Логотип Магариф уку
Цитата:

Апаста «Экология – киләчәккә адым» конференциясе узды

Апас районының Апас урта мәктәбе базасында онлайн форматта «Экология – киләчәккә адым» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды.Аны оештыручылар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ка...

Апас районының Апас урта мәктәбе базасында онлайн форматта «Экология – киләчәккә адым» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды.


Аны оештыручылар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте»нең региональ бүлекчәсе, Апас районы мәгариф бүлеге иде. Әлеге конференция Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дигән дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Анда яңгыраган чыгышлар химия, география, экология, биология юнәлешләре буенча алып барылды. Конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призёрлар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломнары, ә катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Гүзәлия ЗЫЯТДИНОВА,

Апас урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ