәргә мөмкинме? Ач тору ни өчен яшәү рәвешенә әверелә? Бу хакта табиб-психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Фәридә ВОЛГИНА белән сөйләштек.

– Фәридә Мөнәвировна, анорексия ул аерым авырумы яки нинди дә булса авырудан соң өзлегүме? – дип сорадым мин аннан, үземне кызыксындырган мәсьәләне мөгезеннән эләктереп.
– Анорексия ул – сәламәтлек какшау һәм үлем куркынычы янауга да карамастан,  гәүдә авырлыгын киметү һәм шул матурлыкны саклап калырга омтылу, – дип җавап бирде, әлеге хәлләр белән якыннан таныш белгеч буларак. 
 Анорексиягә - керешкәнче, шуны белеп тору тиеш: озак  ач тору аркасында, кеше инде ашарга теләсә дә, ашказаны ризыкны кабул итми башлый
Яшь кызлар әлеге адымга әйләнә-тирәдәгеләрнең «син симез» дип көлүе яки үз гәүдә рәвешеннән үзе канәгать булмавы аркасында баралар. Күзләре төшкән егетне яулап алу өчен тырышырга маташу да булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, хәзерге вакытта нерв анорексиясе мөстәкыйль психик авыру буларак карала.
Табиб сүзләренә караганда, типик нерв анорексиясен шартлы рәвештә дүрт  этапка бүләргә мөмкин. Беренче этап – беренчел яки дисморфофобик – үзеңнең тышкы кыяфәтеңнән канәгать булмау, тазалыкның начар яклары турында уйлану, кумирың дип санаган танылган артист, фотомодель яки якын-тирәдәге кешеләрнең буй-сынына үзеңнең гәүдә төзелешең туры килмәүгә борчылу. Боларның барысына депрессив, ягъни төшенке  кәеф тә өстәлә. Әлеге этап ике елга якын дәвам итә.
Икенче этап – аноректик – депрессиягә бәйле рәвештә фигурага төзәтмәләр кертергә омтылу, «кимчелек»не бетерү өстендә эшләү: катгый диета тоту, ашаудан баш тарту, хәлдән тайганчы, физик күнегүләр ясау, эч йомшартучы дарулар эчү, чистарту клизмалары куллану, ирексезләп косу.
Өченче этап – кахектик – тән массасының 59 проценттан артыгын югалту. Бу чорда инде кеше сәламәтлек турында бөтенләй кайгыртмый башлап, ризыктан баш тартуын дәвам итә. Кахексия  үсә барган саен йөрергә хәл бетә, артериаль басым түбәнәя, эч ката, көзән җыера, аменорея башлана.
Дүртенче этап – нерв анорексия-
се редукциясе – табиблар күзәтүе астында медикаментоз терапия  һәм психотерапия ысулларын кулланып, стационарда дәвалану. Аннан соң озак реабилитация.
– Бу авыру үзен башкалардан ким дип санаучы яшь кызларда күзәтелә, дигән нәтиҗә ясау бик үк дөрес булып бетәр микән?  Гәүдәләре таза булганнарның барысы да ул чиккә җитми бит, Фәридә Мөнәвировна, – дидем мин. – Әле күптән түгел генә бер танышым улының һәр көн иртәнге 5 тә йөгерергә чыгып, 20 килограммга ябыгуы турында сөйләп торды. Ул моны вуздагы хәрби кафедрага эләгү өчен эшләгән. Бәлки, беренче тапкыр гашыйк булуы да тәэсир иткәндер.
– Бусы – бөтенләй башка хәл. Спорт белән шөгыльләнеп, фигураны камилләштерүне без – табиб-
лар да инкяр итмибез. Ләкин бу –
 бик озак ихтыяр көче таләп итә торган процесс, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. – Ә 12 яшьтән 19 яшькә кадәрге тазарак кызлар һәм сирәк кенә шул ук яшьтәге егетләр үзләре теләгән «матурлык»ка бик тиз генә ирешмәкче булалар. Бөтенесе дә түгел, билгеле. Бу авыруга, гадәттә, истерик характерлы, бары тик үзен генә кайгыртучан, шулай ук юкка да борчылучан, үз-үзенә ышанмаучан, оялчан, шикчел кызлар дучар була. Артык пунктуальлек, пөхтәлек, җыйнаклык, төгәллек, үз-үзен
 раслауга омтылу һәм шул ук вакытта мөстәкыйль карарлар кабул итә алмау кебек үзенчәлекләр дә хас аларга. Гадәттә, андый сыйфатларга әниләренә кирәгеннән артык якын һәм аларга бәйле булган, халык әйткәнчә, әни итәгенә ябышкан кызлар ия.
Минем табиб алдында бирешергә исәбем юк иде
– Бәлки, анорексия турында сөйләп торып та шул хатаны кабатлаучыларның  баш миендә  аерым үзенчәлекләр бардыр, – дигән шикләнүем телемнән төшкәнен сизми дә калдым. Моңа каршы Фәридә Мөнәвировна:
– Әйе, анорексиягә китерә торган төп өч факторның берсе һәм беренчесе – биологик фактор. Ул кешедә тумыштан серотонин (икенче төрле «яхшы кәеф гормоны») дәрәҗәсенең түбән булуы, гормоннар бозылу белән бәйле,  – дип сөйләшү темабызны тагын да ачыклый төште. – Социаль факторларның да роле зур. Видеороликларда, социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларындагы идеал буларак тәкъдим ителгән сылу гәүдәле кешеләрнең баш әйләндергеч образлары үсмерләрдә, үзләренең камиллектән ерак торганнарын аңлап, кимсенү хисе уята. Өченче төрле сәбәп тә булырга мөмкин. Анысы – психологик фактор: монысы спортчылар һәм модельләр арасында күзәтелә. Алары –  диета саклау режимын катгый үтәү аркасында обсессив-компульсив тайпылышка дучар булганнар. Обсессив-компульсив тайпылыш дип нинди дә булса бер фикер (бу очракта тазарудан курку) аркасында нинди дә булса хәрәкәтне кабатлап торуны (бу очракта ашау-
дан тыелу) әйтәбез.

Фәридә Мөнәвировнаның табиб буларак сөйләгәннәренә үз күзәтүләремне дә өстәү кирәк дип табам. Бүгенге көндә балаларның усаллыгы, рәхимсезлеге  күпләрне борчый. Аларның бер-берсен тышкы кыяфәтләре аркасында мәсхәрәләү очракларын гел ишетеп торабыз. Шундый  кыерсытуларга тарыган нечкә күңелле  кыз бала матур буй-сынлы булу өчен   катгый диетага утырырга карар кыла.  Әти-әниләре белән сүзгә килгән, аларның басымчаклыгына эләккән һәм буйсынырга теләмәгән очракта да балалар, үзләренә игътибар җәлеп итү максатыннан, ашаудан баш тарта башлый. Мондый протест та анорексиягә китереп җиткерергә мөмкиндер, дип уйлыйм. Әңгәмәдәшем дә бу фикерләр белән килешә. Инде ата-аналарны   кисәтеп кую максатыннан, баланың үз-үзен тотышындагы нинди тайпылышларга игътибар итәргә кирәклеген генә ачыклыйсы калды. Бу уңайдан табиб-психотерапевт менә нәрсәләр сөйләде:
–Әгәр дә бала үзенең тышкы кыяфәтеннән канәгать булмавы, аның матур түгеллеге турында күп сөйли башласа, тазарудан курыкса, физик күнегүләрне кирәгеннән артык тырышып ясый башласа, тиз ябыкса, аз ашаса яки бөтенләй ашаудан баш тартса, әти-әниләргә сагаерга кирәк дигән сүз. Күпләр артык катгый диета тотып ябыгалар, өстәвенә  чистарыну процедуралары ясыйлар, ягъни ашаганнан соң ризыкны мәҗбүри косып чыгаралар яки эч йомшарткыч дарулар кулланалар. Мондый чаралар сәламәтлеккә аеруча  зур зыян сала. Әле бит шундыйлар арасына талчыбыктай кызлар да эләгә. Алары, ябык булсалар да, үзләрен юан дип саный.
– Балада шундый үзгәрешләрне күрә торып та, моңа илтифат итмәгән ата-анага, якыннарына гаҗәпләнергә генә кала инде, – дим мин. – Безнең яшьләр бик уйлап табучан шул.
–Яшүсмерләр ябыгуларын яшерү җаен таба, – ди табиб. – Иркен кием кияләр, башкалардан качып, үзләре булганда гына ашарга тырышалар, өстәл артына утырмас өчен, тизрәк өйдән чыгып китү ягын карыйлар. Ә иң начары – ялганлый ук башлыйлар: ризыкны яшерәләр яки чүп чиләгенә салалар да, «мин инде ашадым» дигән кыяфәт чыгарып,  юылмаган савыт-саба калдыралар, йә «мин соңрак ашармын» дигән булалар.
–Әле бер хезмәттәшебез шуңа охшаш хәл турында сөйләп торды. Баласы аш ашаудан, гомумән, өйдә пешкән ризыктан баш тарта икән. Гел бабасын Макдоналдс яки Бургер Кингка алып керү җаен каера, ди. Хәтта «Доширак»» ашарга да риза, тик токмач ашы гына булмасын...
– Әйе, балалар тәм өстәү максаты белән салынган  Е химикатына һәм башка тәмләткечләргә күнегеп баралар. Алардан башка  пешкән ризык балаларга тәмсез тоела. Андыйлардан да, ашыйсым килми, дигән сылтауны ишетергә була. Ата-анага уйланыр өчен, тагын бер сәбәп бу, – диде белгеч, минем шикләремә куәт биреп. – Психотерапевт буларак, тагын бер нәрсә турында әйтәсем килә: ата-аналарга баланың Интернет челтәрендә нинди сайтларда, төркемнәрдә утыруын күзәтү комачау итмәс иде. Күпчелек очракта бәланең башы нәкъ менә шуннан килеп чыга бит.
–Анорексияне, чыннан да, бәла дип санарга кирәкме? Ашамыйча ябыга башлаучыларның күбесе аннан теләсә кайсы вакытта туктый алачакмын дип уйлый торгандыр.
Бу соравыма табиб ирен чите белән генә елмаеп куйды да сүзен дәвам итте:
– Кабатлап әйтәм: анорексия -  бик җитди, хәтта үлем чигенә җиткерә торган авыру, – диде ул. – Бу чир гормоннар балансы, бөер эшчәнлеге бозылуга, аменорея (күрем туктау), ашказаны һәм бөтен ашказаны-эчәк тракты авыруларына сәбәп була. Моннан тыш, ул су-электролит балансы һәм йөрәк ритмы бозылу аркасында үлемгә китерергә мөмкин.
– Димәк, анорексиядән дәва юк? – дидем мин, төшенкелеккә бирелеп.
– Күп кенә кешеләр, стационарда дәваланганнан соң, табиблар ярдәме белән анорексияне җиңеп чыга, – дип өметләндерүгә үк, Фәридә Мөнәвировна кисәтеп куярга да онытмады. –Ләкин кайберәүләр гомерлеккә психолог ярдәменә мохтаҗ булып кала. Ата-аналарның бурычы – булган бәлане танып, вакытында психотерапевтка яки психиатрга мөрәҗәгать итү. Әйе, хәзер бөтен кешелек биопозитивка  омтыла. Ләкин барлык кешеләр дә, подиумдагылар кебек, 90–60–90 үлчәмдә  булсалар, дөньяда яшәве күңелсез булыр иде. Без бер-беребездән аерылып торырга тиеш. Тышкы кыяфәтнең нинди булуы мөһим түгел, күңелең саф булсын. Чөнки идеаль фигура иясе булып та, тормышта бәхеткә, камиллеккә ирешә алмавың бар. Моны балаларга кечкенәдән аңлатырга кирәк.
Сүз уңаеннан, анорексия куркынычы янавын Бельгия социологы һәм статистигы Адольф Кетленың 1869 елда уйлап тапкан тән массасы индексы, ягъни кешенең буе һәм авырлыгы чагыштырмасы ярдәмендә белергә мөмкин. Моның өчен тән авырлыгы күрсәткечен (килограммнарда) буй күрсәткеченең (метрларда) квадратына бүләргә кирәк. 18,5–25 кг/м²  норма булып санала. Моннан түбәнрәк булган күрсәткеч кешенең җитәрлек тукланмавы турында сөйли. Димәк, аңа кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәшһүр артистлар Анджелина Джоли, Мэри-Кейт Олсен, җырчылардан Леди Гага, безнең МакSим, Россиянең фигуралы шуу остасы Юлия Липницкая, анорексия корбаны булсалар да, авыруны җиңеп чыга алган. Кызганыч, күңелсез очраклар да байтак. Мисал эзләп ерак йөрисе юк – Яр Чаллы шәһәре кызы 24 яшьлек модель Ксения Шәрипова быелның май аенда гына анорексиядән вафат булды.
Әгәр дә үзегездә, балагызда яки якын кешегездә анорексиянең тышкы билгеләрен сизсәгез, аның җитди авыру икәнлеген һәм озак дәвалану таләп итүен онытмагыз. Авыру кешене мәҗбүри бик аз гына булса да ашата алсагыз һәм ул акрынлап авырлык җыйса да, анорексия беркая да китми, чөнки баш миендә авыруның психологик факторлары уелып кала.
Вакытны әрәм итеп, үз белдегең белән дәваланырга ярамый, чөнки озаграк ач торган саен, савыгуга илтүче  юл да шуның кадәр авыррак булачак.
Диләрә БАТРШИНА

Фото: pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ