Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча көрәшчеләре Мөслимдә чемпион булды

«Арча белән Мөслим арасы – 400 чакрым барасы» дип җырлыйлармы әле? Ә менә Арчаның яшь көрәшчеләре өчен бу ара, кемдер әйтмешли, нипочем: ике тыкрык арасы чамасы гына. Шулай булмаса Арчаның дүрт укучыд...

«Арча белән Мөслим арасы – 400 чакрым барасы» дип җырлыйлармы әле? Ә менә Арчаның яшь көрәшчеләре өчен бу ара, кемдер әйтмешли, нипочем: ике тыкрык арасы чамасы гына. Шулай булмаса Арчаның дүрт укучыдан торган яшь көрәшчеләр командасы Мөслимгә кадәр барып, чемпион буларак танылып кайтмас иде! Төгәлрәк әйткәндә,  Мөслимдә көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган VI республика турнирында катнашты алар.
Әлеге турнирда республикабызның 15 районыннан 200 ләп көрәшче катнашты. Арча көрәшчеләре бик яхшы чыгыш ясады. Дүртесе дә чемпион булдылар. Аларның өчесе – Арчадагы 6 нчы урта мәктәптән Самир Ахунов (28 кг), Искәндәров Ильяс (40 кг) һәм Ислам Һидиятуллиннар (70 кг),  тренерлары –  Фәнил Һидиятуллин, дүртенчесе – Аяз Фәйзрахманов (32 кг) Ашытбаш мәктәбеннән, тренеры – Марат Сәлахов.
Барлык үлчәү авырлыкларында беренче урынны яулаган егетләр арасында турнирның төп бүләге – велосипед уйнатылды. Велосипед Ашытбаш мәктәбе көрәшчесе Аяз Фәйзрахмановка насыйп булды. Аязның бу беренче  бүләге генә түгел инде. 2022 елда Балтачта узган мөселман балалар Сабан туенда да ул лотереяда скутер откан иде. 5 нче сыйныфта гына укыса да, көрәшеп, бүләк арты бүләк алуның тәмен яхшы белә.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ