Логотип Магариф уку
Цитата:

Апрель аенда «Черек күл» паркында психологлар белән ачык очрашулар узачак

Апрель аенда Казанның «Черек күл» паркында психологлар белән ачык очрашулар узачак. Барлык теләүчеләр өчен лекцияләр һәр якшәмбедә 13:00 сәгатьтә узачак. 3 апрельдә Светлана Берцец стресс тудыруч...

Апрель аенда Казанның «Черек күл» паркында психологлар белән ачык очрашулар узачак. Барлык теләүчеләр өчен лекцияләр һәр якшәмбедә 13:00 сәгатьтә узачак.



 3 апрельдә Светлана Берцец стресс тудыручы вакыйгаларның физик сәламәтлеккә ничек йогынты ясавы һәм стресс йогынтысын ничек киметү турында сөйләячәк. 10 апрельдә Марина Батаршина ничек максат куярга һәм ни өчен аларга бөтен кеше дә ирешә алмавы турында лекция белән чыгыш ясаячак. 17  апрельдә Евгения Лебедева белән очрашуда казанлылар куркуны җиңү ысулларын беләчәкләр. 24  апрельдә Лира Батырова югалту, кризис яки сәламәтлек белән бәйле проблемаларны кичергән кешегә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләячәк.
«Черек күл» паркында бушлай очрашулар прокат бинасының беренче катында узачак, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте. Беренче очрашуга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Казан мэриясе



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ